Тормыш баскычлары. Салих Хусаинов
одеалын бер якка кайтарып, уң ягына әйләнде.
Аның күз алдына кабат Сәрия белән кыйммәтле костюм кигән озын буйлы, киң җилкәле егет килде. Зөфәрнең тешләре кысылды. «Ә мин ничек ышанган идем аңа. Аның белән булачак тормыш турында хыяллана идем. Барысы да югалды… Менә бит кызлар ничек алдыйлар! Атна саен хат алганын сизгәч, шикләнгән идем шул, дөрес булган икән.
Бу абыемның хаты, яки бу бергә укыган иптәшемнең хаты дия иде тагын».
Зөфәр кроватеннән аякларын салындырып, торып утырды һәм ике кулы белән чәчен йомарлады. «Бу егет нинди чиста кингән, муенында галстук. Мөгаен ул я инженер, я булмаса укытучыдыр. Ә мин, мин шофер, өстемнән бензин исе аңкып тора.
Сәрия үзе дә аны бик ярата ахры. Кичә ничек култыклашып сөйләшеп баралар иде».
Зөфәр стенадагы зур сәгатькә күз салды һәм пошынып:
Тизрәк таң да атмый, ичмасам, – дип куйды ул һәм тагын уйга чумды…
Урак вакыты иде. Зөфәр машинасы белә ындыр табагына килеп җитеп кабинадан чыккан гына иде, аның каршысына кыска җиңле күлмәк кигән, озынрак буйлы кыз килеп басты. Аның йөзе һәм куллары тузанланган иде.
Машинагызны бераз читкәрәк алмассызмы икән? – диде ул ягымлы тавыш беән.
Зйфәр ни әйтергә белмичә бераз хәрәкәтсез торганнан соң:
Ә.. мин хәзер, – диде дә аерым бер җитезлек белән кабинага креп педальгә басты.
Ягез әле, тиз генә төяп алыйк, – диде Сәрия бодай тутырылган җитен капчыкның авызын тотып.
Бу рейстан Зөфәр тагын да кызурак әйләнеп кайтты. Ул инде бу кызның авылга укытучы булып килгәнен белергә дә өлгергән иде. Аның бу кайтуында Сәриянең кулында газета иде.
Әгәр син бүген кичәгегә караганда егерме центнерга артыграк илтсәң, – диде Сәрия елмаеп, – районыбызда иң алдынгы булган шофер Кадриевны куып җитәсең.
Зөфәрнең йөрәгендә ялкын кабынгандай булды.
Узам мин аны! – диде ул рухланып.
Менә шул көннән башлап Зйфәрнең тынычлыгы бөтенләй бозылды. Ул Сәрияне бер дә исеннән чыгармады. Аның саф, нечкә тавышы Зөфәрнең колагында яңгырыйдыр шикелле тоелды.
Конец ознакомительного фрагмента.
Текст предоставлен ООО «ЛитРес».
Прочитайте эту книгу целиком, купив полную легальную версию на ЛитРес.
Безопасно оплатить книгу можно банковской картой Visa, MasterCard, Maestro, со счета мобильного телефона, с платежного терминала, в салоне МТС или Связной, через PayPal, WebMoney, Яндекс.Деньги, QIWI Кошелек, бонусными картами или другим удобным Вам способом.