Бер уч борчак / Горсть гороха. Ляля Сабирова

Бер уч борчак / Горсть гороха - Ляля Сабирова


Скачать книгу
– дип үтенде.

      «Бөтен эч сереңне кешегә сөйләмә, матур түгел», – дип өйрәтергә ярата әнисе. Сөйләмәсәң шартларга кирәк бит! Бөтен кешегә түгел, бердәнбер дусты шул Рәзиләгә инде. Аның белән дә аралашмасаң, көеп үләргә кирәк бу дүрт стена эчендә.

      Дөрес анысы, элек әллә ни сере юк иде инде аның, үткән-беткән хәлләрне генә сөйләшеп утыралар иде. Бу юлы Суфия дустын көтеп җиткерә алмады. Әйбәт булды әле, ул килеп кергәндә Шамилен йокларга салган гына иде. Иркенләп утырдылар.

      – Белми-им… – дип сузды Рәзилә, Суфия үзенең шикләнүләре турында дулкынлана-дулкынлана сөйләп бетергәч. – Нинди икенче гаилә турында сүз булырга мөмкин инде! Синең Хәйдәрең дә шундый булса… Кемгә генә ышанырга кала аннары…

      Ул үзе берничә тапкыр кияүгә барып кайтты, берсеннән дә уңмады. «Хәйдәр шикеллеләр очраганчы сайлаячакмын», – ди. Менә хәзер әллә ниләр сөйләп, шикләндереп утыра аны Суфия.

      – Соң, әйдә, детектив булып уйныйбыз, кинода шулай итәләр бит, – диде Рәзилә, гәпләшә торгач. – Минем яңа машинаны Хәйдәрнең күргәне юк, кереп утырам да, эшеннән чыкканын каравыллап торам. Кая барыр икән.

      Идея бу! Болай эч пошып яшәп булмый бит инде, ни булса, шул.

      Рәзилә чыгып киткәч, тагын нишләргә белми бәргәләнде хатын. Хәйдәр гадәтенчә соңарып кайтты, аны кичке ашка утырткач, фикерен туплый алмый азапланды. Тоз урынына борыч, ипи урынына печенье китереп куйды. Ире аңа гаҗәпләнеп карады, шулай да дәшмәде. Үзе сүз башласа, озынга сузылыр дип курыккандыр инде.

      Кичтән дә йокыга китә алмый азапланды Суфия. Иртәне җиткерү дә бик авыр булды. Ире эшкә чыгып киткәч, телефонга ташланмакчы иде, аннан алда Рәзилә үзе шылтыратты.

      – Хәзер киләм, көт, – диде. Аннары: – Борчылма, бернинди дә аптырарлык эш юк, – дип, керә-керешкә дустын тынычландырырга ашыкты. – Дербышкидагы балалар йортына йөри ул. Башта тәрбияче хатын белән очраштылар, теге пакетны аның кулына бирде. Аннары ул хатын өч-дүрт яшьләрдәге бер малайны җитәкләп алып чыкты. Хәйдәр ул малайны, машинасына утыртып, каядыр алып барып килде. Кайтканнарын көттем, китмәдем. Аннары кочаклашып аерылыштылар…

      Суфия тын да алмый тыңлап утырды. Ничек инде аптырарлык эш булмасын! Нинди малай соң ул?! Алай ятимнәргә ярдәм итәсе килсә, бүләкләрен ник аңа гына бирә? Ю-ук, дускаем, монда эшләр тирәнгә киткәнгә охшый…

      – Хәзер күпләр ятимнәр йортыннан бала ала. Әллә берәрсе шундый киңәш бирдеме икән аңа?

      Суфия дустына ачуланып карады:

      – Син нәрсә! Үз баласы юкмыни аның! Кирәксә, тагын алып кайта алмыйммыни мин!

      – Алайса белмим инде, – диде Рәзилә, дустының тавыш күтәреп сөйләшүенә җәберсенеп. – Мин әйткәнемне үтәдем. Калганы үз ихтыярыңда.

      Нәрсә эшләргә инде? Болай башны юләргә салып яшәп булмый бит… Хәйдәрдән бер сүз дә тартып алып булмаячак. Рәзиләнең шпионлык иткәнен белсә, аны да өйләренә якын җибәрмәячәк. «Дөресен әйтмәсәң, китәм дә барам», – дип юри генә дә әйтергә курка Суфия. «Ярар, дүрт ягың кыйбла», – дисә, Алла сакласын! Нишләр ул Хәйдәрсез?

      Баланы


Скачать книгу