Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов
газаплары иң таш бәгырьне дә тетрәндерерлек иде: аларның ирлек әгъзалары төбе-тамыры белән өзеп алынган һәм бугазларына дыңгычлап тутырылган булып чыкты…
Бу хәлләрдән соң Дилүскә көн бетте. Аны типкелектә йөртә башладылар, «артын эшергәннәр» дигән хәбәр дә таралды. Бераздан аны, кызганып булса кирәк, башка частька күчерделәр, Булат та яраланып госпитальгә эләкте…
Бүген Йөзем соңрак керде. Иртән иртүк яисә төшке аш вакытында – Фәүзия өйдә чактарак керә иде ул. Бу юлы кичке якта, кояш, күк катындагы күчәреннән ычкынып, офыкка юл алгач керде. Бүген ул бөтенләй башка төрле. Кигән киемнәре дә матуррак, үзе дә сылурак, чибәррәк. Юк, Йөзем болай да бик чибәр зат. Әмма ул бүген тагын да чибәррәк.
Иң мөһиме, авырып кайтканнан соң, Булат сөйгәненең йөзендә беренче мәртәбә якты нур, хәтта серле балкыш күрде. Бу балкышның сере Йөземнең ымсындыргыч елмаюында иде! Үбешергә генә яратылган иреннәрендә, үзенә суырып йотып алырга торган «мәхәббәт чокырлары»нда, аннары маңгаена төшкән «ай» чәчләрендә, дөньяга киң итеп ачылган, үлем түшәгендә яткан кешене дә кабат яшәүгә дәртләндерә ала торган кыйгач кашларында, зифа керфекләрендә иде…
Үзе еш-еш сулыш ала. Каушый, кыенсына, ахры. Сулыш алган саен, алсу күлмәген төртеп торган күкрәк алмалары, бер күтәрелеп, бер төшеп, җиңел дулкынланалар…
Күбәләк кебек җилкенеп кенә килеп кергән Йөзем өй эчендә бераз басынкыланып калгандай булды, аяк очларында килеп, Булатка иелебрәк:
– Исәнме, Булат… – дип пышылдады.
Булатның: «Исән шул әле, исән, җан гына чыгып җитмәгән», – дип әйтәсе килде. Әйтмәде. Әйтә дә алмый иде. Әмма күзләрен дә йоммады. Йөземнең матурлыгына тәмам әсир булган чагы иде шул.
– Булат, минем синең белән сөйләшәсем килә. Икәүдән-икәү генә… Булат… Әйт әле, син мине яратасыңмы? Әле дә яратасыңмы? Яратасың, яратасың… Беләм мин моны… – Йөзем үзе сөйләнә, үзе Булатның чәчләрен сыйпый, нәфис бармакларын аның йөз яңакларыннан йөгертеп төшерә, аннары ап-ак җәймәгә кагылыр-кагылмас кына, бөтен гәүдәсен буйлатып, аяк очларына кадәр төшә. – Хәтерлисеңме, куш нарат буасы янында беренче мәртәбә үбешкән идек?.. Аннары су коенган идек… Син иң элек минем күлмәгемне салдырдың, ә күлмәктән башка минем бер әйберем дә юк иде… Хәтерлисеңме? Менә шушы кулларың белән туйганчы иркәләдең мине… Туйганчы үптең… Үптердең…
Йөзем, Булатның кулларын алып, ачык изүе арасыннан балкып килеп чыккан йоп-йомшак күкрәкләре өстенә куйды.
Булат аларны шундук сизде, тойды. Таныды! Бу мәхәббәт алмаларына кулын гына түгел, башын, яңакларын куясы, аларны оятсыз рәвештә суырып үбәсе килде.
Карале, онытып тора, ул бит Йөземнең тәнен тойды! Түшәккә калгач, беренче мәртәбә ныклап тойды! Гүя үлгән бармакларына җан керде!
Булатның тоеп кына каласы килмәде, шушы бармаклары, учлары белән сөйгәненең күкрәкләрен сак кына баскалап сыйпыйсы, иркәлисе килде… Ул, бөтен булган һәм булачак көчен җыеп, бармакларын хәрәкәткә китерергә, һич югы, кузгатырга тырышып карады. Әллә кыймылдата да алдымы? Юктыр… Күңеленнән генә кузгаткандыр…
Булатның