Сайланма әсәрләр. 1 том. Повестьлар һәм хикәяләр. Адлер Тимергалин
зәвыгын үстерә алмаса, театрның киләчәге юк. Алгарыш кирәк театрга, алгарыш… Ә моңа Казандагы сыңар театр белән генә бернинди ярышусыз, конкуренциясез ирешеп буламы?
«Сәнгатьнең теләсә кайсы төрендә иң мөһиме – чаманы белү» дигән иде Азат. Монысы белән ул хаклы, әлбәттә.
Музейларны яратты Азат Сәйдәшев. Чөнки аңа биредә күп нәрсә яңа иде, җан азыгы иде. Дәүләт музеенда егерменче еллардагы Татарстан байрагы янында озаклап басып тордык. Ә колхозлашу чорында авылларга кайткан зур тимер көпчәкле тракторны күргәч, Азат бала чагына кайткандай булды, куанды, тракторның бөтен нәрсәләрен капшап чыкты. Тора торгач, шушы җансыз, зур, алагаем авыр, гарип тимер кисәге минем күңелдә дә җылы дулкыннар кузгатты бугай.
Сәнгать музеенда Азат үзе генә булды. Нинди тәэсирләр алуы турында сорагач, ул иңбашларын җыерып көлемсерәде генә. Театры театр инде, ә менә сынлы сәнгатьне слесарь кеше бу кадәр нечкәли торгандыр дип башыма да китермәгән идем, ә ул, баксаң, Европа музейханәләрен йөреп чыккан икән.
– Безнең рәссамнар арасында да… теге кем әле… бунтарьлар юк икән, – диде Азат. – Гыйсъянчылар, кыюлар, башсызлар юк… – Мин текәлеп караганны абайлагач, болай дип өстәде: – Хәер… Бер картинада мин нидер сиздем бугай… Беләсеңме, анда көзге табигать фонында бер нефтьченең мәһабәт сыны сурәтләнгән… Ачы җил, яңгыр сибәли, аяк асты былчырак, ә ул – шушы кырыс стихияне, асылда, бөтен Табигать-ананы тез чүктергән әкияти каһарман… Мондый гына уңайсызлыкларга төкерә ул. Үз бурычын үтәгән, планны тутырган, яңа җиңүләрне яуларга атлыгып тора. Примитив! Әйе, башта миңа шулай тоелды да. Ләкин, җентекләбрәк карагач, мин картинада бүтән бернәрсәне дә тотып алдым – рәссамның яшертен көлүен дип әйтимме? Көлемсерәвен генәме? Мин моны аңлап ук бетермәдем, ләкин шушы сизелер-сизелмәс Мона Лиза елмаюы хакына авторны гафу иттем…
Ул картинаны мин дә хәтерли идем.
– Килешәм, – дидем.
Чыннан да, рәссам бу картинасында, фиркале рецензентларны һәм совет чынбарлыгы шушындый булырга тиеш дип тукып, Рим папасын чукынырга өйрәткән шикелле өйрәтеп торучы түрәләрне төп башына утырта, ул чынлыкта аларга нәкъ киресен сурәтли… Партшколада укып, сәнәктән көрәк булган «җитәкчеләр» сәнгать әһеле сизгәнне, ул тойганны күрмиләр, чөнки күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге.
Ләкин Азат белән мин, социалистик реализм сазлыгына кереп батмас өчен, бу хакта да артык сүз куертмадык.
Әдәби музейлар белән танышкан вакытта, мин Азатны Казанның иске, Маяковский әйтмешли, «кәкре» урамнарыннан адашканчы йөрттем һәм, гаҗәпләнүемә каршы, ул нәкъ менә шушы кәкре-бөкре урамнарыбызны үз итте. Яңа бистәдә кыйшык хосусый йортлар капкасы төбендә утырып азмы гәп куертканбыздыр…
Бервакыт мин Азатка укырга «Намус» романын биреп җибәрдем. Янәсе, заманы һәм рухы буенча безнең буынга якын, аңлаешлы булыр, телен дә яратыр дип уйладым. Телен яраткан, әлбәттә, ләкин шулай да ул миңа китапны яртылаш кына укыган килеш кире