Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3. Ахат Гаффар

Сайланма әсәрләр. 4 томда. Том 3 - Ахат Гаффар


Скачать книгу
вакыты булдымыни аның? Безнең вакыт сугыш туктата язган тормышны төзәтеп, яңадан әйләндереп җибәрергә генә җитте.

      Җәваһирә. Тик торганда бии башладың ич. Мин, бераз бәрәңге сатып кайт, дим, ә син биисең!.. Син биисең… Син биисең, дим.

      Җәваһирә пластинка ватыкларын патефонга куя да әйләндереп җибәрә, болдырга йөгереп менә – тагын кичәге көнне хәтерләгәндәй булалар.

      Син биисең!

      Әкрен-әкрен Луи Армстронг җырлавы калкып чыга.

      Раушан (бии башлый). Танцен бер!.. Кабыргаларны шылтыратырлык итеп! (Кызганнан-кыза бара.) И-их! И-и-их!

      Җәваһирә. «Әни!» дин кычкырдым мин. Курыккан идем.

      Раушан. Шуннан соң мин: «Карале, хатын, әйдә, кунак җыябыз?» – дидем дә баскычка барып утырдым бугай. (Баскычка утыра.)

      Җәваһирә. Ә мин менә шулай… (Йөгереп төшә дә патефон тәлинкәсен, тезенә бәреп, урталай яра.) Менә шулай!

      Раушан әкрен генә баса. Сәхнәне кызыл нур күмә.

      Раушан тавышы. Батарея! 223 нче цель! Угломер 52-24!.. Заряд тулы!.. Ут!

      Музыка тынып кала.

      Раушан, мунчадан алып чыгып, колонкага резин шланг суза. Аннары яңадан себерке бәйли башлый, Җәваһирә мунча тирәсендә кайнаша.

      Җәваһирә. Шәһәрдә нишләдең соң?

      Раушан. Бер нишләмәдем. Бәрәңгене сатып бетердем дә Армстронгны эзләп киттем.

      Җәваһирә. Таптыңмы соң?

      Раушан. Таптым.

      Җәваһирә. Яңа тәлинкәме? Әйдә, уйнатып күрсәт соң.

      Раушан. Юк. Шундый бер кеше таптым мин.

      Җәваһирә. Кеше?

      Раушан. Әйе. Милиция капитаны Идрисов.

      Җәваһирә. Табышмак.

      Раушан. Идрисов табышмак түгел. Без бик яхшы аңлаштык. Дөнья матураеп китте. Чүплеккә чыгарып атылган шушы сынны күреп алдым да түзмичә казып чыгардым. Безне чүплеккә түгәргә иртә әле, мәйтәм. Безнең әле ташлар яңадан ком булып уалып беткәнче яшисебез бар!.. Бәрәңге саттым да Кольцога килеп чыктым. (Як-ягына карангалый.) Шәһәргә барганым юкка күптәннән иде ич инде, хәтерем чуалып калды. Килеп чыктым Кольцога. Үзгәргән. Ә менә Христофорычны таныдым. Үзгәрмәгән.

      Җәваһирә. Тагын шуның янына бардыңмыни? «Тёмная ночь»ны җырларгамы?

      Раушан. Шунда очраштык, Кольцода. Кердек бер урынга, искә төшерәбез…

      Җәваһирә. Ичмаса, аны искә төшерәбез дип түгел, эчкә төшерәбез дип сөйлә!

      Раушан. Кая төшсә дә, хәзер йөрәктән ары узмый икән инде.

      Җәваһирә. Бәрәңге акчасын менә кайда калдыргансың икән син. Бу тораташ шуның хәтле торамы дип шикләнгән идем аны…

      Раушан. Ун капчык бәрәңге бәясенә тормаган буш кешеләр була. Яки берсе ун кешегә торырлык таш сыннар… Кердек Христофорыч белән, утырдык…

      Җәваһирә. Туп-туры милициягә килеп чыктыгызмы?

      Раушан. Каян беләсең?

      Җәваһирә. Соң, милиция капитаны Идрисовыңны әйтәм.

      Раушан. Без аның белән соңыннан очраштык. Башта Христофорыч белән Армстронгны искә төшердек. Синең бу тәлинкәне ватканыңны белгәч, бик көенде ул… Әллә йөз грамм аракы эчтек, әллә әйрән – кергәннән дә аегаеп чыгып киттек. Ул өенә кайтып китте, ә мин


Скачать книгу