Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
күтәреп, салонга күз саласың… Ә нигә дип кискәләгәннәр соң аны? Максат?
– Бу сорауны сиңа мин үзем бирмәкче!
Азат барган җиреннән туктап калды.
– Ә минем андый кисек пәрдәне күргәнем юк, – диде.
– Дөрес, юктыр. Алтмышынчы еллардан бирле минем дә күргәнем булмады шикелле…
Байтак ара сөйләшмичә генә бардык. Инде кайтып җитәрәк, ул бирелергә мәҗбүр булды.
– Мин – пас, – диде. – Биреләм.
– Бел алайса, дустым Ватсон, ясалма күнне урламасыннар өчен!
Азатымның телсез калуына караганда, ул да нәкъ минем төсле беркатлы икән.
Бүтән эшкә яраксыз хәлгә китерелгән пәрдәләрне башкалар да күреп йөргәндер бит югыйсә. Ләкин ник берсе әлеге самими сорау белән баш катырсын. Ихтимал, мондый гына нәрсәләрне белеп туганнардыр.
Ә безнең беркатлылык… бәхетсезлекме ул, әллә бәхетме икән? Һәрнәрсәдә этлек һәм җинаять эзләүче бәхетлемени? Ул үзен шакшы дөньяда яшим дип белә һәм дөньяга шакшы өсти.
Минем бу табышмагым Азат өчен файдага булыр дигән идем. Ул үзе ремонтлый торган автобусның утыргычларын саргылт материал белән тышлатырга ниятләп куйган булган, хәтта, ялына торгач, материалын да таптырган. Кара яки көрән төсләр кирәкми, салон эче кояш кебек елмаеп-көлеп торсын, янәсе. Мин аңа безнең шартларда мондый матурлыкның күп булса бер атнага гына җитәчәген аңлатып маташтым. Күр дә тор, үсмер вәхшиләр утыргычларны телгәләп бетерәчәкләр.
Нәкъ шушы елларда трамвай-троллейбус һәм электричка тукталышларында, Алла белсен күпме миллионнар түгелгәнен, пассажирлар өчен аквариум кебек тоташ пыяла нәрсәләр төзеп куйганнар иде. Тимер скелетлары гына утырып калгач, икенче елны ук аларны шыксыз бетон йә калай тартмаларга алыштырырга мәҗбүр булдылар…
Азат минем дәлилләрне тыңлап бетерде дә кинәт:
– Ә бит, Илдар, син минем барыбер үземчә эшләячәгемне беләсең, – диде.
– Беләм анысы, – дидем мин, көрсенеп. – Беләм, чөнки үзем дә нәкъ синеңчә үҗәтләнер идем.
Шулай итеп, бу кичне без Азат белән көндәлек хәлләр, тормыш мәшәкатьләре, җыен вак-төяк турында сөйләшеп уздырдык, үткәннәргә кагылмадык. Шулай да мин Азатка тормышның әчесен-төчесен татыган бер таныш агайның «Өч көнлек гомерең калган булса да җефетлән» дигән киңәшен әйтеп, гаилә төзү мәсьәләсендәге ниятләрен белергә тырышып, кылларын тартып карадым. Ачыктан-ачык сорасам да, Азат туры гына җавап бирмәде, читенсенде, ләкин аның оялчан елмаюында ниндидер сер бар сыман тоелды. Булсын. Никах үзе сиррият[1] түгелмени? Эчемнән генә «Күңеленә ошаган кеше тизрәк табылсын иде» дигән теләк теләдем. «Һәркемнең туган иле бар, ә кешегә Ватан кирәк. Аннары кешегә җылы фатир гына аз, аңа өй җылысы кирәк» дип уйладым. Баксаң, Азат Ватанын һәм өй җылысын сагынып кайткан бит.
Ничектер, җае чыгып, мин бу мәсьәләне тагын бер кузгаткан идем, Азат фрау Клейнны исенә төшерде. Матди яктан аякка басып, үги әнкәсенә вакыт-вакыт ярдәм дә иткәли башлагач, инде бик картайган немец карчыгы да Азатка гаилә
1
Сиррият – серлелек, яшеренлелек.