Бәхетсез җаннар. Хәбир Ибраһим
хәтле бармады, исерекләр арасында кысылып барырга яхшысынмаган, димәк. Ни әйтсәң дә, укытучы кеше бит! Ул, кулын болгап, машина артыннан берникадәр атлап барды да бер урында туктап, катып калды. Яшьләр төялгән машина авыл башын узып, кыр юлына кереп күмелгәч, дөньясы җиңеләеп калгандай булды. Һәрхәлдә, Нариманга шулай тоелды. Ә менә кадерләп үстергән баласын кеше белмәгән, күз күрмәгән җирләргә чыгарып җибәрү ата-анага җиңел булды микән? Әйе, әнә шул армиягә китүче һәм аны озатучыларның:
Без авылдан чыккан чакта
Күтәрелде томаннар,
Исән булсак, бер кайтырбыз,
Сау булыгыз, туганнар… –
дип җырлавы әле һаман да аларның җаннарына моң, сагыш салып, колакларында яңгырап торыр. Тик иң аянычлысы шул: «Ике генә ел бит, туганнар, ике ел нәрсә инде ул?!» – дип сөйләнгән Рөстәмнең, соңыннан Әфганга эләгеп, мәете цинк табутта әйләнеп кайтуын алдан ук белсәләр, аның кырыс ата-анасы да, башлангыч класс укытучысы Җәмилә туташ та Рөстәм белән болай җиңел генә хушлашмаган булыр иделәр. Анасы баласын кочаклап елар, сөекле яры исә яшьләр төялгән машина артыннан басу юлында күмелгәнче йөгерер иде кебек. Чын ир кеше армиядә хезмәт итәргә тиеш, дип тукыган акыллы атасы да, кызыл сүз сөйләп, черек сәясәт чире белән чиләнгән парторг та азрак кына уйланыр иде, бәлкем?!
Кадерләп, иркәләп үстергән балаңны тот та шул тәмуг эченә китереп тык әле! Ә сугыш, ялкын өркеп торган аждаһа авызы сымак, гөнаһсыз бала җаннарын суырып кына тора. Җан кирәк бит аларга, җан, кеше җаны! Властьны, сәясәтне тотып тору өчен кирәк! Ә аны каян алырга? Каян?! Авылдан, билгеле. Инде кайчаннан бирле шул авылның җанын суыралар, тик әле һаман да суырып бетерә алмыйлар. Ләкин җан «капчыгы» да төпсез нәрсә түгел, җан чишмәсе дә мәңгелек түгелдер шул, ул да кайчан да булса бер тишелергә һәм саегырга мөмкин. Беркемгә дә әнә шуның ахырын күрергә язмасын иде…
Авылда сыерга, сарыкка кадер зур. Сарыктан әллә ни файда булмаса да, авыл халкы аны асрарга ярата. Хезмәте күп: ашатырга, көтүгә куарга, елга ике тапкыр йонын кыркырга кирәк. Йон кырку – үзе бер бәла. Бетле сарыкны үтмәгән, кайралмаган кайчың белән кыркып карале син! Яшьрәк чакта Нариманга бик каты эләкте ул сарык кырку. Өстәге ике аягын (алгы һәм арткы) каты итеп бәйләп, астагыларын ирекле калдырып, җиргә яисә такта җәйгән идән өстенә китереп саласың да, башын каерып тотып, мескен сарыкны кыркырга тотынасың. Чыдамый сарык, бар көченә тибенә. «Чыда, чыда!» – дип кычкыра башлагач, хайван, сине аңлаган сыман, бер мәлгә тынып та кала һәм үзен кыркырга ирек бирә. Ләкин ул чыдамлык озакка бармый, теге, акыра-бакыра, кабат тибенергә тотына. Атасы сарык асрагач, анасы кая китсен: малае белән бергә ел саен ике мәртәбә сарык йоны кыркый. Шуңа күрә дә Нариман сарык яратмый. Атасы үлгәч, ул аны бөтенләй асрамый башлады. Йонын кырку гына бернәрсә, аны бит суя да белергә кирәк. Элек күршеләрендә генә Хәбибрахман атлы мал суючы яши иде, авылда сыер-сарыкны ул чала иде. Күптән түгел ул да якты дөньядан китеп барды. Өйдән өйгә мал суеп, кешедән кешегә сыйланып йөргәч, ул инде бөтенләй