Ходай бүләге. Галимҗан Гыйльманов
күрә дә ул андый хатларны ачмас, укымас булды. Аерым бер төргәккә җыя башлады. Төргәк дип, бөтенесе өч-дүрт хат җыелгандыр… Өч-дүрт бәхет… Яки өч-дүрт бәхетсезлек… Бәхете бар микән соң? Әллә гел бәхетсезлек кенәме? Нигәдер ачылмаган бит алар, ачылмаган!.. Аларны укымаганнар! Укырга теләмәгәннәрме? Укырга бирмәгәннәрме? Адреслары ялгышканмы? Әллә язмышлары ялгышканмы?
Таһирның үз язмышы да кайчандыр шушы серле дә, зарлы да хатларга бәйләнгән иде. Зөһрәсе белән дә хат аша гына серләште. Ниндидер бер күтәренкелек, дәрт белән, эчендәгесен бөртегенә кадәр түгеп бетереп, тәмам хисләнеп, әсәрләнеп яза иде ул хатларын. Аның илаһи догалары да, яшәү тәгълиматы да, сихер-ырымнары да шушы хатлар булды, ахры…
Иң соңгы хатын ул җиде ел элек язды. Зөһрәгә атап язган шушы хаттан соң гамьле тормыш белән араны өзде, хәзерге гамьсез, ямьсез һәм мәнсез дөньяга күчте.
Язмыш гел сөюдән тора, калганы – ялгыш диләрме әле? Әйе, һәр язмыш бәхетле булып туа. Бәхетсезлек яшәү белән килә.
Шундый матур танышканнар иде алар! Казанның «Шәрык» ресторанында булды бу очрашу. Түбән Камада бизәүче-рәссам эшенә укып чыгып, Казанга эш эзләргә килгән чагы иде Таһирның. Танышлары аша берничә эш белеште. Икенче көнне иртән килергә кушып җибәрделәр. Кичне ничек үткәрергә? Әлбәттә, бер матур кичлек кенә акчасы бар аның. Иң элек авылда бергә укыган Наилне эзләп тапты. Берничә көн аңарда кунып чыгарга булды. Шул уңайдан бергәләп «Шәрык» ресторанында күңел ачып утырырга уйладылар.
Күңел белән бергә берничә шешә шәраб ачылды. Сыра соратып алдылар. Әлләни исермәделәр, тәмләп сөйләшеп утырдылар да утырдылар…
Бервакыт ишектән, шаулаша-шаулаша, ике егет, ике кыз килеп керделәр. Көлешә-көлешә түрдәге буш өстәл артына барып утырдылар. Яныннан узганда, кызларның берсе ак чәчле, икенчесе кара чәчле булуын гына шәйләп калды Таһир. Егетләр официантны чакырдылар. Заказ бирделәр. Тагын көлешергә тотындылар…
Таһир һич кенә дә аңламады: нигә колагын шул яктан ала алмый соң әле ул? Күзләре белән Наилне тыңлый, ә колагы белән бая килеп кергән яшьләрне күзли. Серен дә белә кебек… Бик матур мөлаем тавыш бар анда. Таныш тавыш… Нинди кыз соң ул? Кем? Каян? Кайда очраштылар икән? Ниндидер мөлаем тавыш… Көлүләре… Әгәр фәрештәләрнең тавышы бар дисәләр, шушындый буладыр ул тавыш…
Таһирның җаны тынгысызланды. Ул инде Наилне бөтенләй тыңламый. Наил дә моны күрә. Серле елмаеп, Таһирны күзәтә.
– Бар, биюгә чакыр…
– Нәрсә?.. Кемне…
– Кем дигән кешене. Баядан бирле шул кыздан күз дә, колак та алмыйча утырасың бит…
– Анысы шулай… Ничектер… җанга төште шул тавыш… Әллә күргән бар инде…
– Бәлки, ул синең Зөһрәңдер?
– Нинди Зөһрә? Мине Таһир дигәч тә, Зөһрәләр алга чыгып көтеп торалар ди… Әнә аның үз Таһиры бар…
– Каян беләсең аны? Болар – иң гадәти студентлар. Икәүдән-икәү булсалар, парлап кереп утырырлар иде. Психологияне белмисең син, парин…
– Әйе шул, дүртәүләп йөрмәсләр иде…
– Шулай