Бер уч борчак / Горсть гороха. Ляля Сабирова
файдасы булсын аның, гел өстәлеп торгач! – дип тирги аны Гәүһәрия. – Гомерең шул алкашның көен көйләп үтте. Гарип-гораба түгел бит ул! Самолюбиең бер дә юк инде, әни, абау! Ничек туймыйсыңдыр!
Туймаган кая! Тик нишләтсен соң инде ул аны?! Авылдан килеп тора башлаган мәлендә: «Гаилә җылысы күргәнем юк минем», – дип зарлана иде. Миннән калмасын дип, кадер-хасияттә яшәтергә тырышты Җәмилә. Булмады, барыбер ычкынды. Башта сирәк-мирәк кенә эчкәли иде, торган саен ешайта барды. Бөтен Чияле яшьләрен институтка кертеп бетерде бугай инде. Алар бит буш кул белән килми, әрҗәләп аракы ташыйлар!
Аптырагач, чыгарып җибәрергә дә маташып карады. «Ә-ә-ә! Кумакчы буласыңмы? Бер көн дә тормыйм, үзем китәм! Яшә шунда үзең генә, артымнан эзләп йөрисе булма! Чияледә любой хатын колач җәеп каршы ала мине!» – дип җикеренә иде дә ике көннән берни дә булмагандай янә кайтып утыра иде. Читенсенүнең әсәре дә юк! Җәмилә түзә инде, ул шулай яратылгандыр, күрәсең. Менә институтында ничек түзәләр икән?
– Әни, неужели һаман яратасың син аны? – дип гаҗәпләнә Гәүһәрия. Үзенең кияүгә чыгуына да хәйран булды инде, терекөмеш шикелле малае үсеп килә. – Мин иремә үземнең яратуымны сиздермим, әти шикелле муенга менеп утырыр аннары, – дип акыл да өйрәтеп куя.
И кызыкаем, нинди ярату ди ул! Мәхәббәте күптән янып көлгә әйләнгән инде. Аның урынында нәфрәттән башка берни юк. Тагын… кызгану бар. Чыгарып җибәрсә, сукбай шикелле тегендә кунып, монда теләнеп йөриячәк бит ул. «Дуслары» күп, әле дә «тегендә аунап ята иде», «монда эчеп утырганын күрдек» дип, гел ирештереп торалар.
Беркөнне Зарифның балачак дусты кереп чыкты. Җәймәгә төреп, гармун күтәреп килгән. «Моны миңа әниең сакларга биргән иде, – ди. – Мин үлгәч, үзенә тапшырырсың, дигән иде. Аннан соң да илтергә җай чыкмады. Тиз генә барып җитә алмадым, гафу». И сөенгәннәре инде Зарифның, салмыш кайткан чагы иде, гармунын үбә-үбә елады. Бер дә кулыннан төшергәне юк хәзер. Шуның тавышын ишетмәс өчен, Җәмилә еш кына кызларына китеп котыла.
Шуларны уйлый-уйлый, хатын озак кына кесәсеннән ачкычын эзләде. Тапкач, йозак тишегенә туры китерә алмый азапланды – куллары тыңламый, тора-торса гел калтырана башлыйлар шул. Ул арада ишек үзеннән-үзе ачылып китте – бикләми китте микәнни? Шулай үз-үзен битәрли генә башлаган иде, эчтән шаулашкан тавышлар ишетеп тынып калды. И Ходаем! Тагын…
Керде дә чит йортка эләккәндәй тукталып калды. Өстәлгә күз ташлады – аракы, сыра шешәләре, ачылган консерв банкалары… Табасы белән кыздырылган күкәй менеп кунаклаган… Ә кунаклар кем? Зарифның үзеннән башкалары – яшьләр: бер егет, ике кыз.
Бер мизгелгә тынлык урнашты.
– Бәрәч! Синең… онык карарга бара торган көнең түгел идемени бүген? Кунып кайтам, дигән идең…
Зариф хәйран «оешкан» иде, сүзләрен әвәләп кенә сөйләште. Кызларына бара торган көне иде шул – исерек булса да, анысын хәтерли тагын. План үзгәрде, Җәмиләгә врачка барырга туры килде – менә анысы хакында сине кисәтергә оныттым шул, җаным…
Хатын агарынды, җилпенеп, өстәлгә турылап китте. Аның хәрәкәтеннән шикләнеп калган Зариф