Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов
нәрсә булсын миңа. Вася, әйт әле, бу айда миңа хатлар килдеме?
– Килде. Мин аларны аккурат җибәреп тордым. Синең якташың бар бит әле, күрше взводта? Менә шул сорап алды. «Үзем тапшырам», – диде. Нәрсә, тапшырмадымы әллә? Ну, сволочь, күренсен генә әле!..
Булат бүтән сүз озайтып тормады, авылга җибәрәсе хатларны калдырып, ротасына кайтып китте. Дилүскә каныгып вакланмады. РМОга баргач, аны шәп кенә түпәләп кайтарганнарын ишетте дә, шуның белән тынычланды.
Хат алышу китте! Алар гүя чынбарлык тормышта түгел, хатларда яши башладылар. Йөзем, кызларга хас булганча, бик ачылып китмәде, үзенең күңелен тыйнак кына, сабыр гына чиште, Булат исә бөтенләй туарылды: мәхәббәт сүзләрен сипте генә! Ул хатлардагы сүзләрне хәзер дә кабатлый ала Булат, чөнки мәхәббәт хисләренә юмарт булса да, аларның барысы да чын, ихлас иде. Моны Йөзем дә белә, шуңа күрә Булатның тәмле теленә, күп сүзенә ачуланмый, сөенә генә!..
«Сөеклем минем, – дип язган иде Булат бер хатында, – бу мәхшәр дөньясында син минем бердәнбер күңел яктылыгым, өметем һәм ышанычым. Мин, сугышырга теләмәсәм дә, ил кушканга корал алдым, әткәм-әнкәм ышанычына тап төшермәс өчен хезмәт итәм, әмма яшәвем бары тик синең өчен генә…»
Икенче бер хатында бөтенләй тәртипсез, оятсыз кыланган ласа… Нишләп алай булсын, чын мәхәббәттә оят була димени?!
«Сөеклем минем! Мин бүген төне буе синең белән хыялланып чыктым. Күзләремне йомам да сине күз алдыма китерәм. Син ниндидер су буенда. Җил чәчләреңне йолкый, күлмәгеңнең итәген күтәреп җәфалый. Син аны кулларың белән төшереп торасың, ә ул тагын күтәрә, бөтен дөньяга синең матур аякларыңны ачып күрсәтмәкче була… Бөтен дөнья дигәнең мин инде ул. Минем дәртем кузгала, мин синең яныңа киләм, алдыңа тезләнеп, җил ачып алган арада, зифа, тыгыз ботларыңнан үбәм… Шушы мәлне төшемә алып китәргә телим. Төш тормышка охшашрак була бит. Чынрак. Дөресрәк. Күз алдына китергәндә, бөтен нәрсәне дә ачык күреп бетереп булмый. Бигрәк тә күзләреңне күрмим, карашыңны онытам… Ә төштә… төштә яшәп була, тагын да ныграк яратып, сөю ләззәтен ныграк татып була. Тик нигәдер төштә күрмим мин сине…»
Сугыш хакында, хәрби рейдлар, «зачистка»лар турында язасы килми Булатның. Әмма бу хәтәр мәхшәрдән күңеле җилкенгән вакытларда, әрнүле, газаплы юллар сөю хатларына да кереп киткәли иде…
«Сөеклем минем! Бүген мине бер карт солдатның яшь солдатка киңәш итеп әйткән сүзләре сискәндерде. «Сугышта уйларга кирәк түгел. Сугышка кадәр уйларга кирәк. Сугыштан соң уйларга була. Шуны бел: сугышта ничек тә исән калырга тырышырга кирәк, шул гына…» – диде ул. «Федераллар»да корбаннарның күп булуы шушы фәлсәфәдән килә. Бу психология белән җиңеп булмый. Беләсеңме, бөтен кызыгы да шунда: карт солдат хаклы…»
«Беләсеңме, чеченнар авырту яисә югалту аша гына тоялар. Гаиләләрендә берәрсе үлсә яисә югалса, алар башларын эшләтә башлыйлар. Үчле чечен – иң хәтәре, шул ук вакытта иң акыллысы һәм иң талантлысы…»
«Беркөнне яшь контрактник (ялланып, акча өчен килгән солдат) белән