Бер уч борчак / Горсть гороха. Ляля Сабирова
дип куркытып калды… Ул да кызганыч бит!
– Хәзер булмаса, кич килеп кит! Кибеткә чыгып керәм, диген! Әтиеңне күреп кенә булса да кит!
Суфияның эчендә шайтаннар уйнап алды. Алинә кызганыч, имеш! Ә әтисе?! Ә ул?!
– Аңларсың бер, тик соң булмагае… Әти-әниең кызганыч түгелмени сиңа?..
Раян кисәктән генә читкә этелде. Әти-әни… Кайда соң алар? Дөреслек кайда?
– Кайсыгыз хаклыдыр инде… Буталдым мин, әни! Син ачуланма, мин ул хаклыкны үзем эзләп табыймчы башта!
Суфия Раянның дерелдәгән кулларына кагылды, учына алып, аларны җылытып торгандай итте.
– Көтәбез сине, улым! Түлке тизрәк табарга тырыш ул хаклыгыңны… Үзеңне дә, безне дә эштән чыгарып бетергәнче…
Аннары җайсыз гына атлап китеп барды. Күл янында аны акчарлакларның үзәк өзгеч чаңгылдаулары каршы алды. Ичмасам, сез дә йөрәкне тырнамасагыз… Әллә минем кебек балагызны җуйдыгызмы?
Бу уеннан Суфия тагын өшеп киткән кебек булды. Җуйдыммыни? Хет бер кайтып күренсен иде ул, әтисе белән икәүләп сөйләшеп карар идек. Ишек төбендә ашык-пошык әйткәләшүдән ни мәгънә? Хәйдәр ипләп аңлатып карар иде үзенә.
Юк-юк… Нәрсәдер уйлап табарга кирәк. Нәрсәдер…
«Коткаручыбыз син…»
Соңгы араларда Суфияның гел эче поша. Шуны басу өчен бер тик тормый, әле монысын эшләп карый, әле тегесенә килеп тотына. Авыл клубы хәтле өйләренең кул тимәгән бер почмагы да калмады инде.
Әнисе дөрес әйтә, эшкә керергә кирәк аңа. Өйдә ятканда бәйдәге эт кебек буласың аны, ди, шуңа бәргәләнәсең, Хәйдәреңә дә бәйләнәсең генә килеп тора, ди. Шамилен алып кайтырга дип чыккан декрет ялыннан кире бармады инде ул эшенә, аның урынына әллә кайчан башка кешене алып утырттылар. Хәйдәре шулай теләде: мин эшләгән җитә, өйдәгене карап тик утыр, миңа да игътибарың күбрәк булыр, диде. Баштарак нәүмизләнде Суфия, беркая чыкмыйча бала карап утыру бик ялыктыра иде. Хәзер күнекте. Шамиленә өченче яшь китте, әнисе кочагында артык иркәләнеп үсмәсә инде.
Эч пошуы да бер сәбәпсез түгел шул. Атна-ун көн бардыр инде – әллә нәрсә генә булды иренә. Чыга да югала, чыга да югала. Йә, эштән кайтып, кичке аштан соң «һава сулап керәм» дигән булып китә, йә эшендә озак тоткарлана. Үзеннән төбәп сорарга курка, болай да «тигез җирдә сөртенәсең» дип әйтергә ярата ул. Аз гына да чит темаларга керергә ярамый инде, гел баланы сөйлә дә телевизордан ишеткәнне сөйлә. Эшендә ничек аның, нинди проблемалары бар, кичә ник кәефсез кайтты, ә бүген нинди сөенечтән авызы ерык – үзе әйтмәсә, Суфия моның ише сорауларны һич бирергә тиеш түгел. Бүселеп куя да бөтенләй йомыла ире.
Беркөнне бар батырлыгын җыйды да, юк-бар эшне йомыш итмәкче булып, эшенә шылтыратты. Алмадылар. Эш сәгате күптән беткән иде инде, бу юлы шактый озак тоткарланган иде. Суфия көтә-көтә арып беткәч кенә кайтып керде Хәйдәр. Хатынның да тәкате корыган иде, әйтмичә түзә алмады.
– Эшеңнән чыкканыңа бишбылтыр, өйгә кайту юлың бигрәк озын синең, – диде.
Хәйдәр күтәрелеп бәрелде.
– Инде тикшереп