Бәхетсез җаннар. Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар - Хәбир Ибраһим


Скачать книгу
күкрәкләре калкып торган япь-яшь кызлар. Ләкин алар арасында ике чит егет тә күзгә шәйләнә: берсе (магнитофон янында кайнашканы) шактый ябык, чырайсыз, битен җирән сакал баскан, зәңгәр джинсы, чуар батник кигән, ә менә икенчесе озын буйлы, усал чырайлы, нык, таза гәүдәле һәм аның спортчы егет икәнлеге әллә каян күзгә ташланып тора иде.

      Рөстәм Нариманны да, Динәне дә кочаклап каршы алды. Соңлап йөргәннәренә шелтә белдерде. Аннан ул аларны табынга чакырды һәм, билгеле ки, эчәргә кыстады…

      – Әйдәгез, өйгә!

      – Беләсең бит инде…

      – Нәрсә?

      – Эчмәгәнне.

      – Ә Динә?!

      – Динә дә шул! – дип каршы төште Нариман. Тик озак сөйләшергә ирек бирмәделәр, яшьләр Рөстәмне, өстерәп алып, түгәрәк эченә алып кереп киттеләр. Динә дә шуларга иярде. Нариманга тимәделәр. Авылда аның күңел ачарга, биергә яратмаганын барысы да яхшы белә иде. Ул ялгызы гына кырыйда басып торды. Шул чит ил музыкасын җене сөйми иде аның. Тыеп та карыйлар шуны, ләкин барыбер акырталар. Магнитофон янында бөтерелүче шәһәр егете алып кайткан, күрәсең, аны; авылда андый музыка тыңлаучы кеше сирәк. Инде хәзер менә бу авыл гыйбадлары да, әлеге музыкаль яңалыкка бик нык сөенешеп, шуңа селкенешеп, биеп торган булалар. Янәсе, болар чит ил музыкасына бииләр. Клубта бервакыт яшьләр шундый музыка акырта башлагач, Нариман бик каты тавыш, җәнҗал чыгарып алды. Ул, магнитофонның шнурларын өзеп атып, колонкаларын тәрәзәдән атты. Аппаратура кешенеке түгел, клубныкы булып чыкты. Яңа алганнар. Клуб мөдире аның тәмам җанына төште. Ремонтларга туры килде. Милициягә хәбәр итәргә курыктылар, ник дигәндә, Нариман авылны кулда тотып тора иде. Күңел ачарга дип төшкән яшьләр, татарчага биеп булмый бит, дип зарланышкан булалар. Ә нишләп биеп булмасын ди икән?! Нинди генә бию көе юк татарда!

      Күзләре белән Динәне эзләгән Нариман, үзе дә сизмәстән, биючеләр төркеме янына килеп басты. Алар арасына берничә авыл егете кушылды. Кул биреп күрештеләр. Егетләрнең берсе Һади, икенчесе Зиннур атлы иде. Һади, армиядән кайтканнан бирле, колхозда хезмәт итә. Ә Зиннур-Зимагур (кушаматы да шундый!) ике арада калды: ни салада калырга, ни калага китәргә белмичә йөри. Бер кайта, бер китә һәм әле һаман да юньләп беркая да урнаша алганы юк. Һади кечкенә буйлы, нык, үҗәт, кермәгән тишеге юк; Зиннур уртача буйлы, ак чәчле (авылда аны акбаш дип йөртәләр), еламыйча бер генә эш тә эшләми, һәм ул пешмәгән, булдыксыз бер егет кәмәше иде. Һади белән алар музыка мәсьәләсендә дә капма-каршы фикердә иделәр: Һадига, әйтик, андый музыка ошамый, ә Зиннурга барыбер. Шулай да алар чын дуслар, агылый белән тагылый сымак…

      – Бу ике егет кемнәр соң? – дип сорады Нариман алардан.

      – Тазасы – Хамис, ябыгы – Альфред, – диде Зиннур.

      – Каян?

      – Казаннан.

      – Кемнәргә кайтканнар?

      – Шәкүрләргә. Альфред – Шәкүрнең абыйсының малае.

      – Ә тазасы?

      – Анысы аңа ияреп кайткан. Корешлар…

      – Ниндирәк?

      – Болай


Скачать книгу