Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов
– Акъяр кызы Иркәгә өйләнсә дә. Бу турыда ул үзе беләме-юкмы, төгәл генә әйтү кыен. Беләдер, мөгаен. Ә елтыр кара күзле Иркә очрашуларны онытырга тиеш түгел. Түгел! Ни хикмәттер, аның үткен сизгер күзләре, кояштай елмайган йөзләре әле дә Акъяр болыннарын чәчәкләрдәй яктыртып җибәргәндәй итә, очраган саен, карашлары күзләрне камаштырып ала, оныттырмый. Кем белә, бәлки, язмыш мине кибетче Янгул кызы Иркәне күрәсе килүдән шушы Байтирәккә алып кайткандыр… Тукбаев – гаярь кеше, сәүдәгәр. Иркә белән Абага районы райпосында эшләгәндә танышкан иде, һәм ул аны үзенеке иткән… Белмим, Тукбаев дигәнең тора-бара үзгәреп тә куярга мөмкин. Һәм сине, вакыты җиткәч, берзаман әнә шул еландай сагалап торып, тотып ашарга да мөмкин. Алдагысын Алла белгән инде…
Нәфистә үзара килешә алмаган «мин» бер-беренә каршы төште. Үз сүзен сүз итәргә теләгән эчке «мин» өстенлек алды: «Юк, син һаман да беркатлы булма. Күрдең бит инде, районга кайтып эшли башлау белән, Тукбаев сиңа ничек теш күрсәтеп алды. Үзеңне беренче тапкыр хуҗалык җитәкчеләре алдында ничек итеп таныштырды? Оныттыңмы әллә? Онытсаң, исеңә төшер: Тукбаевың, район хакимиятендәге утырышлар залына килеп керүгә, походка ашыккандай, төптәй кыска юан гәүдәсен алга бөгеп, арлы-бирле йөренде дә, санына ук тоташып торган йомры башын кырт борып, саллы йодрыгын болгый-болгый сөйләп китте:
– Җә, адәм рәтле итеп эшләргә уйлыйсызмы сез? Әрәмтамаклар!..
Ул кызганнан-кыза барды, әле берсен, әле икенчесен сүгеп ташлады. Кайсы хуҗалыкта сөт кимегән, кемдер итне аз тапшырган, запчастька дип сыерын суеп ашаган. Артыгын кыланган, рөхсәтсез үзенә машина сатып алган… Кемдер исә «Ындыр» совхозында сыерын сугышта һәлак булган каһарманнар истәлегенә салынган һәйкәлгә арканлаган…
Торган саен җен ачулары чыга барган Тукбаев кем нинди гөнаһ кылган, шуларны кабат исләренә төшереп узды. Тукмактай йодрык һавада туктаусыз уйнады. Аның татлыдан-татлы ризыклар белән тукланудан түгәрәкләнеп шомарган йөзе тәмам тирләп чыкты. Ул кабартма кебек кызарган битендәге тир бөртекләрен кул аркасы белән генә сөртте дә идәнгә селекте. Юк, әле сөйләгән кадәресе белән генә чикләнәсе итмәде, инде тагын кемгә чират җитәр, кемне утка тотар дип уйлап торган арада, ачыла төшкән күзләре сиңа төбәлеп калды. Син инде үзеңне менә хәзер ул яңа редакторын хуҗалык җитәкчеләре белән таныштырыр дип көткәндә генә, аның власть көчен сизгән тукмак йодрыгы һавада аккорд ясап алды да, сузылган юан имән бармагы сиңа текәлеп калды.
– Менә бер редактор китте, – диде ул, төкерек чәчеп. – Икенчесе китсә, өченчесен дә табабыз…
Һәм син бу сүзләрдән соң гарьләнүеңнән, түбәнсетелүеңнән кая керер җир тапмадың, идән белән бергә убылырга әзер идең. «Мин кем белән, кемнәр янына эшләргә кайттым соң?» – дип үкендең. Шулай да үзеңә нәтиҗә ясап түзәргә булдың. Районга бер кайткач, эштән кире китәргә теләмәдең. Сиңа кадәр өч ай гына эшләп калган беренче мөхәррир кебек китеп баруны кулай күрмәдең. Син шул көнне үк район җитәкчелегенә кем килгәнлеген, Тукбаевның