Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
уңга таба барып борылгач та, коймада тишек бар. Бездә күбесенчә шуннан кереп-чыгып йөриләр, – диде әби үзалдына, гүя мине биредә юкка хисаплаган кебек. – Дөрес, Сәйдәшев безнең аркылы йөри, чөнки кибеткә шешәгә йөгерәсе юк. Эчми, диләр, дефицит детальләр дә ташымый… Сәер иптәш, – дип быдырдады ул.
– Рәхмәт, – дидем мин.
Чыннан да, коймадагы ачыклык якын гына икән. Аннан кергәч, кем әйтмешли, дүрт ягың кыйбла.
Мастерскойны озак эзләп маташасы булмады, беренче очраган шофёр ук сүзсез генә озын һәм биек бинага төртеп күрсәтте. Сорамасам да булган икән, чөнки кар көртләре арасындагы сукмак койма тишегеннән туп-туры шунда таба сузылган иде.
Ремонт цехында кайберләре тәмам сүтеп ташланган, кайберләре инде буяп та куелган биш-алты автобус тора, ә иң аргы башта кулына ачкычтыр, чүкечтер тоткан Азат шакы-шокы килеп йөри иде.
Мине күргәч, ул артык гаҗәпсенмәде шикелле:
– Гомерле булырсың, әле генә сине искә төшергән идем, – диде.
Куллары майлы булганга, җиңенә генә кагылып күрештем:
– Арумы? – дидем.
– Ару дисәң дә була. Моторны сүтеп җыйдык. Карданны алыштырдык. Трансмиссия өр-яңа. Тик менә автобусны автобус итә торган нәрсәләр белән эшләр койтырак. Ишекләр ачылса ябылмый, ябылса ачылмый дигәндәй – тәмам какшатып, чалшайтып бетергәннәр, ә яңалары юк. Шулай да сүтеп алып турайтып карарга исәп, урынында килеш кенә булмый…
Автобусның арткы ишеген икәүләп кубарып алдык. Азат слесарьныйда ишекне кыстырып турайту өчен берничә домкратлы җайланма әмәлләп куйган булган. Аңлавымча, аның беренче карашка гап-гади бу җайланмасын баш механик белән бергәләп рационализаторлык тәкъдиме итеп рәсмиләштергәннәр, хәтта премия дә вәгъдә иткәннәр. Техник ягын бик үк аңлап бетермәсәм дә, җайланмада бөтен хикмәт ишекнең яки бүтән бер чалшайган яссылыкның, бер җире дә беркетелмәгәнгә, домкратларны эшкә кушкач, кирәкле якка таба шуыша алуында икән.
– Өстәвенә аны яссы нәрсәне кирәгенчә бөгү өчен дә көйләп була, – диде Азат.
Ишекнең күз алдымда турайганын күргәч, уйлап табучыны хуплап кул чаптым:
– Эдисон икәнсең, – дигән булдым. – Әйдә, элеп тә куешам.
– Юк, бүген элмибез. Металл шушы хәлендә төн кунсын әле.
– Нигә?
– Анысын үзем дә белеп бетермим. Ләкин алгы ишекне шундук элгәч, беркадәр чалышлыгы кире кайтты. Кабат турайттык, ә баш механик, берәр көн җайланмада торсын әле, диде. Шунда торса, металл әкренләп яңа халәтенә буйсына, имеш…
– Шуннан?
– Баш механик хаклы булып чыкты.
– Әкәмәт. Алайса, рационализаторлык тәкъдименә бер дә юкка катнашмаган икән.
– Хакы юк түгел…
Берәр сәгатьтән Азат бүгенге эшен түгәрәкләде, комбинезонын салып, гадәти киемнәрен киде. Гадәти дип, үзгә фасон белән тегелгән демисезон пальтосы һәм мехсыз бүреге дә Азатны безнең кебек провинциаллардан аерып тора иде.
Проходнойдан чыгышлый икебез дә дежур карчык белән саубуллаштык. Азат аны исеме