Йолдыз яктысы. Габдулхай Сабитов
ди!
Әптерәй көч-хәл белән генә чыгып ычкынды. Ярый әле, үзе чамалабрак эчкән иде.
Янгын сараеннан тәмам кәефе кырылып кайтты. Кайту белән, лапас сәндерәсенә урын җәеп ятты. Ул уянганда, көтү кайткан иде инде. Юынып ашаганчы караңгы да төште. Бераздан кунак егет клубка чыкты.
Ай яктысында клуб ягыннан килүче ике шәүлә күренде. Шау чәчәккә күмелгән шомырт агачы төбенә җиткәч, егет туктап кызга дәште:
– Илгизә, тукта инде беразга…
– Керәм, Әптерәй, таңнан торасы бар.
– Иртә бит әле. Әнә кичке шәфәкъ тә сүрелмәгән.
– Иртә чаклары булгандыр. Әмма хәзер соң инде…
– Шулай инде ул кызлар хәтере. Бик җиңел оныткансың.
– Һе, җиңел, дисең… Кеше күңеле көзге түгел.
– Илгизә… мин тиздән китәм. Озатырга төшәрсең бит?
– Элек озатканыма үкенмим, ләкин хәзер… Ярый, Әптерәй, ачуланма, хуш!
Җил капка шыгырдап ачылды да шап итеп ябылды. Егет, башын иеп озак кына торганнан соң, борылып түбән очка таба китте. Ай да аны озата бармады, болытлар артына кереп калды.
Әллә Әптерәй авылдан бизгән, әллә авыл аннан бизгән… Ни булса да булгандыр, егет бер атнадан китәргә җыена башлады.
– Әтине дә үзем белән алып китәм, – дип сөйләнде ул кешеләргә.
Күршеләр аның бу ниятен хупладылар. Сирай бабай уңай да, каршы да сүз әйтмәде. Кичтән әйберләрен җыеп төйнәделәр. Иртән Заһри пристаньга илтергә ат җигеп килде. Әптерәй әйберләрне чыгарып төяде. Ишекне бикләп, аркылы такта сукты. Күрше-күлән озата чыкты. Соры мәче боегып кына бер читтәрәк утыра иде.
– Син, Гатифә, мәчене үзегезгә елыштыр инде, – диде Сирай бабай. – Акыллы ул, әйбер-карага тими.
Килгән кешеләрнең барысы белән дә кул биреп саубуллашкач, арбага йомшак печән өстенә менеп утырды. Урамда очраган һәр кеше, хәерле юл теләп, кул болгап калды. Зиратны узганда, бабай, атны туктатып, карчыгының кабере янында озак кына дога кылды… Тагын кузгалдылар. Тарантаска утырып басудан кайтучы Сафи очрады. Атлар юл сабышып, арба белән тарантас тигезләшкәч, Сафи дилбегәсен тартты:
– Тр-р-р… китүмени, Сираҗетдин абзый?
– Китәм инде, Сафиулла, хуш-сау бул!
– Ярый инде. Безне онытып бетермә. Алдагы җәйгә кунакка кайт.
– Белмим шул, Сафиулла, яңадан күреп булырмы…
Сафи киткәч, Сирай бабай артка борылып утырды… Җил тегермәне, «сау бул, кордаш!» дигән кебек, канатларын болгый… Кала туган җир. Сиксән ел гомер иткән авылы кала. Аунап үскән су буйлары, урак урган кырлары, печән чапкан болыннары кала. Егет чакларда сажин салгандай колачлап йөзгән Якты күл дулкыннары кала. Карчыгының туфрагы кала, шау чәчәккә күмелгән алма бакчалары хуҗасыз кала…
– Хушыгыз! Кабат күрә алмасам, бәхил булыгыз!
Менә соңгы йортлар, соңгы өянке башлары күренмәс булды. Төбәк үреннән тагын бер генә кат күренерләр дә…
Моңа кадәр тын гына утырган Сирай бабай, тау башына күтәрелгәч, тынгысызлана башлады. Иң элек алга борылып утырды, авыл ягына карамаска