Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке). Рәдиф Гаташ
олачын җәеп, яшьләрнең җан манифесты булырлык романтик шигырьләрен мәйдан өстенә очырды. Мәйдан халкында елмаюлар, рухланып кул чабулар…
Рәдиф студент чактагы беренче шигырьләре белән үк үзенә җәлеп итте. Казан дәүләт университетының татар бүлеге студентлары булсын, мөгаллимнәр булсын, аны чын шагыйрь итеп күрәләр иде. Мәсәлән, бервакыт факультетта зур кичә әзерләгәндә, бөек остазыбыз, шигъриятнең даһи галиме Хатип ага Госман – Разил Вәлиев аны илаһи зат дип атый – Рәдифне чакырып алды да шул кичәдә шигырь укырга тәкъдим итте. «Теге «синеке – минеке» кебек антитезалы схемага корылган шигырең бар бит, шуны укы», – диде. Ул – Рәдифнең шәрекъ аһәңнәренә аваздаш бер шигыре иде. Яшь шагыйрь чыннан да шәрекъ шигъриятенә тартылды. Бу исә аның әсәрләренә кабатланмас үзенчәлекле төсмер бирде һәм бирә.
Менә әле телгә алган шигырьдән ике өзек:
Янган йөрәк, сузылган кул —
минеке,
Ике толым, кап-кара күз —
синеке.
Егерме ике кояш эзе —
минеке.
Уналты яз, гөлчәчәкләр —
синеке…
Сөймә мине, оныт дисең?
Синең эш.
…Тик оныту һәм онытмау —
Минем эш.
Рәдифнең яшьлек шигырьләрендә сәнгатьчә җитлегү шул дәрәҗәдә булганга, ул әсәрләр аның барлык җыентыкларында урын ала. «Мин дөресен сөйлим», «Ирләр булыйк» кебек программ шигырьләр, «Кайтыгыз, минем сөюнең былтыргы бураннары!» кебек романтик юллар телләргә керде һәм хәзер дә яңгырыйлар.
Мин дөресен сөйлим:
Җирдә күп кешенең ялгышларын күрәм,
Үземнекен белмим.
Ялгышымны күрсәтүчеләргә
Озын гомер телим.
«Ирләр булыйк» дигән шигыре замандашларына гамәл өлгесе булып китте. Аны яшьләр дә, өлкәннәр дә, шагыйрьләр дә, галимнәр дә девиз итеп кабатлап йөри. Шагыйрь чордашларын шул рәвешле кешелекле һәм батыр иман белән коралландырды.
Ирләр булыйк һәрвакыт
һәм һәр адымда.
Малай чакта —
уйнаганда,
Күккә карап төрле уйлар уйлаганда.
Кыйналганда…
Ирләр булыйк – ир булгач та,
картайгач та.
Ирләр булыйк!
Һич югында,
Күк гөмбәзен
Бары бер көн иңебездә тотып торыйк!
Ирләр булыйк!
Рәдифне мәшһүр әдипләребез үз заманында ук күреп алдылар, бәяләделәр, ышаныч багладылар. Хәсән Туфан, Фатих Хөсни, Наҗар Нәҗми аның яшьлек шигырьләрен чын шагыйрь иҗаты итеп күрделәр. Бигрәк тә Фатих ага Хөсни шигъриятне нечкә аңлаучы әдипләрдән иде. Аның Дәрдемәндне телгә алырга ярамаган кырыгынчы елларда «Кызыл Татарстан» битләрендә шагыйрьне кайнар яклап язган мәкаләсе гражданлык һәм иҗат батырлыгы булды.
Рәдифнең алтмышынчы еллар йолдызлыгы буенча сафташы һәм зур шагыйребез Равил Фәйзуллинның әлеге мәзкүр шәлкемдәге әсәрләргә хас җуелмас егәрлек хакындагы фикерләре Гаташның бөтен иҗатын күздән кичергәндә дә ачкыч ролен үтәрлек төгәл күзәтү һәм бәяләрдән тора. Ул болай яза: «Кемгә ничектер, миңа Рәдифнең башлангыч чорда иҗат ителгән шигырьләре күбрәк ошый. Такташлар кебек зур шагыйрь булырга ымсыну бар аларда… «Кое», «Кыз җавабы», «Чакыру» кебек шигырьләр әле хәзер дә самими һәм тәэсирле яңгырыйлар. Табигатьнең үзендәге кебек гармония бар аларда. Хис һәм фикер гармониясе».
Романтик Гаташның минем өчен иң матур саналган шигырьләреннән «Чакыру» әсәре инде уннарча ел күңелдән төшми, җанны рәхәт җилкендерүендә дәвам итә.
Кайтыгыз, минем сөюнең
Былтыргы бураннары!
Югыйсә артык киңәйде
Күңелнең урамнары.
Кайтыгыз, җилне-давылны
Тынычтан артык күргән,
Тын йортның ишеген ватып,
Урамга чыккан көннәр…
Ни сөенечле ки, шигъри телгә нәзберек таләпле Фатих Хөсни нәкъ шушы шигырьнең тылсымын төгәл тотып алган: «Никадәр энергия бу юлларда һәм, «тын йортның ишеген ватып», урамга, җилле-давыллы тормышка, көрәшкә ашкыну никадәр!.. Шагыйрьнең логикасы бу очракта булмастайны булдырырга ашкынып торуда…»
Рәдиф Гаташ татар шигъриятенең бик бәрәкәтле чорында мәйданга чыкты. Беренчедән, алтмышынчылар буынына мәгълүм дәрәҗәдә фикер хөрлеге шартларында иҗат итү насыйп булды. Ә инде шәхсән Гаташка килсәк, татардагы шигъри традицияләрнең эпохаль яңаруын кичергән ХХ гасырның сәнгатьчә бай казанышларына таяну мөмкинлеге ачылды. Аның нигезендә ике мәдәни дөньяның, ике әдәби мәктәпнең органик синтезы ятты. ХХ йөз башының әдәбиятыбызга тизләтелгән үсеш китергән Көнчыгыш-Көнбатыш синтезы безгә Тукай, Дәрдемәнд һәм Сәгыйть Рәмиев феноменын бирде. Меңьеллык шәркый шигъри казанышлар Аурупаның иҗтимагый-мәдәни алгарышы белән кушылды. Аурупа шигъриятенең Шекспир, Гёте, Байрон, Шиллер, Гейне, Пушкин талантыннан торган шигъри дөнья татар өчен бик тансык иде. Һәм