Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
түземлеге бетте, дөньясына ләгънәт укып, кемнәрнедер каргый-каргый таралыштылар. Сабирҗан һаман торды… Туңды, үзәгенә үтәрдәй булып эченә суык төште. Болай чиргә сабышуың да бар, дип уйлап куйды ул. Элегрәк бу кадәр туңмый торган иде. Ашау юк, ашау…
Кинәт бер уй килде аның башына. Теге «шәфкатьле» ишегалдына күз салып карарга микән әллә? Анда аз-маз эш табылмасмы? Теге көнне үк күрде бит ул: ишегалды тулы көрт. Капканы да яртылаш кына ачып, атны көч-хәл белән керткәннәр иде…
Аяклары үзеннән-үзе шул якка таба алып китте… Менә таныш ишегалды. Сабирҗан аны меңләгән ишегалдыннан аерып, танып алыр иде.
Ишегалды буп-буш.
Йа, авыр ла чакырылмаган җиргә керүләре! Әллә нәрсә уйлаулары бар. «Кем чакырды соң сине?» – дип сорасалар, ниләр дип җавап кайтарырсың. Яки: «Син, агай-эне, бишмәтлек биргәч, эчлек тә сорый торганнардан икән», – дип төрттереп тә куйсалар егыл да үл.
Дөнья тулы кар. Кеше-фәлән күргәнче, Сабирҗан, кулына көрәк алып, тизрәк эшкә керешергә ашыкты. Бер башлаган эшне, бәлки, бүлдермәсләр, дип уйлады ул.
Теге юлы ук утынлыкта көрәк, себерке кебек нәрсәләр күргән иде ул. Бәхетенә күрә, утынлык ишеге яртылаш ачык, көрәк, себерке дә шунда икән.
Сабирҗан башта капка төбен, ишегалдын көрәде, аннары ялт иттереп себереп чыгарды. Көрт-бозлавыктан, чүп-чардан арынган ишегалды киңәеп киткәндәй булып калды.
Баштарак, эшкә керешкәләгәнче: «Күрмичәрәк калсалар ярар иде», – дип теләгән Сабирҗан, хәзер инде җаны-тәне белән берәрсенең чыгып, башкарган эшен күрүләрен тели иде.
Бу көе чыгып китеп булмый бит инде. Һич югында, берәр сынык икмәк бирсеннәр иде…
Вакытны сузу нияте белән, баскыч тирәләрен себереп үтте. Аннары ул юынтык су чокыры янына килде. Чокыр авызыннан тулы иде. Әйе, монда да эш бар икән, тик бу чүп-чарны шәһәр читенә илтеп ташларга ат кирәк булачак.
Шулвакыт хуҗа үзе кайтып төште. Сабирҗан, җинаять өстендә тотылган кеше сыман, башта бераз югалып калды. Шулай да үзен кулга алырга тырышып, түбәнчелек белән сәлам бирде.
– Әссәламегаләйкем!..
– Вәгаләйкемәссәлам, агай-эне!
Аннары акланырга теләгәндәй:
– Менә кичәле-бүгенле догага тилмергән әрвах сыман йөрдем-йөрдем дә ахырда килеп чыгасы иттем… Барыбер эш таба алмадым. Тукта, мин әйтәм, бераз җыештырып чыгарыйм әле, – дип әйтеп куйды.
Баскыч төбендә туктап калган хуҗа, ишегалдын күздән кичергәч, үзенең канәгатьлелеген белдереп рәхмәт әйтте.
– Яраган бу… – диде.
– Рәхмәт! Бик зур рәхмәт сезгә, җәнабы гали…
Хуҗаның йөзенә күләгә кунган сыман булды.
– Галиҗәнап түгел мин…
– Алайса, гафу!.. – Менә чамасын белмичә куштанлансаң шулай да була ул, дип уйлап куйды Сабирҗан. Эх, эттән әрсезгә, чүптән кадерсезгә калган башлар!..
– Күрәм, чокыр да тулып чыккан, – диде хуҗа кеше. – Тик берни дә эшләр хәл юк. Вакыт тими… Һаман шул кул җитмәве.
Сабирҗан аны чистартырга әзер икәнлеген, тик ат кына кирәк буласын әйтте.
– Авырсынмасаң,