Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов

Ходай бүләге - Галимҗан Гыйльманов


Скачать книгу
Шулай килеп чыкты инде: Таһир – бомж. Иң гадәти бомж – илсез, йортсыз, эшсез, паспортсыз, хыялсыз бер дөнья бәндәсе. Гаиләсе дә, туганнары да, дуслары да юк аның. Хәтта исеме дә юк. Таһир – элеккеге, беренче тормышыннан калган исем. Әйе шул, аның ике гомере бар: бомж булганчыга кадәрге гомере һәм менә бүгенгесе – эт типкесендәге тормышы. Беренче тормышында Таһирның да әнкәсе, туганнары, сөйгәне, дуслары булган, исеме булган, әйбәтме-начармы язмышы, өмет-хыяллары булган…

      Бомжлар – шундый ук кешеләр, тик аларны вакыт ташлап киткән. Вакыт белән бергә якыннары ташлаган, дуслары, сөйгәннәре баш тарткан. Һәр язмыш бәхетле булып туа. Ә нәрсә соң ул бәхет? Бәхет һәрвакыт өмет булып яши. Бомжлар – өметсез кешеләр. Бәхетсез, язмышсыз кешеләр. Таһирның да өмете калмаган. Ул – өметсез-хыялсыз гына түгел, вакытсыз, замансыз, киләчәксез бер бәндәви зат. Хәзерге тормышында аны «Почта» дип йөртәләр. Ни өченме? Чөнки ул хатлар җыя. Менә шундый сәер гадәте бар Таһирның. Аның керләнүдән ялтырап торган, майга каткан капчыгында һәрвакыт хатлар булыр. Каянмы? Тарихы озын аның.

      Бомжлар, гадәттә, гаиләләр яисә бригадалар булып яшиләр. Бүтән гаиләләргә, төркемнәргә каршы тора алу өчен берләшәләр, «туганлашалар» алар. Таһирлар алтау, барысы да татарлар. Сүз дә юк, төрле чакта төрлечә була, кемдер беразга юкка чыгып тора яисә төрмәгә, милициягә эләгеп ала. Ләкин барыбер дә шушы алты кеше бер тирәдәрәк яшиләр, бу михнәтле тормышта бер-берсенә таяныч булырга тырышалар…

      Таһирларның үз районнары, үз урамнары, йортлары, подваллары бар. Хәзер Казанда иске йортларны күпләп сүтәләр, хуҗалары чыгып киткәч тә, кайбер йортлар айлар, еллар буе буш тора. Бушаган өйләрне беренче кичтә үк бомжлар бүлеп яисә сатып ала. Таһир-Почта да Кирпеч, Сало, Чүлмәк, Люмин, Бөке дигән үз ишләре белән бергә Кабан буендагы бер йортта яшәп маташа. Башкалар кебек үк, ул көне буе урамда йөри, вакытлыча эш эзли, шешә җыеп сата, шулай ризык юнәтә, аракы эчә, җайсызрак яткан әйбер булса, урлый, шулай гомеренең очын очка ялгап барырга тырыша.

      Иң өлкәне Сало – украин татары. Донбасс якларыннан. Ниндидер гөнаһы булган. Төрмәгә утырмас өчен качып килгән. Ни өчен «Сало»мы? Ул сало ярата, салосыз бер тәгам ризык та капмый. Ашында да, боткасында да сало булыр. Үзе дин тота, күп догалар белә, ураза айларында, гает көннәрендә мәчеткә бара, әмма салосыз аш ашамый. Менә шундый мөселман ул. Эчеп алса: «Адәм баласы тамырлы булырга тиеш. Адәм баласының тамыры – иман», – дип сөйләнергә ярата. «Нинди мөселман инде син?» – дип көлә башласалар, җавабы әзер: «Кешегә дөреслек, иман иң элек үзе өчен кирәк. Мин сезнең өчен яшәмим. Бәйләнмәгез!» – дип кенә җибәрә. Дөрес әйтә. Шуңа шым булалар. Нинди генә булмасын, дөрес кеше ул. Бу очракта «иманлы» дип әйтергә яраса, иманлы, ялгансыз кеше. Шуңа күрә дә «гаилә»нең «касса»сы аның кулында. Гадәттә ул «өйдә» кала, чөнки пешеренергә бик оста. Аның хакында: «Балык кылчыгыннан да аш пешереп куя», – дип сөйлиләр. Ризык табу, базар кайгысы, сату-алу мәшәкатьләре дә аның өстендә.

      Кирпеч, исеменнән үк күренгәнчә, сүтелә торган йортлардан кирпеч


Скачать книгу