Тормыш баскычлары. Салих Хусаинов
Дәүләт университетына укырга кереп, әниләре сукмагын сайладылар.
Хәзер яннарында 9 класста укучы Гриша белән 5 класста укучы Петя гына калды.
Их, әнкәй, әнкәй, – дип куйды Валентина Дмитриевна әнисенең беренче хатларын искә төшереп.
Юкка гына борчылган икән шул мескен ана. Валентина Дмитриевна татар авылында бер дә югалмады. Киресенчә, авылның һәр кешесе аны хөрмәт итте, олылады. Коллективның ул иң яраткан кешесенә әйләнде. Район Советына да авыл Советына да күп мәртәбә депутат итеп сайладылар үзен. Менә хәзер дә әле ул авыл Советы депутаты.
Аңа эш мәктәптә дә, округта да күп, бик тә күп. Өстәвенә әле ул куст методик берләшмәсе җитәкесе. Әмма ул беркайчан да эш күплектән зарланмый. Һәркайсын җиренә җиткереп үтеп бара. Барлык эшләр дә яңадан-яңа омтылыш яңа дәрт кенә өсти шикелле. Гомернең бер генә минутының да эшсез үтүен күз алдына да китерә алмый ул.
Моннан сигез ел элек кенә аны «Почет билгесе» ордены белән бүләкләгәннәр иде. Аның йөрәгенә тагын бер шатлык өстәлде. Үткән ел ана «РСФСРның атказанган укытучысы» дигән исем бирделәр…
Вера саубуллашып киткәч тә Валентина Дмитриевна үзенең үткән көннәрен искә алып, озак йоклый алмыйча тты. Үзендә укыган һәр укучысы күз алдына килеп басты аның «Тукта әле» дип сикереп торды да ул йоклаганнар уянмасын дип йомшак кына атлап арт бүлмәгә чыгып ут кабызды. Китаплар киштәсеннән бер төргәк алып өстәлгә куйды. Бу укучыларыннан килгән тәбрикләү карточкалары иде. Шуларны карап чыкты ул. Әнә бу хатлар күпме! Аларның берсен дә югалтмый ул, саклый. Һәр хат. Һәр сәламләү, һәр тәбрикләү укытучы өчен ң зур бүләк ул.!
Шуларны кулга алгач та укучысы аның күз алдына килеп баса. Ә укытучы күңеленнән алар белән сөйләшә, киңәшә.
Ул кайчан ятып, ничек йоклап китүен сизмәде. Шулай да ул барысыннан да иртә уянды.
Мәктәптә аны укучылар ягымлы йөз белән каршы алдылар. Ул алар белән исәнләшә-исәнләшә үз бүлмәсенә атлады.
Күп тә үтмәде телефон шалтырады.
Валентина Дмитриевна, хәерле иртә. Сезне РОНО мөдире Рәхим Гарипович борчый. Тиздән район укытучыларының район укытучыларының киңәшмәсе була. Сезнең мәктәптә яшь укытучылар күп. Шулр белән эшләү тәҗрибәсен уртаклашырсыз дип ышанасы килә.
Ярар, Рәхим Гарипович, тырышырмын.
Укытучының эш көне дәвам итте.
Хуш киләсез, кунаклар!
Олы Тархан урта мәктәбендә уку елы барышында уздырылган «Дуслык» фестивалендә катнашучылар күңелендә озак сакланыр
Олы Тархан урта мәктәбендә бу көнне аеруча зур җанлылык хөкем сөрде. Чөнки бирегә «Дуслык» фестиваленә Кадыш, Бессоново Киртәле, Бакыры сигезьеллык һәм Бидәңге, Кошки-Ново-Тимбаево урта мәктәпләреннән кунаклар киләчәк.
Фестивальне оештыручылар Расих Ипталович Шагаев һәм Роза Әхмәтовна Гыйсмәтова аеруча дулкынланалар. «Барысы да килерләрме, ничек үтәр?» дигән сорау аларның күңелен борчый.
Кемдер шунда:
Киләләр! – дип кычкырып куйды.
Бер мәлгә мәктәп эче тыны калгандай булды.
Кунакларны