Бәхетсез җаннар. Хәбир Ибраһим
тизәк арасында тирескә әйләнеп барган черек саламны чемченеп йөргәннәрен күргәч, шуңа ничек йөрәге әрнегәнен ул үзе генә белә иде. Тик ат җене кагылган Нариман дүрт аяклы дусларына гомере буена тугры калды…
Динә шәһәргә дүшәмбе көнне китте.
Атнага өч мәртәбә станциягә йөрүче иске автобус ватылган булып чыкты. Нариман Динәсен «Беларусь» тракторында илтте. Таш юл шултиклем тетелгән ки, чокыр-чакырдан сикертеп барасы килмичә, ул тракторын кыр аша гына куды. Турыдан юл якын – ун километрга кыскара. Авылны чыккач ук, Сикәлтә башы дигән таулы җир бар, башта әнә шуны, шул тауны узарга кирәк. Сикәлтәне узгач ук, гаҗәеп күренеш башлана: күз алдында зур тау асты җәйрәп ята. Киң кырлар, түгәрәк күлләр, тасмадай сузылган инешләр, йортлар. Көзнең дә бит әле нинди матур чагы: әбиләр чуагы. Күңелләрне җилкендереп, талгын гына җылы җил исә, кыр өсләрендә тезелгән салам чүмәләләре кояш нурларында алтын ятмасы сымак җемелдәп, ялтырап китә. Бу хозурлык һәм бу матурлык та калага китеп баручы кызга: «Кал, Динә, йөрмә әллә кайда!» – дигән тылсымлы сүзләр белән эндәшә сыман иде…
Тракторның тәрәзәсе ачык, кыр ягыннан, җанны кытыклап, җил исә. Менә ул аның сөеклесе, өзелеп сөйгән кешесе, күлмәк итәкләрен җилфердәттереп, терәлеп диярлек, аның янәшәсендә генә, янында гына утырып бара. Кая бара соң бу кыз, кая шулай ашыга? «Нариман, бор тракторыңны, әйдә, кире кайтыйк!» – дип кенә әйтәсе иде бит юкса! Юк, кызның башында – әллә нинди иләс-миләс уйлар. Ул каядыр ашкына, ашыга, әйтерсең лә шәһәр җирендә ул бик кирәк, аны анда көтеп торалар, аңа барысын да әзерләп куйганнар. Юк, аңа анда тизрәк китәргә кирәк, ул авылда калу турында уйламый да. Кыз бар көченә үкереп барган тракторны да, аны дуамал йөрткән Нариманны да эченнән генә сүгеп бара, ә инде җиңел машиналарга утырган, аларны узып киткән кешеләрдән исә көнләшеп кала иде.
Нариман станциягә хәтле барып җитә алмады. Олы юлга чыккач, Динә трактордан төшеп, «Жигули» машинасына күчеп утырды. Поездга соңга калырга курыккан кызның теләгенә каршы килеп булмый иде. Ә каршы килергә аның хакы бармы соң? Хушлашканда, кыз аны кочмады һәм хәтта кул да бирмәде, хат язарга, шылтыратырга вәгъдә итеп, тиз генә җиңел машинага кереп утырды. «Жигули» йөртүче яшь егет, янына чибәр, ягымлы кызны утыртуына сөенеп, шаулатып газга басты. Тау астында, кызу җәй айларында шактый саеккан һәм актык тамчы суларын җыйнап, Идел ягына аккан Үләмә елгасы кырында ул бер ялгызы гына басып калды…
Ул аны бик нык юксынды. Эштә вакытта аны әзрәк оныткалап торса да, кичен өенә кайтып яткач, Динәсен уйлап бертуктаусыз газаплана торган иде. Әле дә ярый өендә телефон бар, авылда күп кешедә ул юк, атасы бригадир булып эшләгәч, телефонны районнан килеп куйдылар. Динә башта һәр көн диярлек шылтыратты, аны уйлап сагышлануын, сагынуын җиткерде. Ләкин телефоннан сөйләшеп кенә ул егетнең сагынуын баса алмады, киресенчә, көчәйтте генә. Ярты ай вакыт узгач, Динә инде һәр көнне түгел, атнага ике йә бер мәртәбә генә шылтырата башлады. Сәбәпләре дә табылды. Беренчедән, ул