Тормыш баскычлары. Салих Хусаинов

Тормыш баскычлары - Салих Хусаинов


Скачать книгу
раз-бооо-й-й… Үлә-ә-әм…

      «Ай салкын да соң төн. Әһм, кайтып җиттем ахыры, бу ишектер. Ну, бу хатынны, каршы чыкмаганы өчен…» ул шулай берничә өйнең тәрәзәсен төртте, пыялалар чылтырап төште һәм үзе дә җиргә ауды. Яңадан көч хәл белән бер тәрәзәгә барып ябышты, ниһаять, Мостафа бөтен көче белән этеп җибәрүгә тәрәзә пыялалары чалтырап төште. Ул үзе ачкан шушы «ишектән» өйгә кереп ауды.

      Ник ачмадың! – дип могырдады яткан җиреннән. Мостафа як-ягына карады, ни күрсен, барысы да шәрә кешене күреп куркышып читкә посканнар, ә хатыны юк, чөнки бу үз өе түгел иде.

      Менә шуның белән Мостафаның бу сяхәте тәмам булды. Ә Мостафаның стакан дустының сәяхәте ничегрәк тәмамлануын язып тормыйм, ул үзе сөйләр.

      Каенана һәм килен

      Рәхимова Фәүзияне больницага салдылар. Аның кайчандыр алсуланып торган түгәрәк йөзе саргайган, озынчаланып калган, күзләре моңсуланганнар.

      Ул төн буена кызышып, саташып ятты. Әле кайчан гына бит, җир тетрәтеп йөри торган кыз иде. Шәриф абый белән Хәдичә апаның сигез балаларыннан бер үзе калган бердәнбер кызлары иде. Фәүзия бик кадердә үсте, ләкин эшчән иде, һәр эшне дә җиренә җиткереп эшләүчән булды.

      Килен булгач та сынатмады, җаны-тәне белән бирелеп эшләде. МТСта мотористка булып эшләгән вакытларында алган акчасының бер тиенен дә үзе туздырмый, тулысынча йортка кайтарып бирә иде. Ире Җәүдәткә генә түгел, каенанасы Нәкыяга да, каенатасы Хәммәтситдыйкка да ошарга тырышты ул.

      Шулай матур гына эшләп йөргәндә, Фәүзиянең үпкәсенә салкын тиде. Менә инде икенче ел, ул үпкә авыруы белән җафалана.

      Фәүзия авырый башлау белән, тормыш та үзгәрде. Болай да зәһәр каенана тагын да усалланды. Бервакыт табын янында утырганда Җәүдәт Фәүзияне ашарга кыстап, аңа берничә иркәле сүз әйткән иде. Бу исә Нәкыяга ошамады.

      Нигә кыстап утырасың? Кунакка чакырмадым бит, – дип кычкырды ул.

      Үткән ел Фәүзия бик авыр хәлдә больницада ятты. Авыру кешенең күңеле нечкә була, диләр. Фәүзия дә ишек ачылган саен ире Җәүдәтнең хәл белергә килүен көтте. Ике яшьлек кызы Айсылуны да өзелеп сагынды ул. Шулай бер көн үтте, ике, өч… Ләкин Җәүдәт күренмәде.

      Бераз сәламәтләнгәч, Фәүзия ирен чакыртты, үзен килеп алырга кушты. Ләкин килүче булмады. юк хәлен баритеп, Фәүзия үзе кайтырга чыкты.

      Әнкәй, – диде ул каенанасы янына кайткач, – миңа җылы сөт эчәргә куштылар… Ләкин ул сүзен дә әйтеп бетерә алмады, Нәкыя аны элеп алды.

      Әгәр дә сөтне син генә эчеп торсаң, май, катык нәрсәдән ясарбыз, – диде ул кырыс кына.

      Менә Фәүзия тагын больницада. Ул саргайган кулларына карады. Бәрәңге бакчасы казыганда кабарган хәлсез кулларын врачларга күрсәтергә курка иде ул.

      Ярты ай чамасы дәвалангач, Фәүзия бераз сәламәтләнде һәм әнисе Хәдичәнең ярдәме белән Бидәңгенә кайтты..

      Әңкәй, миңа санаториягә барырга кушалар, – диде ул.

      Санаториягә түгел, җәһәннәмгә китсәң дә, терелә алмыйсың инде. Дәвалап була торган авыру түгел, – дип кычкырды Нәкыя.

      Өйдә тавыш купты. Кызы


Скачать книгу