Ватанга тугры калдылар. Хайдар Басыров

Ватанга тугры калдылар - Хайдар Басыров


Скачать книгу
Татар арадашчылыгы, «Идел-Урал» комитеты, СС һәм Абвер шымчылары һәммәсе дә совет әсирләрен немецка тугры хезмәт иттерү максатыннан чыгып эш итәләр. Алар ягында каршы килгән һәркемне юк итәрлек корал, акча, куәтле пропаганда машинасы, көчле кадрлар була. Менә шул шартларда да безнең татар егетләре сыгылып төшми. Дошманның үз өнендә аларга карата яшерен эш алып бара. Җае чыгу белән, коралын фашистларның үзләренә каршы бора.

      ИДЕОЛОГИК ЭШКӘРТҮ, ҮГЕТ-НӘСЫЙХӘТ ЭШЛӘРЕ

      Көнчыгыш легионнарын оештырганда, андагы халыкны, ягъни Кызыл Армиянең элекке сугышчыларын, идеологик яктан эшкәртергә, аларны Германия һәм аның тәртипләрен хупларлык, Совет иленә каршы сугышырлык итеп яңадан тәрбияләргә кирәк була.

      Бу максаттан елдан-ел зурая барган пропаганда аппараты оештырыла.

      Көнчыгыш легиончылары арасында үгет-нәсыйхәт эшләрен оештыру белән Геббельс җитәкләгән Пропаганда министрлыгы каршындагы «Винета» оешмасы (җитәкчесе – Э. Тауберт) шөгыльләнә. Аның хәстәрлеге белән матбугат продукциясе – листовкалар, брошюралар, плакатлар бастырып чыгару, грампластинкалар яздыру, фильмнар төшерү, төрле телләрдә радиотапшырулар оештыру кебек эшләр башкарыла.

      Пропаганда министрлыгы вермахтның пропаганда бүлеге (җитәкчесе – зондерфюрер К. Людерзен) һәм Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгы (күбрәге арадашчылыклар белән), шулай ук Чит илләр министрлыгы белән тыгыз бәйләнештә эшли.

      Сугыш башлану белән үк, пропаганда эшләре киң җәелдерелә. Оборонада яткан безнең солдатлар өстенә самолёттан листовкалар ташлау турында күп ветераннар сөйли торган иде.

      Башта ул листовкалар Кызыл Армияне таркату, совет солдатлары коралларын ташлатып, немецлар ягына чыгару максатыннан таратыла. Көнчыгыш легионнары төзелгәч, аларны немецка тугры хезмәт иттерү бурычы күздә тотыла.

      Иң элек кайбер немец армияләре каршында пропагандистлар курслары оештырыла. Аларда СССРның урыс булмаган халык вәкилләре укытыла. Курс тәмамлаучыларның күпчелеге хәрби әсирләр лагерена җибәрелә, алар Көнчыгыш легионнарына вербовкалау белән шөгыльләнә.

      Әлбәттә, кыска вакытлы курсларда укыган кадрларның әзерлеге җитәрлек булмый. Шуңа күрә стационар мәктәпләр, уку үзәкләре төзү зарурлыгы туа. Шундый үзәкләрнең берсе Берлиннан 60–65 чакрым көньяк-көнчыгыштарак Вустрау дигән шәһәрчектә оеша. Анда Урта Азия, Кавказ, Идел буе халыклары вәкилләрен укытырга уйлыйлар. Аның белән янәшәдә урыслар өчен Циттенхорст, украиннар һәм белоруслар өчен Вутцетс лагерьлары оеша.

      1942 елның 8 февралендә бу лагерьларга автобуслар белән беренче тыңлаучыларны китерәләр. Аларның саны 360 кешегә җитә. Занятиеләр 15 мартта, тиф эпидемиясе тәмамлангач башлана. Вустрауда укытуны тагын да соңрак башлыйлар, чөнки укытучылары булмый.

      1942 елның февраль азагында Вустрау лагере җитәкчелеге Көнчыгыш территорияләр эшләре министрлыгына лагерьны икегә бүлү тәкъдиме белән чыга. Беренчесе – «вступительный», икенчесе –


Скачать книгу