Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов
дигән юлларны укыгач, Булат тәмам күңелен төшергән иде. Менә, кайтып, Йөземне күргәч, бигрәк тә теге серле, сихерле очрашудан соң күңеле кабат сынын турайтып җибәргән иде, Йөзем керми башлагач, тагын сагыш дәрьясына чумды. Әйе, сагышның бәхетлесе дә була. Әмма Булатның бу сагышы кара сагыш иде…
– Абыем! Абыем! Йөзем апа килә, безгә килә!
Йокымсырап яткан Булат дертләп уянып китте. Бүген төне буе йоклый алмады ул. Тәне сызлап чыкты. Соңгы көннәрдә кул-аякларына җан кертү өчен бик нык тартышты шул. Ә кабат уянып яши башлаган һәр күзәнәк үзәкләргә үтеп сызлый…
Күзләрен йомган килеш кенә иң элек әткәсен, аннары әнкәсен эшкә озатты. Гөлназ да мәктәпкә барырга җыенып йөри. Идәнгә нык басмаска тырыша. Абыйсы янына килеп, өстен япты, озак кына карап торды. Аннары авыр сулап куйды да тәрәзә янына китте. Мәктәпкә бергә барыр өчен, күрше кызларын шулай көтә ул…
– Абыем! Йөзем апа килә!
Булат, үзен-үзе белештермичә, күзләрен ачып җибәрде. Сикереп торып тәрәзәгә карыйсы, капкадан кереп килүче Йөземне күреп каласы килде аның. Тора да, күрә дә алмады. Гөлназ тәрәзә яныннан китәргә дә өлгермәде, ниндидер бер рух яисә фәрештә кебек, тавышланмый-нитми генә ишектән Йөзем килеп керде.
– Мөмкиндер бит? Исән-сау гына торасызмы, Гөлназ акыллым?
– Ярый әле, Йөзем апа…
– Исәнме, Булат…
– Исән-исән, исән генә түгел, терелергә тырыша минем абыем. Әйеме, абыем?
Гөлназ абыйсының җавап бирүен көтеп тормады, китәргә кузгалды.
– Ярар, Йөзем апа, мин киттем, әйбәт кенә сөйләшегез. Абыемны рәнҗетмә берүк, ишетсен колагың… – Аннары, аяк очларына басып, Йөземнең колагына үрелде: – Ул сине бер атна көтә инде…
– Гөлназ акыллым, чак кына торып тор әле. Абыеңнан сорыйсы сүзләрем бар. Сине бит аның күзләрен укый ала диләр. Дөресме бу?
– Юк, мин аның күзләрен укый алмыйм. Аңлыйм гына.
– Абыеңнан бер әйбер сорасам, аның җавабын миңа әйтә алырсыңмы?
– Сора, Йөзем апа, сора.
Йөзем кыюсыз адымнар белән Булат яткан түшәк янына килде. Идәнгә тезләнде. Булатның кулларыннан тотты. Ап-ачык күзләренә карады.
– Булат, син һаман мине яратасыңмы?
Янәшәдә басып торган Гөлназ абыйсының күзләренә карап та тормады.
– Һи, мин моны аның күзләренә карамыйча да әйтә алам. Ярата ул сине, бик ярата…
– Туктале, Гөлназ акыллым. Кара син аның күзләренә. Укы. Нәрсә ди?
Гөлназ кинәт җитдиләнде. Якынрак килеп, абыйсының мөлдерәмә тулы торган күзләренә карады. Бераздан шул күзләрдән аерыла алмыйча гына:
– Ул «Ник килмичә йөрдең» дип сорый, Йөзем апа, – диде.
– Ник килмәдемме?.. Теге көннән соң нык оялдым мин, кыенсындым, Булат. Әллә ниләр уйлап бетергәнсеңдер дип курыктым. Аннары… Аннары күңелемне, уйларымны, хисләремне тәртипкә китерәсе бар иде…
– Хәзер тәртиптәме инде күңелең? – Булат өчен Гөлназ сөйләшә башлаган иде.
– Хәзер тәртиптә,