Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин

Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр - Адлер Тимергалин


Скачать книгу
тәрҗемәче хатын утырганын күреп кала. Ә сул яктагы урындыклар әлегә буш – совет вәкилләре соңгарак калган, ахрысы, һәммәсе дә шуларны көтә.

      Чирек сәгатьләп көттергәч, ниһаять, тышкы ишектән өч совет офицеры килеп керә.

      Коридордагылар дәррәү аягүрә баскач, Азат та, хәтта фрау Клейн да урындыктан торалар.

      – Исәнмесез, гражданнар! – ди беренче булып кергән япь-яшь лейтенант һәм арттан килүче кара-кучкыл подполковникны алга уздыра.

      – Здравствуйте! Исәнмесез! – дип, гөжләп җавап бирә коридор.

      Туп-туры алга, хәтта борынын чөебрәк өскә караган подполковникның йөзендә ник бер мускулы тибрәнсен. Ул ватандашларын күрми дә кебек.

      Артларыннан кабул итү бүлмәсенең ишеге ябылгач кына:

      – Бик текә бәндәгә охшый бит әле бу! Сәламебезне дә кабул итмәде… – диешәләр.

      Азат белән янәшә утырган бер хатын:

      – Ну, моңардан җылы сүзне келәшчә белән дә тартып чыгара алмассың, – дип нәтиҗә ясый.

      – Фрау Эльза… – дип пышылдый шунда Азат. – Минем күңелем болгана… Мин бер генә минутка, бәдрәфкә…

      – Бар. Ни ярамады икән эчеңә? – дип борчыла беркатлы фрау.

      Моннан җиде ел элек сабый Робертны рәнҗеткән, аннары, энесен яклаганы өчен, Азатны бөер тирәсен чамалап дагалы күн итеге белән типкәләгән опер Байчурин ромбиклар урынына хәзер погон тагып алган, тырыш хезмәтләре өчен подполковник дәрәҗәсенә ирешкән икән. Юка усал иреннәр. Шоп-шома итеп кырылган чыгынкы яңаклар. Ялтырап торган күн итек. Азат аны менә шул хром күн итеген ялтыраткан вакса исеннән таный.

      Күз алларын томалый торган нәфрәт хисен җиңә алмыйча, Азат Сәйдәшев комендатурадан урамга чыгып китә. «Юк, юк, – дип пышылдый ул, – кеше язмышын Байчурин кебек шакаллар хәл итә торган илгә мин кайта алмыйм…» Көчсезлеген тойганга гына пышылдый Азат Сәйдәшев, ә үзенең бөтен дөнья күзенә карап кычкырасы, җанвар булып үкерәсе килә.

      Шушы көннән Азат әти-әнисенең исән калу ихтималына да ышанмый һәм аны бу дөньяга бәйләп тота торган пәрәвездәй нечкә җепләр дә, вакыт-вакыт колак төбендә уйнап күңелне җылыта торган Сәйдәш аһәңнәре дә өзелә. Азатның яшисе килми, бу кадәр гаделсез дөньяны күрәсе килми.

      Комендатурадан чыгып качкан көнне Азат соңгы тапкыр елый – язмыш тарафыннан үз өлешенә бүлеп бирелгән күз яшьләрен сарыф итеп бетерә.

      Шулай да Азат Сәйдәшев исән кала.

      Тик ул, иртә-кичләрен кулы, йодрыклары белән берәр каты әйберне төеп, ярсуын басарга өйрәнә, шуңа күнегә. Атна саен бер кирпечне кулы белән сугып икегә яра. Шул вакытта, үзе дә сизмәстән, усал итеп елмая: бу кирпечтән крематорий миче дә, төрмә дивары да сала алмаячаклар! Тегеләр дә, болар да…

      Азат Сәйдәшевнең Отто Клейнга әйләнү тарихы да табышмак түгел.

      Ике көн буе Мюнстерда кая барып бәрелергә белмичә каңгырап йөргәч, аңа «өйгә» – фрау Эльза янына кайтып күренергә туры килә. Ә фрау аны зар-интизар булып көтеп торган икән: рюкзакка бөтен кирәк-яракны тутырып куйган һәм,


Скачать книгу