Бер уч борчак / Горсть гороха. Ляля Сабирова
Артыннан ук гафу үтенде. Җәмилә кичерде. Аһ, кичермәгән булса шунда! Хәзер яшь бала белән кая китә алсын соң инде ул?!
«Юк» дип әйтергә дә кирәк…
Соңгы араларда Зариф белән мәктәп директоры арасында әледән-әле низаг чыгып тора. Беркөнне кабинетына алып кереп сөйләште.
– Беренчедән, сез клуб работнигы түгел, ә мәктәп укытучысы, – диде, үзе кулындагы карандашы белән өстәлгә бәреп-бәреп алды. – Ә сез укучыларыгызга нинди үрнәк күрсәтәсез? Ата-аналардан да туктаусыз жалоба килә! Тегендә эчеп егылган, монда кәмит күрсәтеп йөргән…
Зариф аңа кызыл чүпрәк күргән үгез шикелле карап утырды. Кем соң әле син миңа акыл сатарга? Ярар, урынбасарлыктан алдырдың инде, үз дигәнеңә ирештең. Аңа карап, халык алдында абруем кимедеме әллә? Юкса үзешчән сәнгатьтә ничә еллар буе алар мәктәбе гел беренче урында булды – Зариф исеме район башлыклары теленнән төшмәде.
Әлегә ул шулай эченнән генә кайнап утырды. Менә-менә тагын бер сүз…
– Икенчедән, мәктәп фатирын кайчан бушатасыз? Хатыныгыз киткәнгә дә бишбылтыр. Анда гаиләле яшьләр керергә тиеш – ничәнче кат исегезгә төшерәм инде…
Монысына Зариф түзмәде, ялт итеп урыныннан сикереп торды.
– Фатирың да кирәк түгел, мәктәбең дә! Иртәгәдән күрмәссең монда мине! Артымнан үзең эзләп килерсең әле!
Директор селкенмәде дә. «Ә» дә, «җә» дә димичә, шул халәттә утырып калды.
…Бөтенесенә әнисе гаепле! Артист булырга тиеш иде ул, монда балалар артын чистартып йөрергә тиешле кеше түгел иде! Шушы караңгы авылда талантын күмеп куйды, үзе бер кирәксезгә әйләнде. Җәмиләсен әйтер идем! Эт шикелле үзе ияреп килде бит ул монда, аңа ялынган кеше бар идеме? Кеше булды да, ташлап китте. Кул күтәрәсең, дип елады. Хатын-кыз белән шунсыз буламыни? Баланы берүзем тәрбиялим, дип тә зарланды. Ничек берүзе? Ун яшькә кадәр бергә үстермәделәрмени аны? Артыннан ялынып килер дип уйлагандыр инде. Аннан башка тормышы бармас дип куангандыр. Юк! Тайгага кереп адашса да ачтан үлә торган түгел Зариф абыең! Горур кеше ул!.. Хәер… Җәмилә китмәсә, бу көнгә төшмәгән дә булыр иде, мөгаен…
Шундый буталчык уйлар эчендә бара Зариф. Автобус сикертеп куйганда уянып киткәндәй була да тагын шуларга кире кайта. Ялынып бармаса да, шәһәргә килгәндә керә ул Җәмилә янына. Шәһәр читеннән йорт сатып алган – туганнары булышкандыр инде. Үзе шуннан ерак түгел мәктәптә укыта. Гәүһәриясе – төс-кыяфәте белән өзелеп төшкән Зарифның үзе. Кечерәк чагында җырларга да яратты, тик Җәмилә гел тыеп килде, «Атаңа охшамагаең!» дип, Зарифның үзе алдында ук кисәтеп куя иде.
Ә нәрсә! Тотарга да, Җәмилә янына барып, бөтенесен сөйләп бирергә! Хәер, бөтенесен дип… Кирәклесен генә инде. Үпкә-сапкаларны онытырга вакыт. Ахыр чиктә рәсмиләштереп аерылышмаган да әле алар. Авырлык килгәндә, ир – хатынга, хатын иргә булышырга тиеш…
Шактый күрешкәннәре юк иде инде – Гәүһәрия җиткән кыз булган. Әүвәлге шикелле алдына утыртып ярата да алмады. Кызы аны чит тә итмәде, авыз тутырып «әти» дип тә әйтә алмады. Килгән саен «кунак абый» итеп кенә карады.
Җәмилә