Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов
балтасы суга төшкән кешедәй кайттың да аптыраганнан иске газета-журналларны актарырга тотындың. Шулчак газеталар арасыннан моннан ун ел элек басылган «Юану» дигән бер фельетоның килеп чыкты, һәм син аны яңабаштан укып чыктың. Анда болай дип язылган иде: «Динар Нәҗипович! Динар Нәҗипович!.. Зинһар өчен, мине дөрес аңлагыз. Бүтән болай эшли алмыйм. Җитәр!.. Заманалар үзгәрде, кемнәр генә фаш ителми. Җиде бабаңны актарып чыгарырлар, балаларың алдында рисвай итәрләр. Кешеләр күзенә күтәрелеп карый алмассың… Юк, юк… Мондый алдашуга бара алмыйм, кирәкми. Хәзер колхозның ике дуңгыз баласын дүрт итеп язып булмый. Сөтне дә һәр сыердан уналтышар килограмм саумыйбыз, моңарчы намусыбызга хилафлык кылдык. Соң, гади акыл белән уйлап карагыз: сыерны елга бер-ике айга ташлатып торалар, бер ай бозавы имә. Ел әйләнәсенә исәпләгәндә, каян килсен ул уналтышар килограмм сөт? Инде бүтән рәисләр миннән көләләр. Янәсе, сезнең сыерларыгыз сигезәр имчәкле, безнекеләр дүртле генә, аларын да саварга кеше юк, диләр. Сизәләр бит, күрәләр. Юкса аларда да шул ук нәселле сыерлар. Баш санын киметеп күрсәтмәсәк, уналты түгел, сигезен дә ала алмас идек. Сез моны бик яхшы беләсез, Динар Нәҗипович. Бөртекле культуралар белән дә шулайрак килеп чыкты: безнең шартларда, безнең туфракта гектарыннан иллешәр центнер уңыш каян килсен ул?! Әгәр дә җирләребез дөрес күрсәтелгән булса, тегеләй-болай кайнаштырмасак. Менә сиңа югары күрсәткеч!..
Булды, Динар Нәҗипович, булды, миннән җитәр! Уен тузы белән шәп уйнадык. Шыкырдап торган нарат бүрәнәләрдән (хан сараедай) йортын да салдык, дарымга берне генә түгел. Барысы да шул колхоз хисабыннан. Юкны бар дип списать иттек. Бүләккә телевизорын да, видигын да бирдек. Машинасын да уңга, сулга кыяклаттык. Сезгә андый уеннар килеште, хуп күрдегез. Ишекләрдән эшлекле кыяфәттә пеләш башыгызны ялтыратып кердегез дә, чыктыгыз да. Тасма телегез белән ышаныч яуладыгыз, үзегезне акыллы баш итеп санадыгыз, акыл дигәнең суга барып төшмәслек кенә булса да… Гафу итегез, бүтән кыек-мыек эшләргә җаным тартмый. Беләм, мине ихтирам иттегез, анысы өчен рәхмәт. Үзем дә хәлемнән килгәнчә ашаттым, эчерттем. Барын кызганмадым. Ансыз булмый да иде. Шуңа да моңарчы дәрәҗәле саналдым. Күкрәгемә орден-медальләрен дә тактыгыз, хәтта Алтын Йолдызын да бирдегез. Мең рәхмәт. Исемем газета-журнал битләреннән төшмәде, даным тирә-юньгә таралды… Ләкин алдашканымны, Динар Нәҗипович, сездән башка берәү дә белмәде, сез белсәгез дә дәшмәдегез, шулай кирәк санадыгыз, дан өчен, район горурлыгы өчен!.. Хәзер теләсә нишләтегез, андый алдашу юлына баса алмыйм, намусым кушмый. Орденнарыгызны (мин аларга лаеклы кеше түгел) кире кайтарып бирәм, алыгыз!..
– Син нәрсә, җүләрләндеңме әллә? Акылыңа кил, тинтәк! Орденнарыңны кемгә бирергә телисең, ә?..
Артыннан хатыны тавышын ишеткән Динар кинәт көзге каршында сөйләшүеннән шып туктап калды, аннары, гафу үтенгәндәй, йомшак диванга барып утырды. Пеләш башын сыпыргалады, маңгай тирләрен сөртте, керфекләрен каккалады, хәл алды. Берничә минуттан, әйтәсен әйттем