Тормыш баскычлары. Салих Хусаинов
бөтен сарай эче дә дөрли башлады. Мехниклар үзләре дә чак качып котылдылар.
Бригадир үзе дә, ачудан кара янып, кулын селтәде дә фермага, салкыннан калтыраган маллары янына олакты.
Бу вакыйга инде онытылып, такта булмау сәбәпле ферманы кышка хәзерләү дә бөтенләйгә туктатылып, тәмам җәзасын алган моторны металлоломга тапшырырга торганда, пилорамга ферма мотористы Хәммәт Ситров килеп юлыкты.
Эх, мескен, мескен, – дип куйды Ситров, тәмам эштән чыккан моторга текәлеп, ни булды сиңа?
Ул мотор тирәли бер әйләнеп чыкты, икенче әйләнде. Җаны түзмәде, үзенең дә аны боргалап карыйсы килде. Башта ул бик яхшы иттереп моторны корымнан чистартты, аннары гайкаларны борып, ниндидер кисәген сүтеп алды. Аның карашы ягулык насосындагы бе детальгә төбәлде.
Ә, менә синең авыруың кайда булган икән, хәзер, хәзер мин үзеңне дәвалыйм, – дип сөйләнә-сөйләнә, ягулык насосын да сүтте. Фильтрларын алыш-биреш иттерде: берсен алды, икенчесен куйды. Аннары моторны борып җибәре. Ә мотор, бер дә карышып тормыйча, гөрелдәп эшли башлады.
Мотор тавышын ишетеп, бригадир да чабып килеп җитте.
Эх, Хәммәт абый, – диде ул артык шатланып. – Безнең механиклар эшли алмаганны үтәдең түгелме соң… Бер бәла җилкәдән төште!
Моторы яхшы эшләсә дә, мотористлары артык кабаланмый гына такта ярдыра башладылар.
Ну, егетләр, – дип елмайды бригадир төзүчеләр алдына килеп. – ферманы кайчан кышка хәзерләп бтеәбез?
Төгәл әйтүе кыен, – дип куйды берсе. – Шушындый темп белән барсак, мөгаен, язга кадәр бетерербез.
Бер кыз килде Тарханга…
Галия Николаевна Мукина бүген чиксез дулкыланды. Эшкә китәр алдыннан ул көзге алдына басып төзәтенде. Зифа буйлы, мөләем карашлы бу кызның коңгыр күзләре шатлык белән балкый. Күңеле каядыр омтыла, ашкына иде аның. Олы Тархан участок больницасына ул очкан коштай килеп җитте.
Баш врач кабинетының бусагасын атлап кергәндә аның дулкынлануы тагын да арта төште, йөрәге ешрак тибә башлады.
Тыңлыйм сезне, – диде Иван Николаевич Чемезов, алсу йөзле кызга ачык чырай күрсәтеп.
Баш врачның ягымлы карашын күргәч, кыз бераз батырая төште һәм үзенең бирегә теш технигы итеп җибәрелүен әйтте.
Иван Николаевич, тирән уйга бирелгәндәй, кулын яңагына куйды. Башта врачның йөзендә ниндидер үзгәреш һәм уңайсызлану чагылып китте. Аннары ул урыныннан әкрен генә торып, кызны үзе белән ияртеп чыкты.
Амбулаториядәге кечкенә генә бер бүлмәгә үттеләр. Иван Николаевич кулы белән ишарә ясап:
Менә шушында эшләрсез, – диде. Кыз бүлмәгә күз йөртеп чыкты, аннары:
Ә эш кораллары, материаллар? – дип куйды. Баш врач, иңбашлары җыерып, кулларын җәйде һәм:
Хәзергә бернәрәбез дә юк шул әле, – диде.
Иван Николаевич чыгып киткәч, кыз бүлмәдә беравык аптырап басып калды. Ул болай булыр дип һич тә күз алдына китермәгән иде. Төрле эш кораллары белән җиһазландырылган иркен зур бүлмәдә эшләрмен дип хыялланган иде.
Теләсә, бөтен шартлары тудырылган