Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов
районнар искә алына: янәсе, аңа ничек кенә ялынып килмәгәннәр дә, ул нинди генә җинаять эшләрен ачуда катнашмаган… Ә кызлар турында әйтәсе дә юк, үзләре муенга сарыла торган булганнар. Прокуратурада бергә эшләгән Таня исемлесе, кияүдә булса да, аны үлеп яраткан. Ул аны кая дәшсә дә, шунда барган, мунчалар кергән… Берсендә эштән соң бүлмәдә икәүдән-икәү генә калалар… Таняга ире шалтырата. Һәм: «Мин әле эштә тоткарланам, берәр сәгатьтән кайтып җитәм, бәгырь кисәгем», – ди. Үзе Чутый кочагында, аңа сарылган, оҗмах рәхәтен кичерә… Ягодкам да менә дигән! Мин синең урында булсаммы…
Нәфис Чутыйның шуның ише үгет-нәсыйхәтләрен кабул итә алмады. Байтирәккә кайтып-китеп йөргәндә, Сәриясе Чутыйны беренче күрүдә үк ошатмады. Күрәсең, ул аның кемлеген, ниндилеген йөзеннән үк таныган… Ул Нәфискә: «Син бу кеше белән якыннан аралашма, эч сереңне чишмә, – диде. – Сүзеңне «Исәнме!»дән уздырма. Ахыры җүнлегә алып бармас…
Нәфис үзе дә Чутыйның мин-минлеген, шик-шөбһәгә баткан күңеле кешенең кечкенә генә гаебен дә кичерә алмавын, холкының үчкә, җәзага тартуга корылганын сизде, хатыны сүзләре белән дә килеште.
Бәлки, Сәриясе бүген шәһәр күчтәнәчләре белән кайтып төшәр? Ял көннәре бергә-бергә күңелле узар иде…
Нәфис шундый уйлар белән урам башына карады. Һәм, ни күрсен, урам уртасыннан аның, үзе бүләк иткән аклы күлмәкне киеп, Сәриясе кайтып килә. Шунда ук аның кулыннан балтасы төште. Ул, хатынын каршы алырга дип, капка төбенә чыгып басты, Сәрияне елмаеп каршы алды. Һәм алар, күптән күрешмәгән кебек сөйләшә-сөйләшә, өйгә уздылар.
Бүген Нәфисләр өендәге моңсу тынлык, нидер җитмәүдән, ялгызлыктан туган караңгылык почмакларга кереп посты, күңел тәрәзәләре яктырып китте…
Әҗәл саташтырган
Нәфисләр капкасыннан чыгып киткәч тә, Ләмига белән кызы Хәтирә җанына тынычлык иңмәде. Борчу-рәнҗүләре күңелне тырмап торды.
Вакыт-вакыт алар сүзсез атладылар. Ләмига кызы өчен башын кайгыга салды: «Кем язган шул мәкаләне? Ул хатны газетада бастырмасалар ни булган? Кодага котырынырга шул җитә калды. Газетаны судка бирегез, шул чагында гына үзегезне аклый аласыз, ди. Газетаны судка бирүдән нинди җиңеллек табадыр. Редакторга этлек эшлисе киләме? Исе китәр, әллә ул миллионнарны урлаганмы? Бер дә андый кешегә охшамаган, хәерче кебек яшәмәс иде. Арты-алды чиста булмаса, үзен алай горур тотмас иде. Безнең кода кебек комсыз түгел, туры кеше күренә. Ул читләтеп кенә кызына күз салды. Бу гаепсез балага ни дип аклану кирәк инде? Хатны ул язмаган бит. Килен миңа ошамый дип, алай ук кыланмыйлар инде. Малаеңа ярагач, сиңа соң ни җитмәгән? Кешедән кер эзләп, һаман үч алып яшәү нигә кирәктер… Җүнле эш түгел инде бу, баланы нахакка рәнҗетеп, чиргә сабыштыру… И-и, бу кадәр дә атасы Хамайга охшар икән. Әй Аллам, мондый яманлыклардан үзең саклый күр! «Мин кем!» дип күкрәк суккан кешедән ни өмет итәсең?! Байтирәктә берәү дә шул хат өчен күтәрелеп сугылмады, кизәнеп бармак янамады. Әллә район үзәгендә бар да машинасызлармы? Хәерчеме, ачмы?..»
Хәтирә сүзсез атлаган әнисенә дәште:
– Әни! Син нәрсә уйлап барасың?
Хатын