Бер уч борчак / Горсть гороха. Ляля Сабирова
карый торган егет икәнлегеңне яхшы беләм. Ну башка өлкәдә дә деканат эшендә актив катнашырсың дип ышанам…
Аның яныннан чыкканда, Зарифның күңеле тулы кояш иде. Бар ул яхшы кешеләр! Чияле директоры үзен дөньяның кендеге дип исәпләп ялгыша! Менә күрсәтсен әле ул аңа! Синең укучыларың ук килмәсме әле минем янга, укырга кертергә сорап. Менә шуннан соң карарбыз…
«Әле син алаймы?!»
– Озакка килгәнме соң ул безгә?
Әллә ничә кабатлады инде Гәүһәрия бу сорауны. Җәмилә дәшми, авыр сулап куя да икенче якка чыгып китә.
Урамга куып чыгара алмый бит инде ул аны! Ни әйтсәң дә, күпмедер гомер иткән ире. Өметсез – шайтан, ди, кем белә, акыл утыртып та килмәде микән әле? Эшкә дә урнашып кайткан әнә. Белмиләр түгел, димәк.
– Соң, атаң бит ул синең! – диде аннары, кызының кара коелып йөрүеннән туеп. – Элек, әти ник безнең белән түгел, дип аптыраттың. Инде болай да ярамый. Аптыраш…
– Элек кирәк иде ул! Азып-тузып беткәч килеп егылды. Хурланмыйсың дамы?
– Жәллим… Торып карыйк, аннан күз күрер…
Урам як тәрәзәсеннән Зарифның җил-җил атлап кайтып килүе күренде.
Әнә бит, бәхетеннән ташып тора. Ничек күңелен сүрелдерәсең инде аның?
Ул сүзендә торды – хәмер дигән нәрсә онытылды, дус-ишләрен җыеп кайту гадәтен мондагы йортка гомумән кертмәде. «Арткы як койма ишелергә тора, кыш чыгу белән рәтләп куярга кирәк», – дип тә сөйләнә башлады. Беренче хезмәт хакын, кош тоткандай, Җәмиләгә кайтарып бирде.
Тормыш җайлануга таба китте. Моңа Җәмилә генә түгел, хәтта Зариф үзе дә ышана башлаган иде. Шәһәргә йомыш белән килгән Әхияр харап итте. Ничек эзләп тапкан диген – Зарифның лекциясе бетүен коридорда көтеп торган. Кочаклашып күрештеләр.
– Вәт, мала-ай! Борыннарына чирттең син безнекеләрнең! Институтның үзенә килеп бит!
– А как же! Чияле дөньяның кендеге түгел лә ул!
– Авылда сине сорашмаган кеше юк, үзем барып күрим әле дидем.
– Сәлам әйт бөтенесенә дә!
– И уындылар син киткәч. Бер эшләре бармый. Кире кайтыр дип көткәннәрдер инде.
Арттыра инде Әхияр, Зариф моны белми түгел. Шулай да матур сүз ишетү колакка рәхәт.
– Ни… Өйгә чакырыр идем… – Җөмләсенең ахырын уйлап бетермәгән иде, Әхияр үзе бүлдерде:
– Юк, юк! Моннан вокзалга ике адым, шуннан гына кайтып та китәрмен. Вакытың булса, әйдә, озат алайса…
Кереп кенә чыгабыз диешкәннәр иде, кич җиткәнче утырдылар вокзал ресторанында. Әхияр сыйлады. Анысы яхшы булды, Җәмиләгә отчёт бирәсе булмаячак…
Ничек чыктылар алар рестораннан (әллә чыгардылар микән) – менә монысын хәтерләми Зариф. Әхияр белән ничек аерылышуларын да белми. Айныткыч эскәмиясендә кемнеңдер җилкәсен ду китереп селкетүеннән уянып китте.
– Тор! Хатының килеп җитте, әнә, топай өеңә!
Хатының килде, диме? Ник килгән? Кем чакырган аны?
Өстерәлеп кенә торып басты, ишеккә таба юнәлде. Анда, дөрестән дә, Җәмилә басып тора иде.
– Ай-яй, әтәчләнеп тә карады! Сез минем кем икәнемне