Тормыш баскычлары. Салих Хусаинов
яңа дәресне башлады.
Ул темага карата төрле кызыклы эпизодлар сөйләде, диафильм күрсәтте. Дәресбеткә тә комсомоллар тз генә таралып китмәделәр. Тагын әллә никадәр сораулар бирделәр. Ә пропагандист иренмәде, сөйләде дә сөйләде.
Тормыш баскычлары буйлап
Төн. Ай яктысында кар энҗе бөртекләре кебек ялтырый. Аяз күк йөзенә сибелгән йолдызлар бераз салкынча төнгә сихри матурлык өстиләр. Һава чиста, саф. Сулыш алуы рәхәт. Шундый соклангыч айлы төндә өйгә бер дә кермичә йөрисе, һаман йөрисе, табигатьнең гүзәллегенә чумып хыялланасы, каядыр омтыласы килә.
Менә хәзер генә авыл клубында концерт куеп чыккан Валентина Дмитриевна Савельчеваның күңелендә шундый тойгы иде.
Ул әкрен генә атлый, гүя шушы сокландыргыч төннең бөтен гүзәллеген үзенә җыеп каласы килә иде. Шулчак кар шыгырдаган тавыш аның колагына килеп бәрелде. Валентина Дмитриевна артына борылып карады.
Кемдер аңа таба ашыга иде. Килеп җиткәч тә бер мәлгә тукталып калды һәм, сулышын көчкә алып, Валентина Дмитриевнаны кочып алды.
Көтелемәгән бу хәлдән Валентина Дмитриевна югалып калгандай булды һәм кочагындагы кешене танып:
Бу сиңа ләбаса, бәгырькәм Вера – дип Никонорова Вераның аркасыннан чәбәкләде. – Каян җил ташлады?
Менә бер-ике көнгә дип авылыма кайткан идем. Сезне дә күрәсем килде. Бик тә сагындым үзегезне. Өегезгә кергән идем, клубка китте диделәр. Клубка киттем. Карагыз әле, сез чын артистка икәнсез. Сезнең җырлаганны тыңлаганда мәктәптә укыган чакларым исемә төште. Сез ул чакта бик яшь идегез әле. Хәтерегездәме, без сезнең белән бергә Тархан, Киртәле, Кадыш клубларында концерт куеп йөри идек.
Онытыламы соң ул чаклар!
Ә Килдешкә концерт куярга баргана да шундый айлы кич иде. Сез үзегезнең мәктәптә укыган чакларыгызны искә төшереп сөйләгән идегез.
Алар шула үткән гомерне мәктәп чорларын искә алы бераз атлаганнан соң Валентина Дмитриевна:
Мин синең өчен бик шатмын, Вера, – дип әйтеп куйды. – Син хәзер зур кеше – доцент дәрәҗәсенә ирешкәнсең. Эшең шунда, Казан авыл хуҗалыгы институтындадыр бит?
Әйе, шунда, – диде Вера. – Минем дәрәҗә – синең тәрбия нәтиҗәсе, Валентина Дмитриевна. Сез һаман безгә: «Беркайчан да тукталыш ясамагыз, тормыш баскычлары буйлап өскә, һаман өскә үрмәләгез!» – дия идегез.
Күптән түгел Меньшов та кайткан иде. Аэродромда очраштык. Ул шундый үскән, матурайган, олыгайган. Чеоданнарын читкә куйды да, каршыма йөгереп килде. Ягымлы гына исәнләште дә: «Мине таныйсызмы соң, Валентина Дмитриевна?» – ди. Ябыграк гәүдәле, шаян, шат күңелле малай кылт итеп искә төште. «Меньшов» – мин әйтәм. «Әйе, мин шул, мин», – ди бу үзен укытучысы таныганга бик тә шатланып. Аннары ул янәшәсендәге хатынына борылып: «Бу – безнең рус теле, әдәбият укытучыбыз Валентина Дмитриевна», – дип мине тормыш иптәше белән таныштырды. Ул хәзер Брежнев шәһәрендә инженер булып эшли икән.
Вера белән бу очрашудан соң Валентина Дмитриевна яшьлегенә әйләнеп