Тормыш баскычлары. Салих Хусаинов

Тормыш баскычлары - Салих Хусаинов


Скачать книгу
елдан-ел үзгәрә, төзекләнә бара. Шушы соңгы ун ел эчендә генә дә ике йөздән артык хуҗалык, менә дигән өйләр салып, түбәсен калай яки шифер белән яптырды. Йөзләгән хуҗалыкта мотоцикл, велосипед бар. Һәр өйдә электр уты балкый, радио сөйли. Бер ел эчендә генә дә 15 хуҗалык телевизор алды. Шуларны күргәч, ничек горурланмыйсың да, ничек шатланмыйсың.

      Биш-алты ел да үтмәс, туган авылым да төзекләнеп, тагын да матураеп, гөлбакча эчендә калыр. Шул киләчәкне күз аллыйсың да, шатланып туя алмыйсың.

      Авыл ямь-яшел чирәм белән дә капланса, нинди ямьле булыр иде. Ләкин кайбер гамьсез тракторчылар һәм шоферлар, теләсә кайда юл салып, урамнарны таптап, изеп бетерәләр. Бу башбаштаклыкка чик куелсын иде инде.

      Авылның төзеклеге һәм матурлыгына кайбер җитәкче иптәшләрнең битараф каравын да әйтми мөмкин түгел. Кайчандыр безнең бабаларыбыз авыл эчендәге чокыр-чакырларны һәм сазлыкларны күмеп тигезләгәннәр, бакча утыртканнар, юл салганнар. Бу хакта хәзер уйлаган кеше дә юк. Киресенчә, авыл уртасында коточкыч чокыр, сазлыкларны күмеп тигезләгәннәр, бакча утыртканнар, юл салганнар. Бу хакта хакта хәзер уйлаган кеше дә юк. Киресенчә, авыл уртасында коточкыч чокыр, сазлыклар барлыкка килүгә юл куела.

      Авылның төзеклеге һәм матурлыгы өчен көрәш һәр кешенең изге бурычы. Әгәр һәр кеше бу мөкатдәс эшне намус белән үтәсә, елның елында өй алдына агач утыртса, авылыбыз киләчәктә тагын да яшелрәк, тагын да матуррак булачак.

      Кышка хәзерлек кайчан тәмамлана

      Беренче кар төшү белән «Алга» колхозының 6нчы бригадасы кышка хәзерләнергә кереште. Бригаданың яңа җитәкчесе Хатыйп Әхмәдиев ашыгыч рәвештә ункешедән төзүчеләр бригадасы оештырды. Алар бик кыйналмыйча гына эшне башлап та җибәрделәр.

      Тизрәк кыймылдагыз инде, егетләр, тизрәк, – дип дәртләндерде аларны бригадир. – Ачы январь салкыннары башланганчы ферманы кышка хәзерләп бетерик.

      Әмма һәр көн диярлек тоткарлык чыгып кына тора. Өстәвенә, үч иткәндәй, әле тег, әле бу төзү материаллары җитешмәде. Хатыйп әле бәрелде, бире сугылды, ашавы бетте, йокысы качты, ә материал барыбер табылмады. Үзенә кагылса, халык әйтмешли, чананы җәен әзреләп куяр иде дә, әмма Хатыйп җәен башка эштә иде шул. Ә хәзер кемнеңдер селкенмәве аркасында, аңарга янарга-көяргә туры килә.

      Ягез инде, егетләр, шушы абзар ишеген булса да ясый торыгыз, – дип ялварды ул төзүчеләргә.

      Нәрсә белән ясыйлар соң аны, иптәш бригадир, – диештеләр төзүчеләр.

      Ничек нәрсә белән, билгеле такта белән.

      Ә такта кайда?

      Соң инде, егетләр, тактага да аптырап торсыз. Әнә ич пилорам, фермадан йөз метр да юк. Адыгыз да килегез шуннан.

      Төзүчеләр бер-берсенә карашып, җилкәләрен җыердылар. бригадир кулын селтәде дә, тиз генә атын җиктереп, пилорамга юыртты.

      Нәрсә, син, ферманы кышка хәзерләгәнне белмисеңме әллә? – дип кычкырып салды мастерга. – Нигә төзүчеләргә такта бирмисең?

      Харис Солтанов күңелсез чырай беән бригадирга карап алды. Аннары авызындагы тәмәкесен читкә атып, ачу белән мотор ручкасын


Скачать книгу