Дәрья башы / Исток вселенского. Ахат Гаффар

Дәрья башы / Исток вселенского - Ахат Гаффар


Скачать книгу
урыны җәннәттә булсын, бик атчаянный булган дип сөйлиләр. Немецларга каршы сугышып, башта Польша чигеннән Мәскәүгә хәтле килеп чыккан, аннары – Мәскәүдән Берлинга кадәр. Берочтан рядовойдан майорга чаклы күтәрелгән. Шултиклем җир йөреп, кеше дөньяда ни кылмас? Әллә, мәйтәм… юлында берәр хохлушкамы, марҗамы, немкамы очрап… Булмас димә, дөнья бу, Сәтимҗан Туфанович! Тик менә бер братның үз игезәк туганы башын чабып өзүе генә башка сыеп бетми.

      – Ни түгел микән бу, иптәш Фаршатов, – диде милиционер. – Мәсьәләгә мантыйк ягыннан якын килсәк, менеп киткән булгач, төшкән дә дигән сүз ич инде бу. Тегеләр шаяртмады микән дим.

      – Кемнәр?

      – Шулар инде – НЛО.

      Өлкән тикшерүче, Яушның бәйләнгән бармагына кырын карап:

      – Ә минемчә, логикага караганда, тоташлый, гомуми галлюцинациягә бирелмәдегез микән? – диде. – Бармак киселерлек итеп шешә ачканча, күзгә баш киселү генә түгел, кояш кителүе күренүе дә бик табигый… Үтерүче бар, ә мәет юк. Ягъни җинаятьче калган, ә корбан очкан… Ярар. Ары китеп, яңадан башлап карыйк.

      Шуннан соң «Ибрай Зәкуановның башын чабып өзү турындагы яшел-ак-кызыл тышлы «Дело № 427-ИЗ-8» папкасын култык астына кыстырган Фаршатовның чия төсендәге «Жигули»ена утырып, тегермән очына юл тоттылар. Машинаның ургып чыккан кара-кучкыл төтене соргылт тузан өермәсенә кушылды да, атом-төш бомбасы шартлагандагыча, күкнең җиденче катына бөтерелеп менеп китте.

      Ул көнне күмәк хуҗалыкның фәкать күмәкләшеп кенә эшләргә өйрәтелгән эшче көчләре күмәк рәвештә ял итә иде. Язгы чәчү төгәлләнү (утыз гектарлы тары җиренең калган чиреген санамаганда) уңае белән алдынгы механизаторларны, сыер савучы, терлекче, дуңгыз караучы, көтүчеләрне бүген күмәкләшеп мөстәкыйль Татарстан Җөмһүрияте башкаласы Казанга «Шүрәле» дигән балет карарга төяп барырга килешенде. Менә инде җиде ай буена ул алдынгыларга күмәк эшләре өчен хезмәт хакы түләми. Шуңа күрә мохтаҗлык кичергән, эчтән янартаудай зәһәр кайнап, тыштан исә юаш елмайган халыкны бераз оныттырырга кирәк иде. Утлы боҗра аша сикертер өчен, цирк арысланын шулай бер калҗа ит белән юмалыйлар.

      Күмәк мәдәни чара буларак коралга алынган мәшһүр «Шүрәле» кытыгына чыгып киткәнче байтак ара бар иде әле. Эшсез торырга күнекмәгән ир-ат кулланучылар җәмгыятенең «Көндәлек гозер кирәк-яраклары» дип аталган таш кибет төбенә җыелыша башладылар. Моның шулай буласын күпьеллык җитәкчелек күнекмәсе кысаларында күз уңында тотып, лаеклы ялдагы карт-карчыкларга өч ай буена «бозланып тотылган» пенсияләрен өләшеп чыктылар. Чәчү чорында җиде йозак астына яшереп куелган исерткеч эчемлекләрне җитәрлек дәрәҗәдән уздырып, кибетнең киштәләренә чыгарып куйдылар. Авылда тавыш-гауга, кычкырыш-елаш китте. Бусы да алдан күрелеп, халыкның аңын көндәлек мохтаҗлык уеннан читкә юнәлдерү теориясен тормышка ашыру дип атала иде. Чөнки ир-атның көндәлек кирәк-ярагын аракы тәшкил итә. Ә хатыннарының, кызлары, киленнәре, әнкәләре, әбиләренең билдән түбәнтен кия торган эчке әйберләренә кадәр күптән тузган, төпчелеп, ямап бетерелгән, ялгыш орындылар исә, тузан булып коелыр чиккә җиткән. Бала-чага баллы-татлыга зарыккан. Халык бәйрәмнәрдә, кунак-төшемнәрдә, үлем-китемнәрдә генә кешелеккә кия торган кием-салымына


Скачать книгу