Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов
үткәрә сине Ходай Тәгалә. Җиңел генә килгән мәхәббәт шикләндерә дә. Җиңел килгән җиңел китә. Таһир шулай уйлады. Уйламады да, тойды, сизенде. Әнкәсе янына кайтып, аны дәвалап, терелтеп, ана күңелен юатып килә дә… Зөһрәсен кабат эзләп таба… Аерылу – гашыйклар язмышы, сагыш – аларның күңел халәте. Таһир бу аерылуны аңлап кабул итте, яңа гына туып килгән күңел хисләрен яшь йөрәгенә төреп, ачы таң белән авыру анасы янына кайтып китте.
Ләкин Таһир Казанга тиз генә килә алмады. Бер ай гына түгел, ярты ел да, бер ел да үтте. Түбән Камада эшкә урнашты, әйбәт кенә эшләп китте. Бөтен буш вакытын әнкәсенә багышлады. Аның бердәнбер караучысы булып Таһир калган иде шул…
Зөһрәне ул бер минутка да хәтереннән чыгармады. Хәтта… һаман ныграк яратты. Сагынды. Юксынды. Кабат очрашуга ымсынып яшәде. Өметләнде. Ләкин эзләмәде. Хат та язмады. Нәкъ бер елдан Казанга барып чыккач, Казан дәүләт университетыннан эзләп тапты. Зөһрә дәүләт имтиханыннан чыгып килә иде. Бер ел элек күргәндәгечә, яңгыратып көлеп килә… Очып килә…
Таһирны күрүгә, шундук «җиргә сикереп төште». Йөзендәге бәхет тә, чәлпәрәмә килеп, шушы гамьле, борчулы җиргә «коелды». Таһир биргән роза чәчәген дә теләр-теләмәс кенә алды ул. Аннары, матур керфекләрен киереп ачкан килеш, «син дә исәнмени?» дигән аптыраулы карашы белән Таһирга төбәлеп катып калды. Бу аптыраулы карашта ниндидер шом, курку бар иде. Таһир кайсыдыр бер мәлдә Зөһрәнең әлеге моңсу карашында нәрсә өчендер үкенү, хәтта кемгәдер бетмәс-төкәнмәс үпкә, битәрләү шәйләп калды.
Ләкин ул үзенең шатлыгын яшермәде. Күңелендәгесен йөзендә, күзендә тотты. Дулкынлануын гына яшереп бетерә алмады. Каушавыннан бераз тынсыз-өнсез калып торганнан соң, бер ел буе йөрәгендә йөрткән сөю хисен бер матур сүзгә ияртеп, күңел читлегеннән очырып чыгарып җибәрде:
– Зөһрә!
– Таһир!
– Исәнме!..
– Исәнме…
– Менә тагын очраштык…
– Очраштык… Чәчәгең өчен рәхмәт…
– Сөйләшәбезме?
– Нәрсә хакында?
– Барысы хакында да. Синең хакта, минем хакта… Аннары… икебез хакында…
– Нигә?
– Белмим. Әлегә белмим… Мин сине нык аптыраттыммы?
– Аптыраттың… Бер ел буе кайда йөрдең соң? Очрашабыз дидең дә юкка чыктың…
– Шулай килеп чыкты инде. Көттеңме?
– Анысы мөһим түгел. Әйткәч, сүздә торырга кирәк, шул гына.
– Зөһрә, ачуланма, әнкәй бик авырды минем. Телеграмма белән чакыртып алдылар… Мин сине бер минутка да истән чыгармадым.
– Хәзер терелдеме инде?
– Терелде. Аның башка карар кешесе юк бит. Шуңа күрә Түбән Камада калдым. Эшкә урнаштым. Менә… Беренче мәртәбә чыгып киттем. Туры монда килдем. Ә син ничек?
– Бүген соңгы имтиханны тапшырдым.
– «Бишле»дер инде?
– Эш билгедәмени?! Бүген минем бик бәхетле көнем иде. Сине күргәнче…
– Ничек инде? Аңламадым…
– Аңламассың шул. Шуңа күрә сорама. Син сорама, мин әйтмим… Килештекме? Ә килүең өчен рәхмәт. Күңелем булды. Чын!
Шулвакыт каяндыр бер чандыр егет