Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
Ялмавыз мич кабат кабынмаслык булып җимерелгән, аның арткы ягыннан шәрә нарат кәүсәләре һәм зәңгәр күк елмаеп-көлеп тора. Ирек шунда, шушы җәһәннәм миче аркылы үткәч башлана: биек морҗа ишелеп төшкән дә чәнечкеле киртәләрне сытып изгән һәм азатлыкка күпер салган!
Азат крематорий миченә аяк баса. Бу җимерек, үле крематорий сурәте һәм андагы төчкелтем ис аны гомере буе эзәрлекләр, төшләренә кереп йөдәтер әле. Ә хәзер аның күп булса ун минут вакыты бар. Шушы ун минут арасында ул бу тирәдән булдыра алган кадәр ераграк китеп өлгерергә тиеш.
Колак төбендә, үлән арасындагы вак чикерткә шикелле әкрен генә челтерәп, музыка кабатлана: «Без җиңалмаган дошман тумаган! Дошман тумаган! Дошман тумаган!» Хәтер төпкеленнән актарылып чыккан бу зәгыйфь авазлар сирена улавын басып китәләр. Азат үзенең кая чапканын да белми, һәм моны белүнең кирәге дә булмый, чөнки ул дәһшәттән кача, чөнки аның артында тагын бомба гөрселдәп җирне тетрәтә. Малайның битен куаклар тырный, бер ботинкасы төшеп калгач, ул икенчесен дә салып ыргыта. Абынып егыла. Торып тагын чаба. Үрмәли. Ниндидер канауга тәгәрәп төшә. Тагын тора… Җан саклау инстинкты аны һаман арырак өстери…
Фрау Эльза Фридрих-Клейн.
Бу дөньяда Азатка ярдәм кулы сузган тагын бер изге җан тузганактай ап-ак чәчле алман карчыгы була. Болай, өрдең исә, саны санга таралып китәр сыман үзенең, әмма тора-бара Азат бу чирләшкә карчыкның искиткеч нык ихтыярлы булуын күрә һәм аны сокланып искә ала.
Фрау Эльза Азатны үзенең сыер абзарындагы почмакта салам өстендә йоклаган хәлендә «таба». «Кешеләр балаларын кәбестә яфрагы арасыннан табалар, ә мин менә, балакаем, сине салам арасыннан таптым», – дип көлеп сөйли ул соңыннан, инде үзләшеп беткәч. «Син минем коткаручым, – ди. – Иисусны да әнисе аранда тапкан», – дип өсти.
Фрау – моннан берничә ел элек вафат булган мәшһүр евгеник, профессор фон Фридрих-Клейнның хатыны. Арийлар канының иң затлы кан булуын исбатлаган ире өчен ул исемле пенсия алып яши. Дөрес, сугыш вакытында фрау Эльзага авыл җирендәге кечкенә генә хуҗалыгы белән тормыш көтәргә туры килә. Бердәнбер якын кешесе – оныгы да һәлак булгач, карчыкның рухиятенә зыян килгән: вакыт-вакыт, авыруы көчәйгәндә, ул дөньядагы маякларын җуя, үзенең кемлеген дә оныта торганга әйләнә. Мондый көннәрне фрау Эльза Азатны оныгы белән бутый, аңа «Отто» дип эндәшә.
Аңы чуалыр алдыннан, фрау Эльза караватына менеп ята да күзләрен йома, кипшергән иреннәре генә кыймылдый. Якынрак килсәң, аның ниндидер югары фәлсәфи хакыйкатьләрне пышылдаганын ишетәсең: «Табигать фирка дигәнне белми» – гап-гади бакчачы Лютер Бербанк сүзләре. «Кешене хезмәт тудырган һәм аны үзенә кол иткән», «Кичегеп килгән хаклык ялган түгелмени?», «Бу ләгънәтле заманда галәмнәр дә, гавамнар да бер-берсеннән ераклашалар…» Аннары авыру карчык «Nacht und Nebel» – «төн һәм томан» дигән сүзләрне кат-кат пышылдый да тирән йокыга тала. Икенче көнне фрау, берни булмагандай торып, хуҗалык эшләренә ябыша.
Бер-ике атнадан, инде тәмам ияләшеп, йорт эшләрендә булышкалап, гаилә