Бәхетсез җаннар. Хәбир Ибраһим
турында хәтта Шәмсегаян Сәлимнән киткән, инде хәзер ялгызы гына яши, елга бер мәртәбә юләрләр йортында ятып чыга икән дигән сүзләр дә ишетелгәләп торды…
Йорт, нигез бушап калды. Кызлар кияүгә чыкты: берсе Мәскәүгә, ә берсе хәтта Владивостокка ук китеп барды. Ир-егетләрнең берсе юл һәлакәтендә вафат булды, төпчекләре, Назыйм атлысы, берникадәр вакыт кайтып-киткәләп йөргәләсә дә, бераздан бөтенләйгә кайтмас булды. Шулай итеп, йорт ташландык хәлдә калды…
Заһир абзыйның йорты яр буенда урнашкан. Ике адым атласаң, инеш буена барып чыгасың. Куркыныч урын бу: монда яз саен яр убыла. Яр кырые текә: аскы урында инеш таллары тамыр җәйгән, бик тә куе әрәмәлек. Яшьләр өчен менә дигән очрашу урыны инде бу, гашыйклар, чын гашыйклар шушында сөю аңлаша. Аннан да тын, аннан да илаһи урынны авылда каян табасың ди әле…
Хәзер инде көз. Тик әлегә җылы. Лепелдәшеп сары яфраклар коела. Караңгы төшеп килә. Йорт яны авыл пьесасы уйналган моңсу пейзаж, уйчан сәхнә бизәлешен хәтерләтә. Ишегалдын куе яшел чирәм, ә киртә тирәсен орлыкланган көрән алабута һәм инде ничәнче мәртәбә үсеп чыккан кычыткан үләне баскан. Такталары суырылып алынган киртә диварларыннан сүрән яктылык бөркелә, кара тузанга баткан тонык тәрәзәләре (кеше күзләремени!) күңелгә сагыш салып, еламсырап торган төсле тоела. Уртадарак ат арбасы тора, анысы да, тугарылган ат сыман, төрле якка чәчелгән. Арбаның агач тәртәләре черегән, сынган, кыйшайган көпчәкләре кайсы кайда аунап ята. Кемдер шул урында учак тергезгән, кирпеч өемнәре тезеп, шашлык пешереп караган. Ләкин аңа карап кына, бу йортка барыбер җан кермәгән, әллә ни ямь өстәлмәгән. Мунчаның карарлыгы да юк: морҗасы ауган, түбәсе ишелгән, бурасы, янтаеп, яр ягына авышкан. Шушы мунча һәм ташландык йорт эчендә Заһирның өрәге йөри сыман, очрашып күрешергә килгән яшьләр беркайчан да шул куркыныч бусагадан ары узмыйлар. Йорт ишегенә тимер келә генә салынган, йозагы юк, теләсәң, әнә ач та кер! Тик йорт эченә кереп, анда «кунак» булып чыгарга теләүче генә юк. Кайчандыр мәет чыккан ташландык йортта аның өрәге йөри, һәм ул әле һаман да үзенә дәшә, диләр. Юк, өрәк кенә куркытмый кешене, кеше, әнә шул иске, ташландык йортны күреп, күңеленә чиркангыч ят хис, сагыш йотудан курка…
– Авылда яшәмәслек түгел әле, – дигән булды Нариман, – яшәргә була. Яшьләргә йорт та салып бирә колхоз… Әгәренки… әти-әниләр белән яшәргә читенрәк булса, дим инде…
– Яшәгән кеше яшәсен авылда, минем бер сүзем дә юк, – диде кыз, сүзенә нокта куярга теләп. – Ә минем бу дөньяда үз уем, үз хыялым бар…
– Хыялың нинди дип сорап тормыйм… билгеле инде… китүдер…
– Юк, ул гына түгел…
– Ә нәрсә тагын?
– Әйе, минем калада яшисем килә, авылда каласым килми! Нишлим?! Моңа мин гаепле түгел. Әйтик… менә бер генә мисал… Син беләсең, мин мул итеп, матур итеп киенергә яратам. Әгәр дә мин, шулай модный киенеп, авылга кайтсам, авыл халкы мине аңламаячак, миңа көлеп караячак. Юк, мин аларга үпкәләмим, чөнки алар аны күрмәгән. Ә калада мин шул киемемдә рәхәтләнеп йөрим, миңа беркем