Тормыш баскычлары. Салих Хусаинов
икенче генә ел әле. Шулай да ул үзендә нык үзгәреш, үсү сизә. Аның күбрәк беләсе, күбрә укыйсы килә. Үзенә әллә ничә исемдәге газета һәм журналлар өстенә техник журналлар да алдыра. Чын-чынлап тормыш-баскычлары буйлап биеклеккә үрмәли ул. Рухланып дәртле күңел белән эшли.
Тормышның мәгънәсе
Иртән көн аяз, җилсез иде. Кичкә җаба җил чыкты, буран күтәрелде. Телефон баганалары, үксеп елаган балалардай, шайлый башладылар. Авылны әкрен генә караңгылык пәрдәсе томалады, өйләрдә ут кабынды.
Барысы да җылы итеп ягылган өенә яшеренде. Урамнар беразга тынып калгандай булды. Бу вакытта Никадр Артемьевич Федотов та өйдә иде. Нәрсәгәдер борчылды. Тышта буран басылмаганмы дип әле тәрәзәгә килеп карады, әле ишекле-түрле йөрде. Бүген комсомоллар белән политзанятие көне. Ул сәгатенә карады. Нишләргә? Үз авылына гына булса да, ни әйтер идең. Шушы буранда өч километр юл үтәсе бар. Әгәр бүгенгә бармасаң? Ул кабат ишекле-түрле йөрде. Уйланды. Аннары тиз генә киенде дә юлга чыкты.
Күңел генә курка икән, бер юлга чыккач җиле дә, бураны да җиңелә. Баштагы уйлары, икеләнүләре өчен үз-үзен тиргәп тә алды: «Коммунист имеш, җебеп калдым, әйтерсең мондый бураннарда йөргән юк иде. Оят, оят…» Төрле уйларга бирелеп атлый тргач Тарханбаш белән Олы Тархан арасы сизелми дә калды. Әллә инде бераз буран да басыла төште шунда.
Комсомол яшьләр белән олитзанятие Олы Тархан клбының аерым бүлмәсендә үтә. Никандр Артемьевич клеп җиткәндә дәрес башланырга вакыт җитмәгән иде әле.
Кинәт аның карашы афишага төште һәм йөрәге жу итеп куйды. Бүген клубта яхшы кино булачак. Ззанятиега йөрүче комсомол членнары, мөгаен, кинога керерләр. Шушы буранда арып-талып килүе бушка китмәсме? Бу дәрескә яхшылап хәзерләнде, парткабинеттан аңа диафильмнар да алып килгән иде.
Исәнмесез, Никадр Артемьевич.
Ул борчулы уйларыннан аерылып, тавыш килгән якка борылды һәм сүрән генә:
Исәнмесез, Рәмзия, кинога килдеңме – диде.
Юк, – диде Рәмзия, ягымлы елмаеп, – дәрескә килдем.
Башкалар да җыелдылар. Менә гаҗәп, килгән бер комсомолец тамаша залына түгел, политзанятиене үтәчәк бүлмәгә җыелды.
Кино да, политзанятие дә бер үк вакытта башланды. Пропагандист яшьләргә карап эчке бер уү рухлану белән елмайды:
Ярый, иптәшләр, дәресебезне башлыйк.
Ул иптәп кенә утырды, үткән темага карата сорай бирде:
Фирдәвес, – алсу йөзле коңгырт-кара чәчле кызга текәлеп карады, – бу сорауга син ничек җавап бирерсең?
Кыз торып басты һәм башын горур гына артка чөеп сөйли башлады…
Прорагандистның күз алдыннан беренче занятие үтте. Бу көнне занятие үтте. Бу көнне занятиегә 26 кешедән бары 3әү генә клгән иде. Бик тә борчылган иде ул бу көнне. Пропагандист булып эшләвенә беренче ел гына түгел инде аның. Әмма шушындый хәлне беренче очратуы иде. Комсомол оешмасы пропагандист итеп билгеләгәч тә партком секретаре Я.Г. Әхсәнов:
Елның-елында бу комсомол оешмасында политзанятиеләр нормаль узмый. Билгеләнгән пропагандисттан