Казан-йорт / Казань-юрт. Марат Амирханов
иде ханбикә. Бигрәк тә Үрбәткә каныга, «хәрәмләшәсең, алдап-йолдап ханны үз ягыңа аударасың, чиратны бозасың» дип бәйләнә иде. Чынында әлеге сүзләр Мөхәммәдәмингә кагыла, чөнки чиратны ул санга сукмый, күбрәк яшь хатыны тирәсендә чуала. Җөһдә моны белә, әмма үчен Үрбәттән ала иде.
Менә шул Җөһдә түшәгеннән тормады. Алдагы көнне генә сарайда, Коръән укытып, абыстайлар мәҗлесе уздырганнар иде. Мөнәҗәтләр әйтештеләр, бәетләр тыңладылар. Хәтта думбра да суктылар. Каланың иң танылган өч-дүрт дистә остабикәсе генә килгән иде. Сарайныкылар күпме тагын. Бу – Җөһдә тәкъдим итеп, хан тарафыннан хупланган даими үткәрелүче мәҗлес иде. Һәр елны җөмәдел ахир аеның беренче җомгасында рәгаиб кичәсенә туры китереп үткәрелә иде ул.
Бу кичәдә хәзрәте Рәсүл галәйһиссәламнең атасы хәзрәте Габдулла илә анасы хәзрәте Әминәнең никахлары булып, беренче тапкыр күрешүләредер. Пәйгамбәребез галәйһиссәламнең нуры хәзрәте Әминәгә күчкән көндер. Сарайда бу вакыйганы шулай хөрмәтләп үткәрәләр иде.
Ханбикәне бимазаларга берәү дә кыймады. Йончыгандыр, мәҗлестән соң рәхәтләнеп ял итсен, диделәр. Шулай өйлә җитте, намазга басарга вакыт, ә ханбикә тормый да тормый. Түшәкчесе түзмәде, бүлмәсенә узды.
– Ханбикә, бер-бер йомышың юкмы? – дип аваз салды. Чөнки белә, хуҗабикәсе көйләтергә маһир.
Түшәкченең сүзләре бүлмә эчендә йотылып калды. Җавап булмагач, түшәкче хуҗабикәсенә күз саласы итте. Тегесе, үзенә хас булмаганча, чалкан төшкән, авызы ачык, йөзенә балавыздай аксыл-саргылт төс кунган…
Әллә сырхауланып киткән инде, дип уйлады кыз һәм, йөгереп чыгып, имче тутакайны алып керде.
– Бикәңә ахирәт күлмәге әзерлә, – диде им-томчы тыныч кына. Ай-вай да килмәде, әйтерсең гадәти хәбәр җиткерә.
– Кит, булмаганны, – диде түшәкче, дерелдәгән кулларын кая куярга белмичә, – ханбикә бит ул…
– Ханбикәләрне дә Ходай үзенә ала, – диде тутакай.– Күрмисеңмени, күзләре керәчләнгән.
– И кадерле бикәм, ниләргә дип безне ятим иттең, ташлап киттең, – дип, гадәт буенча сыктарга тотынды түшәкче.– Синсез ниләр эшләрбез без? Ашавыбыз – ашау, йокыбыз йокы булмас. И Ходаем, түземлекләр бир, бу кадәр хәсрәтне күтәрерлек көч бир…
– Вакытыннан алда шыңшыма, – диде имче битараф кыяфәт белән, күрәсең, ханбикәгә рәнҗүле иде ул. – Бар, хәбәр сал, ханга җиткерсеннәр.
Җөһдәне дәрәҗәсенә туры китереп, зурлап, олылап җирләделәр. Ясинны Бураш сәед үзе укыды. Хан гүр сәдакасын да аңа бирде. Кырыгын бик күп кеше җыеп үткәрделәр. Үрбәт бу мәшәкатьләрнең эчендә кайнады. Бик тату яшәмәсәләр дә, якташлар иде ич. Икәве дә – дала кызы, Нугай һавасын сулап буй җиткергән абруйлы бикәләр. Язмыш аларны көндәш итте. Ир бүлештеләр. Инде Җөһдәнең бернидә хаҗәте юк. Фанидан бакыйга берни дә күчми шул. Җиһанга нинди хәлдә аваз салган булсаң, шул ук хәлдә китеп тә барасың. Калган кешегә генә барысы да кирәк.
Үрбәт тә кара кайгыга төште. Моңа Кырым ханбикәсе Нурсолтанның Мөхәммәдәмингә язган хаты сәбәпче булды. Ул аны очраклы рәвештә генә кулына төшергән иде. Сүзләрдән әйтерсең лә төймә тезә, кәгазьгә сәйлән