Сайланма әсәрләр. 1 том. Романнар. Махмут Хасанов
авызына су капкандай тынып калуы бу юлы Сабирҗанның дикъкатеннән читтә кала алмады. Хатыны каршысына туктап:
– Син нәрсә?.. – дип сорап куйды.
– Белмим, белмим… – дип җавап кайтарды хатыны, авыр көрсенгән сыман итеп. – Мәрхүмә әнием, уттан ерак, судан сак, яманнан читтә бул, дип әйтергә ярата иде. Хәтерең кыска икән синең… Оныткансың. Кешесе кеше түгел бит аның. Җан кыйган бәндә… Андый адәм белән тапма да, бүлешмә дә дияр иде әни, исән булса…
Хәер, Сабирҗанның да, авылдашы белән очрашкач, күңел төпкелендә шик-шөбһә кебек нәрсә уянган иде уянуын. Әмма аның хатыны алдында сер бирәсе килмәде.
– Нишләмәк кирәк, әнисе?.. Аның җүнсез, пүчтәк кеше икәнлеген мин дә беләм. Бик беләм. Күргән-белгән кеше, бөтенләй үк төртеп екмас дип ясалган адым иде. Аннары ике кулга бер эш булыр дигән уй… Аннары син әйткән хәлләр булганга да бик күп гомерләр үтте, сулар акты бит инде. Кем белә, бәлки, үзгәргәндер.
– Үзгәрер, бар! – диде Миңлегөл, кашын-күзен тагын да җимерә төшеп. – Канга сеңгәнне юып та, юынып та бетереп булмый аны…
Ахыр чиктә Сабирҗан ахыргы сүзен әйтте:
– Ярар, әнисе. Хәзер соң инде. Вәгъдәләшкән-ниткән… Әүвәл-ахыры хәерле булсын дип тәвәккәлләп карыйк. Әгәр дә инде күңел ятарлык булмый икән, бераз күз-баш алгачрак карарбыз…
– Ай-һай, сиңа әйтәм, беркатлыланып аңа бик ышанып бетмә әле син. Төп башына утыртып куймасын. Этлеккә тәһарәт кирәкми, ди…
– Берни кылыр хәл юк, әнисе. Вакыты белән баганага да сәлам бирәсең. Заманасы шундый каһәр суккан аның…
Ул кичне сүз гел шул Кылый Хәмит турында булды. Бу Кылый Хәмит дигәннәре, авылда яшәгәндә, балта түтәсе белән башына сугып, хатынын үтергән кеше икән. Өен старостага, мунча бурасын хәзрәткә, каралтысын Гаделша байга биреп, төрлечә алдау юлы белән төрмәдән котылып калуына кадәр хәтергә алдылар.
Кызның ата-аналары, туган-тумачалары ахыр чиктә: «Ул имансызны, йөзе караны зинданга утыртып кына балакаебыз барыбер терелмәс», – дип, кул селтәгәннәр, ди. Җитмәсә, тагын мулла-мунтагай да: «Ансыз да тынгысыз ил өстеннән иман качты, гауга күтәреп йөрмәгез әле, – дип, үгет-нәсыйхәт биргәннәр, имештер. – Шикаять-жалу белән кяфер каршына барсагыз, булган атыгыз-сыерыгыздан колак кагачаксыз, шуның өстенә әле үзегез үк гаепле булып калачаксыз», – дип куркытканнар булса кирәк.
– Аның калага китеп олагуы да шуның аркасында булды бит, – диде Миңлегөл, иренең сүзен бүлеп. – Белмим инде… Ни әйтергә дә белгән юк. Андый кеше белән эш итмәвең мең хәер дияр иде мәрхүмә әнкәй.
Сабирҗанның да кайтып кергәндәге дәрте сүрелә төште. Шулай да әйтте:
– Булса-булмаса да, күреп кайту, шәт, зыян итмәс… Этсез куян тотып булмый бит, – дип көрсенеп куйды.
Бераздан әтисе чак кына елмаеп, авылдашының булдыксызлыгы, уңмаганлыгы турында мәзәк итеп сөйләп китте:
– Шул Хәмит турында бит инде «урак урырга кушсаң, артына камыл кадала; кибән өяргә кушсаң, кибән тирәсен пычратып бетерә» дип әйтәләр иде.
4
Авылдашы әйткән көнне, нәкъ ул билгеләгән вакытка Сабирҗан Яңа Бистәгә