Сайланма әсәрләр. 2 т. / Избранные произведения. Том 2. Нурислам Хасанов
судка бирегез, акланыгыз, аннары гына мин сезнең белән олы башымны кече итеп сөйләшәчәкмен… Астыртын да инде. Эче мәкерлек белән тулган! Күрәсең, тумыштан ук уй-зиһенен тискәре фикерләр биләгән. Кемнән күчкән аңа мондый хөсетлек? Әллә атасы Хамайданмы?..»
Нәфис үз киңәшен бирде.
– Судка биргәнче, тагын бер кат уйлашыгыз, – диде ул. – Билгеле, бу эш сезнең ихтыярда. Әле гаризагызны алалармы?.. Уйлавымча, суд киленнең гаебе юклыгын, билгеле, хатны ул язмагач расларга да мөмкин, андый хатны бастырган өчен, редакциягә дә ташлама ясап булмый һәм сезгә бу безнең турыда икән дип әйтү дә урынсыз. Хат ахырында «Х» хәрефеннән башка фамилия дә, исем дә юк. Бу – уңышсыз кияүгә чыккан бер кызның күңел бушатуы, башкаларга мәхәббәтне байлыкка алыштырмагыз дип киңәш итүе генә. Судта да юкка баш катырып йөрмәгез дип әйтергә мөмкиннәр.
Һич тынычлана алмаган Ләмиганың калын иреннәре тибрәлде.
– Кода әйтә, – диде ул, – редакция табып бирсен язган кешесен, ди. Тапсын!.. Аннары үзен аклый ул, ди. Киленне әйтә.
– Килен язмаса дамы?..
– Шулай ди шул… Кияү үзе шул хатны редакциягә барып сораган, аңа әллә кемнең кулъязмасын биргәннәр, ул хатны, язган кешенеке белән туры килми, ди.
Нәфис гаҗәпләнеп сорады:
– Ул хатны минем рөхсәттән башка чит кешеләргә кем бирер икән? Ул бит – вакыты, сәгате җиткәнче редакция сере.
– Атнакич барган иде ул бер иптәш милиционеры белән. Сез инде киткән булгансыз. Анда бер егет кенә утырган.
Нәфис хәбәрчесе Факил шуны эшләгән булса, бик ялгышкан дип уйлады һәм:
– Алай булгач, хат киленнең үз кулы белән язылганмы соң? – диде.
– Юк шул. Аны безнең авылда Раилә язган дип тә чыгарганнар. Хакмы, нахакмы?
– Раилә?! Безгә хәбәрләр язышып торучымы?
– Әйе, ул гына язган аны, диләр. Бер дә бүтән кеше түгел, дип әйтәләр.
Нәфис шунда ук аның фикерен кире какты.
– Бу мөмкин түгел, мин ул кызны беләм, ул андый әшәкелеккә бара алмый…
Шулчак уйларына баткан Хәтирә әнисенә каршы:
– Ул түгел лә… – диде.
– Алай димә, кызым, кырык төрле итеп язалар аны… Әллә кемнәр отправить итә…
Нәфис фикерен куәтләбрәк аңлатырга тырышты.
– Алайга китсә, миңа да әйтергә мөмкиннәр: махсус эшләгән бу моны, дип. Әйтәм ич, хат конкрет шәхес турында түгел. Монда фәлән итәм, төгән итәм дип борчылып йөрисе юк.
Хәтирә, төрле-төрле буталчык уйларыннан арынырга теләгәндәй, юка иреннәрен тешли-тешли сүзгә килде:
– Менә мин аны, ул язган кешене, ничек тә судка бирсәм, сезне судка чакырдылар ди. Ул кеше табылмый бит… Ә каенатам, сезне судка биреп, язган кешене эзләп табарга куша…
«Мине судка бирергә?! Вәт бәдбәхет! Нәрсәгә дип миңа үчләнә икән ул? Бу кадәр серкәсе су күтәрә алмас икән», – дип уйлады Нәфис. Ул бу минутларда аптыраулы уйлар эчендә иде.
Ләмига кызы сүзен җөпләде:
– Әйе, кода, язган кешене тапсыннар, ди.
«Анысы тикшерүчеләр эше… Без хат авторын белгән очракта да әйтергә