Гөлтуран / Гультуран (на татарском языке). Рәдиф Гаташ
искәрмәләр Рәдиф Гаташның тәмамән шәрекъ шигъри стихиясенә күчкән икенче чор үзенчәлекләрен аңлау өчен кирәк. Ул чор шигъриятен тулаем «Мәхәббәтнамә» дип атарга мөмкин. Чөнки буйдан-буйга сузылган үзәк тема биредә тулысынча диярлек мәхәббәт хакында. Шагыйрь үзенә остазлар итеп, табигый ки, Гомәр Хәйям белән Хафизны сайлый. Һәм аның бу чор иҗаты да бары робагый һәм газәлләрдән тора. Шагыйрь шушы жанрлар эчендә шигъри шәкелнең иң камил үрнәкләрен бирүгә ирешә.
Биредә сүзне янә шагыйрьнең күренекле каләмдәшләренә биреп карыйк. Бу уңайдан Роберт Миңнуллин менә нәрсә ди: «Укучыга, бигрәк тә яшьләргә, Рәдифнең мәхәббәт шигырьләре ошый төшә. Оптимист җанлы, беркадәр сентименталь шагыйрь мәхәббәткә олылап карый. Иң мөһиме, мәхәббәт турында яза белә».
Иҗатта тулысынча шәрекъ шигъри дөньясына килү – Гаташның аңлы гамәле. Аның менә бу робагые шушы юнәлештәге шигъриятенә программ кереш була ала:
Ни генә әйтмә, Гаребтән җан гарык!
Аннан алган калып-өслүбем ярык…
Шуңа гел Хәйям! дим; кайтам Тукайга…
Кайтам, димәк, үзебезгә: без – Шәрекъ!
Робагый кебек шигъри тулпарны бөек Хәйям Яр янына яки сакый тарафына җилдерер өчен генә иярләмәгән, ул Галәмне иңләр өчен, гарешкә ирешеп, илаһият белән гәпләшер өчен иярләгән. Яшәү-үлем турында уйланыр өчен, үзенең Галәмдәге урынын төшенү өчен һәм үзенә гадел гыйбрәтләр алыр өчен күләм, киңлек җәһәтеннән үтә кысан, әмма мәгънә җәһәтеннән төпсез, тирән шушы шәкелне сайлаган. Ә безнең Рәдиф робагыйларында әлеге сыйфатлар бармы соң? Беренчедән, Рәдиф – Хәйямнан ким дигәндә мең ел соңрак иҗат итүче шагыйрь. «Яшәү-үлем» дигәндә, ул – дөнья агышын мистикасыз һәм илаһияткә рәнҗүсез кабул итүче реалист. Аның Хәйям белән уртаклыгы гали төшенчәләр белән эш итүендә, Яр сурәтен сәмави биеклеккә күтәрүендә чагыла. Бу – мәхәббәт хисен чиксез олылау дигән сүз. Табигый ки, дуслык төшенчәсенә дә ул изге итеп карый. Аңарда сурәт-өлгеләр дә бөек:
Яр данлаган Хафизны кызганган бер —
Ярлы санап, аяган Аксак Тимер…
Хафиз җыры ничә җанны баеткан! —
Синең байлык кайда? Сөйлә, җиһангир!
Гашыйк шагыйрь хәле беркайчан да җиңел булмаган. Гаташ үз хәлен легенда каһарманы мисалы аша төшендерә.
Әйтсен сеңлең: – Гаташ ничә яшендә?
Карт түгелдер, дулкын кара чәче дә…
Җавап бир: – Чын Нух гомере – җанында!
Йосыф аһы хисендә – күз яшендә!
Шәрекъ шигырьләрендә шагыйрь гыйшкы газаплар булып яктыртыла. Рәдифтә дә мондый яктыртылыш күп. Ул аның беркем дә җырламаган ракурсларын таба. Алар татар шигыре өчен көтелмәгән яңалык булып яңгырый:
Сизәм: күңелдә урыныңны зур иттем!
Җирән чәчне, күр, илаһи нур иттем!
– Лаек түгел мин моңа… – дигәнең юк,
Мактый торгач, ахры, нык горур иттем?!
Шагыйрьнең гыйшкы ил телендә риваятьләр булып йөри. Ул качып та, Тукай кебек яшерен дә сөйми, моны илгә белдерүдә гаеп тә күрми:
Пышылдап