Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов
татары инде, кем булсын! Анда бит татар башкортка караганда күбрәк. Ләкин телләр укмашып беткән! Люмин дә «бармаем», «килмәем» дип сөйләшә. Җырларга, биергә ярата. Ризык табасы булмаса, сүзләре аңлашылып бетми торган озын, көннәр буе моңлы җырлар җырлап утырыр иде, мөгаен… Һәр моңлы кеше кебек күп елый. Уңган, булган, күп эшли, әмма күп эчә дә. Эчсә, бигрәк тә җебеп төшә…
Люмин төсле металл җыю белән шөгыльләнә. Алюминийны «люмин» дип йөртә. Кушаматы да шуннан калган.
Бу башкорт татарының да бер сүзе бар. Эчеп алса, шуны әйтми калмый. «Хыянәтне, ялганны кичерү, – ди ул, – гомер кичерүгә караганда да авыр». Күрәсең, ул кайчандыр хыянәт газабына дучар булып, авыр гына хәлләр кичергәндер. Бу хакта аннан беркем дә сорашмый. Бомж ул – үткәне, киләчәге булмаган кеше. Алар арасында урынлы-урынсызга сорашу, төпченү гадәте юк. Нигә сорашырга? Күрергә теләгән кеше күрә.
«Бөке» кушаматлы татарның да үз исеме, үткәне булгандыр. Таһирлар гаиләсендәге бу татар – иң олы сер. Аның кем икәнен, каян килгәнен беркем дә белми. Ул – Бөке, шуның белән вәссәлам! Бөке, димәк, шешәләр җыя. Шешә җыючылар бомжлар телендә шулай аталалар.
Кара-кучкыл йөзле, чем-кара чәчле, чем-кара күзле, кара мыеклы бу чибәр кеше ничекләр генә тормышның төбенә тәгәрәгәндер – Ходай Тәгалә үзе генә белә булса кирәк. «Гаилә» кешеләре аны бик хөрмәт итәләр, хәтта бераз шүрлиләр дә. Илле-илле биш яшьләр тирәсендәге бу кешедән, чынлап та, аның тормышының кайсыдыр этабында булган укымышлылык, зыялылык, әдәплелек аңкып, хәтта бәреп тора. Ул күп сөйләшми, дөресрәге, бөтенләй дә сөйләшми, кеше сөйләшкәндә сүз уңаеннан кайбер акыллы сүзләр генә кыстырып җибәрә…
Бомжлар – үзләренең яшәү рәвешләре, дөньяга карашлары белән философлар. Шунсыз бу каргышлы дөньяда исән калу мөмкин дә түгелдер. Әмма Бөке – философның да философы. Ах, ничек туры килми аңа бу кушамат! Бөке – философ… Нишлисең бит, кушаматны сайлап алмыйлар…
Менә шул Бөкедән чыга да инде хикмәтле сүзләр. Бервакыт кич җыелып алгач, байлык хакында сүз чыкты. Һәркем үзенчә сукалый, һәркем үзенчә хаклы. Бер читтә дәшми-нитми утырган Бөке үзалдына сөйләгән кебек кенә әйтеп куйды:
– Җыйган байлыгыгызга йөрәгегезне якын җибәрмәгез…
Шунда сүз дә бетте. Уйланырга урын бар иде инде монда. Бик бар иде.
Берсендә Чүлмәк үз тормышларының нинди ирекле, хөр булуы хакында шапырына башлады. Әлбәттә, ул тиле түгел. Беркем дә тиле түгел. Сүз юктан сүз булсын дип сөйли бу. Ләкин Бөке өчен сүзнең уены-чыны юк. Аның өчен сүз генә бар. Бу юлы да Чүлмәкнең авызын тиз япты ул:
– Ирек колы булу шулай ук коллык түгелме, уйла әле. Ирек ул – Аллаһы Тәгаләгә буйсыну, – диде дә урамга чыгып китте.
Чүлмәккә генә түгел, башкаларның башына да уй төште. Йөрәкләргә җәрәхәт булып төшәрлек уй иде ул. Ләкин бу уй ничек кергән булса, шулай чыгып та китте. Чөнки йөрәкләрдә яңа җәрәхәт-яра өчен урын калмаган иде.
Почта-Таһир – бөтенләй башка дөнья кешесе. Ул кәгазь әйберләр, китаплар, журналлар, газеталар