Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов
кулына алган һәр кәгазь кисәген җентекләп карый, тикшерә һәм үзенә тиешле өемгә куеп бара. Шулай итеп, газеталар өеме, журналлар, китаплар өеме, мәктәп тормышы белән бәйле язмалар, ниндидер өй документлары, иске страховкалар, рецептлар һәм… телефон кенәгәләре…
Соңгылары үзе бер өем. Укытучылар яшәгән булырга тиеш монда. Шулкадәр күп кәгазь укытучы өендә генә була. Әнә мәктәп белән бәйле язмалар да күп. Табигать, хайваннар, үсемлекләр хакында белешмәләр, рәсемнәр, схема-таблицалар… Биология укыткандыр бу йортның хуҗасы. Хатын-кыз затыннан булуы да бик мөмкин. Әнә ничек матур, тигез итеп яза ул. Әйбәт холыклы, итагатьле, игелекле булырга тиеш бу укытучы ханым. Язуы, почеркы буенча кешенең холкын, әхлагын, хәтта язмышын ачыкларга була, ди бит. Бу язган кеше бик ипле, җайлы һәм бәхетле кешедер. Димәк, укучылары да бәхетле булгандыр аның…
Зөһрә дә укытучы булырга укый иде. Ул да биология укытырга тиеш иде! Туры килүен әйт инде, ә! Юк, туры килеп бетми. Аның Зөһрәсе кияүгә чыкты, гаилә корды. Хәзер балалары да үсеп беткәндер…
Ә монда… Бала-чаганың эзе дә, әсәре дә юк. Хет бер бала рәсеме чыксын! Балалы йортта бала искеләре белән бергә бала рәсемнәре, альбомнар, төсле журналлар, тышы купкан, сызылып, ертылып, чәйнәлеп беткән китаплар чыга. Ә монда берни дә юк. Дәреслекләр, дневниклар, гербарийлар юк та юк инде. Барысы да ап-ачык: бу йортта, нәкъ менә шушы фатирда, япа-ялгыз биология укытучысы яшәгән.
Ник бер хат табылсын! Таһир хәтта аптырый башлады: хет бер хат кисәге яисә конверт калдыгы чыгарга тиеш бит инде! Әллә болар беркем белән дә хат алышмаганнармы? Аралашмаганнармы? Кешеләрдән, дөньядан ваз кичеп яшәгәннәрме? Дуслары, туганнары, сөйгәннәре юкмы аларның? Балалары юк та юк инде. Ләкин бит һәр кешенең ата-анасы, туган-тумачасы була! Кемнәр яшәгән монда? Нинди гаилә яшәгән?
Таһир үзе кәгазьләр актара, үзе эченнән генә кемнедер битәрли, хәтта аңа үпкәләмәкче була, шулай үзенең кеше булуын, дөресрәге, һаман да әле кеше булып калуын расларга тырыша. Хәтта… үзенең кызганыч һәм бәхетсез тормышын онытып, башкаларны яшәргә өйрәтмәкче була…
Бәй, хат язмыйча яшәү мөмкинме соң? Хат бит ул – җаннарның бер-берсе белән сөйләшүе, аралашуы, җырдагыча: «Минем сиңа язган хатларымны Җаннар йөри канат иттереп…»
Теге вакытта, Казаннан Түбән Камага кайтып төшкәч, Таһир да җан сызлавын җиңеләйтүнең бердәнбер чарасын тапты – Зөһрәгә хатлар яза башлады. Беренче хатын газаплы кичерешләр белән, күңелендәге хисләрнең ташып-түгелеп китүен чак-чак тыеп торып, әмма кешелеген, ир-егетлеген югалтмаска тырышып язды. Ул гүя Казанга үзенең җанын очырып җибәрде.
«Зөһрәм, кадерлем!
Бу хатым белән мин синең күңелеңне яуларга да, нәрсәгәдер ышандырырга да, үгетләргә дә, бәхетеңне чикләргә дә теләмим. Соң икәнен беләм. Тагын шуны беләм: мин шушы ай эчендә күп нәрсәгә төшенергә, бөтен үткәнемне, киләчәгемне, язмышымны моңлы-сагышлы йөрәгем аша үткәрергә тиеш. Бу хатлар күбрәк минем үзем өчен кирәк, ә син… Син сабыр гына тыңла. Ләкин көлмә дә, кызганма да… Кайчан