Тормыш баскычлары. Салих Хусаинов

Тормыш баскычлары - Салих Хусаинов


Скачать книгу
бәйрәм булды. Авыруның аңа карап елмаюы, чын күңелдән рәхмәт әйтүе кызны канатландырып җибәрде.

      Тиздән кызның даны Тарханга гына түгел, тирә-як авылларга да таралды. Аның кабинетына керү өчен чират көннән-көн зурайды. Ә теш куйдырганнар аны урамда очратсалар, рәхмәт әйтеп узалар.

      Бөтен энергиясен биреп эшләгән бу кызны коллектив тиз күреп алды. Зур ышаныч һәм өмет баглап үзен Кызыл Хач җәмгыятенең председатель урынбасары итеп сайладылар, комсомол комитетының бюро члены иттеләр. Бу эшләрдә дә кыз үзен сынатмады.

      Әнә шундый өлгер кыз инде ул безнең Галина.

      Укытучы шатлыгы

      Эмма Григорьевна, өеннән чыгып, чатны борылырга да өлгермәде, аны бер төркем укучылар куып җиттеләр. Аларның кайберләре болай да сх белән генә исәнләште, ә кайсылары йөгереп килү уңаенда укытучыны кочып ук алды. Шунда ук аның сумкасын, пөхтә итеп төрелгән арифметика дәфтәрләрен бүлешеп күтәрделәр дә, урамны яңгыратып сөйләшә-сөйләшә, мәктәпкә таба атладылар. Нәни дусларын тыңлау, алар белән сөйләшү укытучының күңелендә аерым бер дәрт уята иде.

      Әмма күңеллелек озакка бармады. Класс бүлмәсенә аяк басу белән аның күз алдында коточкыч тәртипсезлек пәйдә булды. «Класс почмагы» ертып ташланган, идән кәгазь кисәкләре һәм пыяла ватыклары белән тулган.

      Даиров Шәүкәт эше бу, – диештеләр иптәшләре.

      Укытучының түгәрәк алсу йөзе караңгыланып китте, рухланып балкыган зәңгәр күзләрендә очкын сүнгәндәй булды.

      Тагын шул Даиров! Әле үткән атнада гына иптәшен кыйнап елаткан иде. Өченче класста укыганда да рәте-кыны булмады. Классында утырып калдырырга да исәпләгән иде. Шулай да кызганды, аның дүртенче класста өлгерә алуына өметләнде. Даиров турында ялгышты микәнни ул. Әллә… Юк, юк, алай булуы мөмкин түгел.

      Үзен генә алып калып та, ата-анасы белән дә әз сөйләшмәде. Тик нәтиҗәсе сизелерлек булмады. Ничек итеп бала йөрәгенә үтеп керергә соң, ничек аның йөрәгенә ачкыч табарга?

      Укытучы башын күтәрде һәм:

      Шәүкәт үзе кайда соң? – дип сорап куйды.

      Әллә кайчан чыгып сызды инде ул, шәт, өенә үк кайтып киткәндер.

      Әтисе-әнисе янына кабат барыргамы? Дөресрәге, алар сүзенә дә бик исе китми шул аның. Хәтта күршеләре дә Шәүкәтнең тәртипсезлегеннән зарланалар.

      Укытучы бу юлы Шәүкәтнең әти-әнисе янына бармады. Шәүкәт дәрескә икенче көнне генә килде. Бернәрсә дә булмагандай, үзен иркен хис итте ул. Дәресләр беткәч, укытучы:

      Шәүкәт, беразга кал әле, – дип аны туктатты.

      Шәүкәт теләр-теләмәс кенә туктады.

      Менә үткән атнада иптәшләрең белән класс почмагыясап элгән идек, аны кайсыдыр ертып ташлаган, – дип сөйләнә-сөйләнә укытучы өстәл өстенә зур ак җәймә җәеп салды. – хәзер яңадан ясарга туры килә инде. Син, Шәүкәт, миңа бераз булышырсың бит?

      Шәүкәт үзенең гаебен тоеп кызарды. Үзен кая куярга белмичә уңайсызланды ул. Бер укытучыга, бер өстәлдәге кәгазьгә карап торганнан соң:

      Миңа нишләргә? – диде һәм, сумкасын парта өстенә куеп, өстәл янына килеп басты.

      Син хәзер менә болай сыза тор, аннары язарбыз.

      Аның


Скачать книгу