Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
кап-кара чиркәү киеменнән. Үзе ләм-мим дәшми. Фәкать карап кына тора. Ә карашы без кебек, үтәли тишә, үзеңне үзең кая куярга белмисең, муенга бау саласы килә башлый…
Иван шыбыр суга төшә. Уянгач та калтырануы басылмый интектерә. Ихтимал, гөнаһлары да бардыр. Тик ул гөнаһлар Русьның бөтенлеге, абруе, православие диненең сафлыгы, пакьлеге хакына кылынды лабаса. Византия династиясе белән туганлашуы, Софьяга өйләнүе дә шул максатка юнәлдерелгән иде ич.
Иван хәле аруланган араларда, монастырьдан монастырга, чиркәүдән чиркәүгә йөреп, елый-елый Ходайдан гөнаһларын ярлыкавын үтенә. Аның һич тә тәмуг кисәве буласы килми.
Шундый догалы көннәрнең берсендә аны ниндидер могҗиза белән баш углан Уйгын бәк кулыннан ычкынган дьяк Иван Телешев эзләп тапты.
– Хыянәт, олуг кенәз! – дип, патшаның аяк астына ауды.
Иван нуры сүнә башлаган күзләрен илче ягына борды. Телешевнең түгәрәк йөзендә болындагы ялгыз кибән сыман борыны гына утырып калган иде. Күз төпләре кара-күк төскә кергән. Киемнәре дә карачкыга эленгән иске-москы шикелле салынып төшкән.
– Ни булды сиңа, кенәз, кешелегең калмаган, – диде Иван хаста кешеләргә хас кайгыртучанлык белән. Илче сүзләренең асылы әле аның аңына барып җитмәгән иде.
– Хыянәт! – дип, түземсезләнеп кабатлады Телешев. – Мөхәммәдәмин хан бөтен килешүләрне бозды, Казанда урыс кешеләрен, сәүдәгәрләрне кылыч астыннан үткәрделәр, мал-мөлкәтләрен таладылар. Илче Кляпик кулга алынды. Мин, белгәндәй, яшеренү чараларын алданрак күреп куйган идем. Шөкер, менә синең алда басып торам. Бер атна эчендә кайтып җиттем. Ике ат кына «яндырдым», авызыма юньле-башлы тәгам да алмадым… хәлемне күреп торасың…
Олуг кенәз, башын кулларына салып, бик озак сүзсез утырды. Күзләре дә йомык, керфекләре ник бер селкенеп карасын. Әллә мәрткә китте инде, дип борчылды Телешев. Чиркәү эче тып-тын, патшага хезмәт күрсәтүче руханилар да бернәрсә булмагандай карусыз гына басып торалар. Монда бөтенләй башка тормыш, аның дөньяви мәшәкатьләр белән бернинди уртаклыгы да юк. Әйтерсең лә адәм баласы гөнаһларын ярлыкау өчен генә туган.
Ниһаять, Иван күзләрен ачты.
– Минем иң зур гөнаһым куенымда шул поганый татар ханы Мөхәммәдәминне җылыту булган икән, – диде ишетелер-ишетелмәс кенә. – Ходай миңа шуның өчен хак җәзасын бирә…
Иван янә тынып калды. Ә бераздан какча җилкәләре калтыранырга тотынды. Бу хәлендә ул бик кызганыч күренә иде.
Кара хәбәр моның белән генә бетмәгән иде әле.
– Ул басурман Сура елгасын кичкән. Нижнийга яу белән килгән, – дип, илче бу хәбәрне дә җиткерде. Үзе «чыдасын гына инде карт» дип борчылып куйды.
Бу юлы дьякның шикләнүләре рас килмәде. Киресенчә, олуг кенәзнең бөкре гәүдәсе тураеп киткәндәй булды. Яшьләре дә кипте. Күзләренә кешеләрне утырган урыннарына сеңдерә торган элекке зәһәрлеге кайтты.
– Монысы булмас! – дип кычкырды ул. – Йөз меңлек менә дигән гаскәрем бар минем. Хәзер үк набат суксыннар.
Шул көнне олуг кенәз Иван Васильевич төштән соң тәхет залына Василий Холмский, Даниила Шеин, Яков Захарьин кебек