Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке). Рәдиф Гаташ
шигыренең мәгънәсе шунда. Гаташның да бу шигыре очраклымы?
…Чәчләрең сөртә яшемне,
Миндә дә дымлы моң бар.
Миндә дә кыен сораулар…
Шуннандыр җанда җырлар.
…Җырга-җаныбызга ышан:
Бел, Мәңгелектә без бар!
Сөеклесе белән аңлашу аңарда югары рух катында бара. Шагыйрь затлы сурәтләр белән эш итә. Үзен «сөеклесе бакчасына кунган изге кош» итеп тә күрә ул. Ләкин боларның бары да каһарман җанында барган борчулар хакында сөйли:
Синең бакчаңа кунган мин – нинди кош? —
Кума ләкин, җырым аңларга тырыш:
Ил-йортыңнан хәбәр ишетеп килдем,
Күргәнсең дип узган төндә шундый төш…
…Борчылудан дәһшәт тулы күзләрең:
Яшькелт дулкыннарың давыл сизә ич…
Ни яшермәс Кыз җаны тирән моңда!
Тик үткәнгә, өзеп, «Хуш!» дию тиеш…
Бакчаңда, бел: ул сиңа тугры күңлем —
Бәлки, йортың котын саклар изге кош!
Мәҗнүн шагыйрь аек аңына килгәндә үзен Яр каршында һәрьяклап гаепле тоя. Ләкин аның ярлыкау үтенечендә үз-үзен аклау да бар. Шушы газәлдә аның драматик әрнүен дә тоеп була:
Гөл туташ! Сиңа дәшәмен: ярлыка!
Дивана гашыйк әдәбен ярлыка…
Аның гомер ядкяре синең алда:
Ялгышкан – язмыш каләмен ярлыка!
Табынган күпме исемгә, йолдыз дип,
Күкләргә ашкан гайбәтен ярлыка!
Фани дөнья гамен-шөгылен куеп,
Гел «Яр!» дип яшәү әхлагын ярлыка!
Очратканчы гомерен – җан сәфәрен,
Исраф хисен – мәхәббәтен ярлыка!
Күреп сине, үткәненнән ваз кичкәч,
Алда дип белгән хәятын ярлыка!
Гөл туташ, бел: соңлап уянды Гаташ, —
Күз ачкач, шашкан халәтен ярлыка!
Гаташ газәлдә, ниһаять, шәрекъкә тиң казанышларга ирешә. Шәкел җәһәтеннән моноримнең, ягъни бер рифмага нигезләнгән шигырьнең һәм рәдифнең нечкә аһәңен мөкәммәл үрнәкләрдә бирүгә ирешә. Исемен өченче затта куллану традициясе дә шуңа керә. Менә бу газәл аның барлык гыйшык газәлләренә йомгак ясый кебек:
Мең сорауның тапса бер җавабын, дим,
Җан дөньяңның гаувасы[1] – җаным минем.
Дөнья серен ачкандай аваз салыр! —
Бүген гамьнән шаулый тик каным минем!
Син – борынгы төрки кызга тиң горур,
Ахры, очты, күп кайнап, сабрым минем!
Ник калдырган соң алар уй мирасы? —
Варислыкка лаекмы асылым минем?!
Синең дөньяң – өр-яңа гасыр, ә ул
Бәяләрме бу хис – алтыным минем?
Бүген зур хак дауласа Гаташ, шаулап,
Ни иртәгә сиңа ул даным минем?!
Шул рәвешчә, без Рәдиф Гаташ иҗатын тулаем күздән кичереп чыктык, һәм безнең күз алдыбызда, һич арттырусыз, зур һәм үзенчәлекле шагыйрь калкып басты. Ул беркемне дә кабатламый, хәзерге шигърият барышында ул – үзәк фигураларның берсе һәм җитди бер сәнгати күренеш хасил итә. Мондый иҗат, һичшиксез, бары ике төр бөек шигъри мәктәпләр, ягъни Көнчыгыш һәм Көнбатыш синтезы
1
Гаувасы – су төбенәчумучы, водолаз.