Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов
дә яшәргә… Бәхетле булырга…
– Мин инде бәхетсез… Егетемне «федераллар» үтерде. Үземне көчләделәр. Ә көчләнгән кызны беркем дә алмый бездә…
– Ләкин барыбер яшәргә кирәк. Бер җае чыгар әле. Сугыш та бетәр…
– Бу сугыш бервакытта да бетмәячәк. Сез белмисез моны. Ә мин беләм… Без беләбез…
– Ярый, ярый, синеңчә булсын. Тик син, зинһар, сак кылан, яме. Минем дә яшисем килә. Авылда мине сөйгән кызым көтә. Аның да исеме бик матур – Йөзем…
Булатны баштанаяк бронежилетларга киендереп чыктылар, хәтта ботларын, аяк балтырларын да тимер кием белән төрделәр. Башына каска кидерделәр, кулларын да, күзләрен генә ачык калдырып, йөзен дә ниндидер тимер тасмалар белән бәйләделәр. Биленә дә нык аркан бәйләнде, аның бер очы, тәрәзә аша үткәрелеп, урам ягында торган БТРга беркетелде.
Барысы да әзер булгач, Булат мина өстендә басып торган кыз янына килде. Бәхеткә, аның аягы мина уртасында калкыбрак торган запалның бер өлешен генә эләктергән булып чыкты. Булат шуның ачык калган җиренә басарга тиеш иде. Басканда чёрт иткән тавыш чыкса, харап эш…
Өй эчендә беркем дә калмады. Дөресрәге, чечен кызы белән Булат икесе генә калдылар. Юк икән әле, өченче берәү дә бар – Әҗәл. Ул бер почмакка поскан да, кыенсыныбрак, күренергә куркыбрак тора. Алдан ук куркытмыйм бу Хода бәндәләрен, ди бугай…
Ничек кенә куркыныч тоелса да, Булат белән кыз урыннарын бик тиз алмаштылар. Теге каһәрле тавыш та чыкмады. Булатның тимер киемгә төренгән авыр гәүдәсе минага тын алырга да ирек бирмәде.
Хәзер БТРга тагылган бауга тотынып, тәрәзә аша тышка очып чыгасы гына калды. Әйе шул, тотынып чыгарга кирәк. Билгә бәйләнгән бау аны тәрәзәдән чыкканда ук аркылыга өзәчәк…
Бауны шытырдатып кулына бәйләп куйгач, Булат тәмам тынычланды. Егетләргә баш кагып әмер бирде. Тышкы якта үкереп утырган БТР тагын да үрсәләнергә тотынды. Менә ул урыныннан кузгалып китте, озын бауны өстерәп ялан буйлап чаба башлады. Булат бауның тураеп тартылганын көтте. Менә ул мизгел… Менә ул яшәү белән үлем чиге… Кулындагы бау буенча килеп җиткән хәтәр көчне тою белән, Булат, баскан җиреннән этенеп, ачык тәрәзәгә томырылды… Әллә БТРга тагылып, әллә көчле шартлау дулкынына ияреп, ул күпмедер вакыт очып барды, җиргә капланып төшкәч тә шактый сөйрәлеп барды. Егетләр ах-ух килеп ябырылганда, Булат чалкан ята иде. Бөтен җире тырналып, сыдырылып беткән, мина кыйпылчыклары тигән урыннарда бронежилетның тимерләре бүлтәеп килеп чыккан…
Беренче йөгереп килеп җиткән солдат гөрелдәп Булат өстенә капланды. Йөрәген тыңлый башлады. Бераздан ул, тезләрендә торган килеш, кулларын күккә чөеп кычкырып җибәрде:
– Исән! Исән шайтан малае, исән!
Аның сүзен тизрәк җөпләргә теләгәндәй, бу чүпрәк һәм тимер өеменең бердәнбер ачык җире – җанның дөньялыкка чыгып йөри торган иң серле урыны – күзләр – кинәт гөлт итеп ачылып киттеләр һәм бала-чагалар кебек сикерешеп, биешеп йөргән кораллы сабыйларга гаҗәпләнеп, шаккатып карап тора башладылар.
– Әнә, әнә ачты, күзләрен ачты!
– Күзләрен ачты!
– Димәк, исән!
Сөенечләрен