Бәхетсез җаннар. Хәбир Ибраһим
аера белә. Шуңа күрә дә ул нәкъ менә бүгенге көн язучысы, бүгенге укучы өчен яза, әсәрләрендә бүгенге көн проблемалары күтәрелә. Киләчәктә ни булыр – анысы Тәңре хөкемендә.
Хәбир Ибраһим иҗатының төп хасиятен бер җөмлә белән әйтүне сорасалар, мин: «Әтисе белән бәхәс, әтисе белән әңгәмә,» – дип җавап бирер идем. Аның әтисе Кәбир агай Тау ягында атаклы кеше иде. Дистәләп еллар авылда колхоз рәисе булып эшләгән, совет заманының иң югары тамгасы – Ленин ордены белән бүләкләнгән шәхес. Кырку холыклы, үзенчәлекле фикерләүгә ия кеше иде мәрхүм. Мин Хәбирнең туган авылы Борнашка кайтканда (шагыйрьнең кем икәнен белергә теләсәң, аның туган ягын барып кара!), ул инде сиксәнне узган бер карт иде. Әмма әле нык, көр күңелле; гәпләшкәндә, гел киная белән сөйли. Ул, мине машинасына утыртып, элек үзе идарә иткән биләмәләрне күрсәтеп йөрде. Авылдан ерак түгел ул казыткан күлне дә барып күрдек. Бик тәфсилләп, үзенең ерактан – Һолландиядән үк түгелме әле! – яхшы токымлы сыерлар кайтаруын сөйләде. Яхшы ук аралашкач, аның тел төбеннән төпчек улының шигырь белән матавыклануына шикләнеп каравын аңладым.
– Рәт чыгарлыкмы соң? – дип сорады ул, миңа сынаулы караш ташлап.
– Хәбир әйбәт яза, – дидем мин, катгый итеп.
– Белмим, белмим, – диде ул, уфтанып. – Мин гомерем буе «Социалистик Татарстан» гәҗитен укыйм. Анда синең статьялар да чыга. Менә моны мин аңлыйм. Ә бу, минем малай, һаман шул кызлар белән кети-кети уйнаганын яза.
«Социалистик Татарстан» инде шактый еллар «Ватаным Татарстан» исеме белән чыга иде бу вакытта…
– Лирика андый статьялардан югарырак бәяләнә. – Мин инде, әлбәттә, үзем кебек үк «тайгак» юлга кереп киткән каләмдәшемне атасы алдында якларга мәҗбүр идем.
– Җитди нәрсәләр белән шөгыльләнергә кирәк, – диде ул канәгатьсез төстә. – Сез бит инде малай-шалай яшеннән чыккан.
Аны да аңлап була иде. Әлбәттә, ул безнең өлешкә тигән каләм сырлауны чын эшкә санамый, ул аның башына сыймый. Ул бит безнең Тукай түгеллегебезне күрә! Ә инде күз алдында үскән төпчек улы исә кеше куян куа дип, җил куып йөрсә? Ул бит монда, җирдә калырга тиеш иде. Әнә абыйсы Таһир… Инде үзе калхуз персидәтеле булды! Кәбир агай өчен эш ул бүген нәтиҗә бирә торган, умырып башкарыласы хезмәт иде, билгеле. Ә әдәби иҗатны бәяләве дә, үлчәве дә кыен. Әле үлгәнче үз-үзеңне алдап, буш сүзләр сазлыгына батып калуың да бар.
– Балачактан ук ялкау иде, – диде ул, каядыр еракка, офык ягына карап.
Әткәй сүгә мине ялкау диеп.
Кеше бар дип тормый, җитмәсә:
«Бер дә юкка эшкә тотынмас ул,
Эш үзенә килеп тимәсә!»
Сүзең дөрес, әткәй, өйрәнмәдем
Уйламыйча бәхет отарга.
Мин өйрәнгән, эчкә сагыш җыеп,
Кулда кызган күмер тотарга.
Безнең барыбызның да эчтәге сагышы тора-бара кулдагы кызган күмергә әверелә.
Хәбирнең «И туган йорт!» дигән нәсерендә туган йортка, мәрхүм әти-әнисенә, туган авылына, үз ыруына булган мөнәсәбәте