Йолдыз яктысы. Габдулхай Сабитов
Ике такта чәй, ун лимон, бер кило хәлвә, әзрәк йөзем җимеше… Үзем исән-сау гына. Моннан ике ай элек иске урыннан күчтем. Иптәшләр шунда калдылар. Монда яңа дуслар табылды. Акча әйбәт төшә. Ну бик авыр. Шахтадан җен кебек каралып кайтасың. Бераз акча туплагач, чистарак эшкә күчәрмен дип торам…»
Хат укылып беткәнне генә көтеп утырган кебек, шаулаша-гөрләшә мәктәп балалары килеп керә. Кызлар көянтә-чиләкләргә тотыналар. Берничәсе, өсләрен-аякларын чишенеп, идән юа башлый. Малайлар, балта-пычкы алып, шунда ук яңадан чыгып китәләр. Утынлыкта пычкы чыжылдый, балта тукылдый. Ярты сәгать тә үтми, салкыннан бит очлары алланган җирән чәчле юантык малай кочак-кочак утын кертә башлый.
Сирай бабай аның эшләгәнен күзәтеп тора-тора да туктатып сорый:
– Син кем малае буласың, улым?
Бабай килгән саен шул сорауны кабатлый. Малайның көләсе килә, ләкин ул иренен тешләп кала:
– Хөснулланыкы, бабай.
– Ә-ә… Оста Хөснулланыкымыни? Беләм, беләм. Бабаң бик шәп кеше иде синең. Ярман сугышында бергә йөрдек. Аклар вакытында да бергә сугыштык. Гаярь кеше иде. Авыр туфрагы җиңел булсын.
Балалар утын кисеп, ишегалларын көрәп, бар эшне карап китәләр. Кичләрен еш кына председатель Сафи кереп чыга. Ул, тезләрен чалыштырып, бүреген алдына куеп утыра да хәл-әхвәл сораша.
– Йөдәмисезме? Ашарыгызга бармы? Утыныгыз кыш- ка җитешлеме? – ди.
– Рәхмәт, Сафиулла, барысы да бар. Бернәрсәгә дә йөдәтмисең, – ди картлар.
– Тартынып тормагыз, ни кирәк булса да сорагыз, – ди Сафи. – Шушы колхозда эшләп, шушы җирне игеп картайдыгыз. Хакыгыз зур.
Ә малай турында ләм-мим. Аңлый кеше, ярага кагылмый.
Төн буе буран котырды. Җил, кар бөртекләре бәреп, лып-лып тәрәзә какты, кыекны кубарып өйгә керергә те- ләгән сыман, түбә калайларын дөбердәтте. Булдыра алмагач, морҗага килеп елады. Әллә нинди шомлы төн булды бу…
Сирай бабай, сары тунын бөркәнеп, мич башында ята. Аякларының сызлавына чыдый алмыйча пошынгаланып, яткан урынында әйләнгәли. Төн урталары узгач кына йокыга тала, анда да саташып уяна.
– Кортка, дим, кортка…
Карчык дәшми. Өйдә тынлык. Стена сәгатенең келт-келт йөрүе генә ишетелә… Ә җил һаман дулый, һаман ыңгыраша. Беркайчан да таң атмас, беркайчан да бу зәһәр җил тынмас кебек тоела.
Сирай бабай урыныннан торып утыра, мичнең җылырак җиренә аркасын тери дә… көтә.
– Син! Сиңа әйтәм. Кузгалырга вакыт түгелме?
Карчык кузгалмый.
Сирай бабайның күңеле, нәрсәдер сизенеп, кинәт кенә бик каты әрнеп куйды. Ул мич башыннан төште, кармаланып карчыгы яткан карават янына барды… Соры мәче никтер йокламый, кайгыга баткан кебек башын иеп, урындыкта утыра. Мамык юрган астында аңа җылы беткән… Мөслимә әбинең сулышы өзелгән…
Сирай бабай калтыраган кулларын Мөслимә әбинең маңгаена куйды һәм, аның тәненә үз җылысын бирергә теләгән кебек, озак басып торды.
Тәрәзәгә таң шәүләсе төште. Көннән куркып, җил кыр- га качты. Сирай бабай, тунын иңенә салып, баскычка чыкты.
Буран бөтенләй тынып калган.