Бәхетсез җаннар. Хәбир Ибраһим

Бәхетсез җаннар - Хәбир Ибраһим


Скачать книгу
аз булыр – башлангычтан бер сыйныфта укып, бер партада утырдылар!), шәһәрдә училище тәмамлаганнан соң, авылдан китүчеләр төркеменә кушылды. Бу кызый, башкалада бер генә ел укып та, егетнең төн йокыларын качырырга өлгерде. Сөеклесенә гашыйк булырлар да урлап китәрләр төсле тоелды аңа. Урлавын урламадылар тагын, Аллага шөкер, исән-имин әйләнеп кайтты. Аңа да Нариманнан башка беркем дә кирәк түгел, ул да аңа табынган, җаны белән береккән. Юк, ул Нариманын беркайчан да, беркемгә дә алыштырмас, ярата ул аны… Кинодагы сымак, кинәт кенә кабынып китеп мәхәббәт аңлашмасалар да, яшьләр өчен бу мәсьәлә көн кебек ачык иде: алар тиздән ир белән хатын булачаклар. Өйләнеш кенә! Бернинди дә каршылык юк, ике як та риза…

      – Димәк, китәсең? – Бер мәлгә тын калган егет көрсенеп, авыр сулап куйды, учларын уып, авыл хезмәтеннән тупасланган бармак буыннарын шыгырдатты. – Китмичә генә ярамыймы?

      – Миңа авылда эш юк, – диде Динә. Ул трамвай йөртүчегә укыды. Аны хәзер депода өр-яңа трамвае көтә. Ялгышмаса, Димитровградтан кайткан, андый трамвайга хәзер яшь комсомолчыларны гына утырталар икән. – Ярый ла, синең тракторың бар!

      – Башка эш кенә ярамыймы? Яңа ферма ачтылар… сыер савучылар җитми…

      – Менә син гел шулай! – Кыз, шундук үпкәләп, борынын салындырды.

      – Ачуланма… шаярдым… җә…

      – Кит!

      – Син мине дә аңла: мин гомер авылдан чыккан кеше түгел. Армиягә дә бармадым. Ак билет белән калдым. Син барысын да яхшы беләсең…

      – Аңлатма, кирәкми…

      – Анда киткәч, кая торырбыз?

      – Миңа тулай торактан бер бүлмә бирәләр.

      – Унбиш квадрат метрлымы?!

      – Башкалар яши бит әле…

      – Әни белән нишлим? – дип уфтанды егет. – Ялгызын калдырыйкмы?

      – Юк! Синең белән борчак пешереп булмас, ахры! – Кыз, кулын селтәп, кисәк кенә урыныннан күтәрелде. Нариман аны, кулыннан тартып, кире урынына утыртты, дәү учын кызның нечкә биленә шудырып, аны кочагына алды.

      – Чыгасыңмы?

      – Чыгам. Әгәр дә…

      – …авылдан китсәм… име?

      Әйе, ул Нариманга чыгарга әзер, ләкин авылдан китү шарты белән. «Чукынып китсен инде! – дип, эчтән сызланды егет. – Шулай итеп, китәргә туры килер микән?»

      Шулай! Яратмыйлар кызлар авылда калырга! Укыгач, әзрәк дөнья күргәч, офыклар киңәя, яңа мөмкинлекләр ачыла. Иләсләнгән башта яңа уйлар, үзгә фикерләр туа. Әлеге хыялларын тормышка ашырыр өчен, аларга авыл җире генә тар булып тоела. Күңелләре белән алар барысы да туган авылларын яраталар, аңа тартылалар, әле киткәч тә, туган якларын үлеп-китеп сагыналар, еш кайталар. Ләкин әнә шул китү, китеп урнашу бәрабәренә алар ярату, сагыну хисләрен читкә кагарга мәҗбүр булалар. Ә ул китүнең исә иге-чиге юк. Авылдан китеп, шәһәргә барып урнашу ниндидер бер модага, тансык гамәлгә әйләнде. Үзләре генә түгел, инде бер-берсен ияртеп китәләр. Авылда ачлыктан, хәерчелектән интеккән ата-бабалар кайчандыр Донбасс, Себер якларына юл алганнар, тайгада урман екканнар, шахтада күмер чапканнар. Ләкин андый сәфәр киткән кеше өчен вакытлыча гына булган. Исән калса, ул кире әйләнеп кайткан. Авылда аны гаиләсе, бала-чагасы көтеп торган.


Скачать книгу