Шигырьләр / Стихи (на татарском языке). Габделджаббар Кандалый
йомшап, килерме?
Язып, ун хат җибәрдем йә егерми,
Укымыйсың микән, күзең йә күрми?
Язамын күп, эчемдин гамь бушар дип,
Бу күп сүз эчрә бер сүзем ошар дип.
Ки бән вардым сәне сөеп, алам дип,
Ки сән бәне кудың тиле малайдик.
Бу куганыңны сән сайма[389] уенга,
Әгәр уйныйк дисәң, кил, кер куенга!
Үзең яхшы, китаб-Коръән укыган,
Ошыймы соң сәңа, җаным, бу куган?
Төсең-буең ишетеп, сәүдем, и Рух,
Йөзең күргәч, сагышыңдин дидем: «Ух!»
Мәхәббәтем шу тәкле сән сылуда:
Ух итәмен, сагынып, һәр сулуда.
Гаҗәб калдым, җаныем, бу эшемгә,
Һушым китәр, исем китәр һушымга.
Мәхәббәт белән янганга йөрәкләр,
Дәуасын тапмады бик күп зирәкләр.
Табыла дөньяда һәрбер кирәкләр.
Гыйшыкка дару юк диләр зирәкләр.
Гъәһеднамә[390] итәр ирдем хатыңны,
Хатың эчрә әгәр күрсәм атыңны.
Йөрердем көндезен, кулымга алып,
Кичен ятыр идем, куйнымга салып.
Хода язган микән ошбу җиһанда
Күрешергә, сөйләшергә ниһанда[391]?
Әй фәлянә, үлекмен – тергезә күр,
Бер аулакда үзеңне күргәзә күр!
Болай торганча икәү ары-бире,
Кушылаек икәүләп, китмә кире.
Килер булсаң, и матурым, сеңелкәй,
Сүземне тыңла, калдырма күңелкәй.
Әгәр дә килмәсәң, алдап йөретмә,
Сәүмәгәнеңне бер дә эчдә тотма.
И матурым, әгәрчә тартса җаның,
Бу дәкле катмасын ла бәңа каның!
Килермүсән? – Сүзеңне сүзлә тугъры,
Сүзе ялган кешене дирләр угъры!
«Уян гъәфләтдин, и җанкәм…»
Уян гъәфләтдин, и җанкәм,
Сафа сөр вакъты форсатда[392];
Карыгач[393], бу төсең калмас,
Көсүф алмыштый көрсәтдә[394].
Йә бик шаянмы, шукмы сән? –
Килергә һич ашыкмыйсән.
Йә бүтәнгә гашыйкмүсән? –
Сүзең һич узмый рөхсәтдә.
Димә: «Ник язасың бик күп?
Эчең дә әллә пошамы?»
Ничә язсам да, и җанкәм,
Эчем ник бер дә бушамый?!
Вә йә күңлем кышын-җәен
Бу бәгъидә абыстаем[395],
Сагынып «ух» оран саен,
Кулым язарга кушами?
Бу халем тамаша кебек:
Тоташ көек, тоташ көек!
Ки һич дә күрмәгәндин үк
Җиһанда вакъты хушами[396]…
«Сәлам яздым сәңа, сәрвиҗәмалем…»
Сәлам яздым сәңа, сәрвиҗәмалем,
Сәламемне алыр булсаң, гүзәлем.
Морадың [вә] мәкъсудың бирсен Алла,
Хаталардин сәне сакла[сын] Алла.
Сәнең йөзең кояшдик нур икәндер,
Ходай сәне бәңа язган микәндер?
Сачең охшый Зөләйханең саченә;
Сәнең керфекләреңдин нур сачелә.
Язаеммы,
389
390
391
392
393
394
395
396